«Әгәр терелеп чыксам...»: Резидә Шәрәфиеваны искә алу кичәсе була
Якыннары һәм сәхнәдәш дуслары Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева истәлегенә концерт оештыра. Ул 10 гыйнварда «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак. Әлеге чара турында «Интертат»ка Резидә Шәрәфиеваның уң кулы, ярдәмчесе Раил Рамазанов сөйләде.
Резидә Шәрәфиеваның 60 еллык юбилеена багышланган искә алу кичәсе якыннары белән киңәшеп һәм җырчының үзе исән вакытта әйтеп калдырган идея-теләкләрен искә алып әзерләнә. Бу көнне тамашачылар яраткан җырчылары Резидә Шәрәфиева репертуарыннан матур җырлар ишетәчәк, аның турында төрле хатирәләр, истәлекләр тыңлаячак, аның якыннарын да күрә алачак.
Фото: © «Татар-информ» архивы
Раил Рамазанов сүзләренчә, искә алу кичәсендә катнашырга теләк белдерүче артистлар бихисап күп булган. Концерт Резидә Шәрәфиева яраткан, хөрмәт иткән, аның җырларын башкарырлык тавыш мөмкинлекләре булган җырчылар катнашында уза.
Концертта мәшһүр, атказанган җырчылар да, шулай ук яшьләр дә чыгыш ясаячак. Резидә апаның җырларын башкара алырлык җырчылар чакырылды. Чөнки, үзегез беләсез, аның җырларын җырлау бер дә җиңел дип әйтмәс идем. Алар барысы да – мәгънәле, авыр җырлар.
Артистлар тупланып бетте инде, ә менә җырларын сайлау мәсьәләсендә бераз төгәллекләр кертәсе бар. Чөнки җырларны алдык та, җырчыларга бирдек кенә түгел. Бу җыр килешәме ул җырчыга, килешмиме, җырлый аламы – барысын да җитди уйлыйбыз. «Шушы җырга ничегрәк карыйсыз?» – дип, үзләре белән дә киңәшләшәбез. Без шалтыраткач: «Миңа Резидә Шәрәфиеваның менә шул-шул җыры кадерлерәк», – дип, үзләре тәкъдим иткән артистлар да булды.
Җырчыларга Резидә Шәрәфиеваның соңгы яңа җырларын бирмәдек. Ул аларны сәхнәдә экраннар аша үзе «башкарачак». Мәсәлән, тамашачы концертта Резидә Шәрәфиеваның вафатыннан соң гына дөнья күргән «Бусага» җырын ишетә ала, – ди ул.
Фото: © Раил Рамазанов архивыннан
Раил Рамазанов ни өчен концертның нәкъ менә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узуын да әйтте. Чараны оештыручылар, бер концерт белән генә чикләнмичә, аны кабатлап та күрсәтергә дә ниятләп торалар икән.
Резидә апа озак еллар Казан шәһәр филармониясендә эшләде. «Ни өчен бу кичә дәүләт филармониясендә үтми?» – дигән сораулар да күп килә. Резидә апа, үзе исән чагында, юбилей кичәсен үткәрергә бик хыялланды. Аның теләкләре, идеяләре буенча сценариен да яза башлаган идек. Резидә апаның бу чараны «Чулпан» мәдәният үзәгендә уздырасы килде. Истәлек кичәсе оештырырга теләвебезне белеп, безгә инде башка җирләрдән, зал бирәбез, дип тә шалтыратканнар иде. Ләкин без Резидә апаның соңгы теләген үтәргә булдык. Аны соңгы юлга да шушы мәдәният үзәгеннән озаттык.
Фото: © «Татар-информ»
Бу концерт, Аллаһы боерса, әле башка зуррак залларда да, бүтән шәһәрләрдә дә булыр, дип уйлыйбыз. Мәсәлән, аны Чаллы шәһәрендә, Минзәләдә кабатлап кую планлаштырыла. Шуңа, катнашырга теләп тә, исемлеккә кермәгән җырчылар үпкәләмәсен иде. Бу концерт кабатлап куелганда, андагы җырчылар составы үзгәрергә мөмкин. Кызганыч, бөтен кешене дә кертеп бетереп булмый. Монда бит, җырлардан тыш, хатирәләр дә сөйләнәчәк, аны хөрмәт иткән кунаклар да күп булачак. Концертның вакыты чикле, ул ялыктырмаслык булырга тиеш.
Резидә апа соңгы көннәренә кадәр шушы юбилей концертын уздыру хыялы белән яшәде. Барысын да ул ничек теләде, ул ничек күрде – шулай ясаячакбыз. Саулык турында бик матур шигырь тапкан иде ул. «Раил, концертымны менә шушы шигырь белән һәм кешеләргә рәхмәт сүзләре әйтеп башлыйсым килә. Әгәр мин терелеп чыксам, һәр кешегә рәхмәтле булачакмын, тамашачыларыма да, сәхнәдәш дусларыма да», – дигән иде. Резидә апа бик җаваплы, җитди кеше иде. Шуңа без дә һәр детальгә игътибар бирәбез, аның теләкләрен хөрмәт итәбез. Концертның сценариен язу да, режиссура да – барысы да минем өстә, – ди ул.
Фото: © «Татар-информ»
Искә алу кичәсендә Резидә Шәрәфиеваның соңгы яңа клибы да тәкъдим ителәчәк.
«Зәңгәр күл» клибының беренче варианты Резидә апага ошап бетмәгән иде. Аңа төзәтмәләр кертүне ул үз өстемә алырга кушты. Ахырдан клипны бик ошатты, җырын да «күңелемә ятты» дип, яратып башкарды. Кызганыч, клип үзе исән вакытта экраннарга чыга алмыйча калды. Без аны җырчыбызны искә алу кичәсендә күрсәтергә булдык, – ди Раил.
Раил Рамазанов Резидә апаның якыннары да бу кичәне оештыру теләге белән янып йөрүләрен билгеләп үтте.
Резидә апаны югалтканга аз вакыт үтте әле, әлбәттә, туганнарына бер дә җиңел түгел. Ләкин алар бу хәсрәтне бөтен гаиләләре белән бердәм булып кичерәләр. Рәйхана апа да (Резидә Шәрәфиеваның әнисе – авт.) Казанда хәзер. Кызы Зөләйха да бик яшь, аңа да барысы бергә терәк булып яшиләр. Энесенең дә, сеңлесенең дә концертны әзерләүдә ярдәмнәре бик зур, киңәшләр биреп, «барысы да апай әйткәнчә булсын» дип торалар.
Әлбәттә инде, концертта Резидә апаның барлык якыннарын, туганнарын күрергә мөмкин булачак. Әнисе Рәйхана апага да сүз биреләчәк. Резидә апаның сеңлесе бик матур җырлый. Бәлки, аны да сәхнәдә күреп булыр.
Резидә Шәрәфиева иҗатын яратучы, аны хөрмәт итеп, сагынып яшәүче тамашачыларыбызны 10 гыйнварда 17.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә көтеп калабыз, – диде Раил Рамазанов.