Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Агач остасы Сәлим Сәлахов: «Пычак саплап бир дип сораган ир-атларга шаккатам»

Кукмара районы Купка авылында яшәүче Сәлим Сәлахов тирә-якта агач остасы буларак билгеле. Аны эзләп ерак төбәкләрдән дә киләләр икән. Авылда заказга агачтан өй җиһазлары ясау табышлы эшме? Авылда яшәүче останы заказчылар ничек эзләп таба? Юньле хатыннар кая киткән? Сәлим абый белән сөйләшеп кайттык.

news_top_970_100
Агач остасы Сәлим Сәлахов: «Пычак саплап бир дип сораган ир-атларга шаккатам»
Салават Камалетдинов

Кукмара районының Купка авылында үтә дә оста халык яши дип әйткәннәре бар. Сәлим абый шул исәптән дип аңларга кирәк. Урамын гына белсәң дә, Сәлим абыйның йортын табу авыр түгел, бизәкләп ясалган агач капкадан аңлашыла. Шулай да, кар көрте артыннан күрмичә узып китү ихтималы бар.

Капкадан кергәч тә агач исе килә. Без өс киемнәрен салганда Сәлим абый игътибар белән телефоннан нидер карый иде. «Менә бер карават сызымын җибәргәннәр әле, ничек ясаласын аңлый алмыйм әле. Ярар, соңрак өйрәнермен», — дип, алып куйды.

Аш бүлмәсе аша залга уздык. Ул — тулысынча агачтан эшләнгән бүлмә. Бер почмакта бар өстәле ясалган, шунда ук диварда эленгән аерым тартмада шешәсе дә тора, бокаллар да эленеп тора. Диварларда агачтан ясалган сыннар тезелеп киткән. Анда аҗдаһа да, бөркет тә, елмаеп утырган гөмбә дә, әкият героена охшаган мыеклы затлар да бар. Бүлмә уртасында бильярд өстәле тора. Бүлмәдәге диван белән кәнәфиләрне генә үзе ясамаган. Тукыма эше дә булгач, заказга башка остадан ясаткан.

«Юньле хатынны аерым тотмыйлар»

Сәлим абый ялгызы гына яши. Хатыныннан аерылганга унөч еллап вакыт узган.

«Бергә тора алмадык. Мин аерылырга булдым. Ничәнче елда өйләнгәнне хәтерләмим дә инде хәзер. Унҗиде еллап бергә яшәдек, ике балабыз бар. Кыз кияүгә чыкты инде, малай укый әле. Хатын да кияүгә чыкмады. Ул йорт алды, аның да өен эшләп бирдем, көн дә аралашып торабыз. Балаларны ташламадым, гел артларыннан чабып йөрим. Балалар ач йөрмәсен, кеше баласы белән беррәттән булсын дип тырыштым. Кайвакыт ипи пешерүчеләр ипи ташый торган тартмалар ясарга сорый, анда улым да ярдәм итә», — дип сөйләде ул.

Сәлим абыйны иптәшләре хатын-кызлар белән таныштырып караган. Күңеленә хуш килгәне, ул теләгәне табылмаган. Әлегә, дим әле.

Теләк булып кына өйләнеп булмый шул. Юньле хатынны аерым тотмыйлар. Аны берсе эләктереп китә. Монда өйләнмәгән ирләр күп. Хәзер алтмыш тулды, кайдан эзлисең аны? Сораштырып караган бар. Иптәшләр номерлар бирә иде. Мин ул хатын турында башкалардан белешәм, тикшерә идем. Минем дә бөкрәеп йөри торган карчык алып кайтасым килми. Өйне карап тора алырлык, ашарга пешерә торган хатын кирәк. Йөрәккә юл тамак аша диләр, дөрес ул. Иреңә тәмле ризык пешермисең икән, ара суына, минем дә хатын белән шулай булды», — ди ул.

«Ир-атлар пычак, балта, чүкеч күтәреп килә»

Бала чагында героем җыр, бию белән мавыккан. Мәктәптә укыганда агачтан геометрик фигуралар ясый башлаган. Баянда уйнарга да өйрәнгән. Казанның сәнгать көллиятен тәмамлаган. Армиядә дә агачка тугры калган, плакатлар ясаган.

Авылга кайткач, клубка мөдир итеп куйдылар. Анда баян уйнатасы, җырлыйсы, плакатлар ясыйсы бит инде. Барысын да өеп бирделәр. Аннан соң колхозда эшләдем, анда столяр, эретеп ябыштыру эше белән шөгыльләндем. Колхоз беткәч, эш калмады. Шуннан агачка күчтем. Халыкка тәрәзә рамнары, баскычлар ясадым. Үзем ясаган вак эшләнмәләрне кибеткә сатуга да куя идем. Алучылар да, кире кайтаручылар да булды. Минем бик зур планнар бар иде, хәзер алар үлде инде. Клубта түгәрәкләр ачарга да тырышып карадым. Юк, йөрүче булмады. Бушка да йөрергә теләмәделәр, — ди ул.

Сәлим абый итекчеләргә калыплар ясый. Шул калыпларны алучылар зуррак җиһазларга да заказ биргән. Екатеринбург, Ижаудан сорап килүчеләр булган, хәтта Кемероводан да заказлар булган.

Хәзер итек басучылар әз калды. Шул калып ясаткан кешеләргә карават, өстәл ише әйберләр ясап бирдем. Берсенә ясаганны күрсәләр, икенчесе дә сорый. Авыл халкы сорамый, аларга берни кирәкми. Бушка эшләсәң генә… Авыл халкына бушка эшләдем инде, хәзер яшәргә кирәк. Инде барысы да тынычланды, бетте, картайдык. 

Менә ир-атлар пычак, балта, чүкеч күтәреп килә. Саплап бир әле, кайрап бир әле. Шул ир-атларга шаккатам. «Сиңа кырык яшь, пычак та саплый белмәгәч, нинди ир-ат инде син, дим, — дип сөйләде ул.

«Шәһәрдә кыйммәткә сатып алмас өчен бездән ясаталар»

Сәлим абыйга хәзер дә заказлар килә. Чималын да үзе таба, киптерә. Агач табуы да хәзер җиңелләрдән түгел, ди ул. Әле берничә көн элек кенә остаханәдән карават ясатып алып киткәннәр. Аны ясар өчен ике атна вакыт кирәк булган.

Заказлар кыйммәт булмый инде, кыйммәтрәк итсәң, заказ бирүче булмый. Менә караватны 14 меңгә ясап бирдем. Агачын да үзем эзләп табам, киптерәм. Шәһәрдә кыйммәткә сатып алмас өчен бездән ясаталар инде, без бит нык итеп агачтан ясыйбыз. Мин яшь вакытта иптәшләргә ясап биргән карватлар әле дә тора. Шул караватны өч-дүрт меңгә ясасаң, авылда да сатып алырлар иде, тик хәзер материалы да сигез меңгә якын тора. Әзрәк үземә тормыш итәргә дә җитсен дим, — ди Сәлим абый.

Сөйләшеп утырганда ишек шакыган тавыш ишетелде. Почтальон апа пенсия китергән. Чоланда гына санап алдылар.

Бу бүлмәне хәзерге хәленә китерү өчен алты еллап вакыт кирәк булган. Ул тулы бер композиция кебек. Тәрәзә араларында диварда битлекләр эленеп тора. Дөресрәге, өч битлек эленеп тора, берсенең урыны буш. Шунда тагын берне ясап куясы бар, ди Сәлим абый.

Дүртенчесенә кул җитми. Элек бик куркынычлары - пират Шүрәле сыманнары бар иде. Яшь вакытта өләшеп бетердем. Апам андый битлекләрнең энергетикасы начар диде. Булгандыр ул чыннан да. Мин битлек бүләк иткән кешеләр үлеп бетте. Мин аны соңыннан гына уйладым. Яшьли үлүчеләр дә булды. Хәзер андый куркынычларны ясамыйм, — ди ул.

«Салават җырларлык көйләр дә язганым бар»

Баянга күзем төште. Әңгәмәдәшем уйнап та күрсәтте. «Бу көйләрне беренче һәм соңгы тапкыр ишетәсез. Сез минем янга кабаттан килмәссез, ә бу мин язган көйләр. Салават җырларлык көйләр дә язганым бар», — диде ул соңыннан. 

Авыл йортында бүлмә уртасында торган бильярд өстәле дә гадәти күренеш түгел. Анысы — кечкенәдән бильярд уйнарга яраткан егет хыялы булган. Сәлим абый шәп кенә уйнаган заманында. Чүплектән табып кайткан өстәлгә җан өргән. Хәзер ул да туйдырган инде.

Агач остасының зур диварларны бизәп тора алырлык зур паннолар ясау хыялы да булган. «Шүрәле»дәге күренешне өч-дүрт метрлы диварны алып торырлык итеп ясарга теләгән.

Хәзер теләк бетте, ул беркемгә дә кирәкми. Бушка бирсәң генә алалар. Бер панно ясар өчен еллар кирәк... Аны ясасаң ярый, әлбәттә, ул бит милли әйбер, күзгә ташланып тора. Андый эшләр өчен атказанган исемен дә алып булыр иде, бәлки, — ди ул.

«Бервакытта да да акча дип яшәмәдем»

Берничә ел элек Сәлим абый район Сабантуйларында тәкъдим ителә торган ишегалларына йөзлекләр ясаган. Икешәр метрлы унбиш йөзлек ясаган. Аның акчасын түләмәгәннәр. Ә бу йомыш белән авыл советы җитәкчесе килгән булган, нәтиҗәдә хезмәт хакы да аның кесәсеннән чыккан.

Бервакытта да акча дип яшәмәдем. Яшь вакытта кешене кызганып эшли идем, кирәк дип килә бит инде ул. Гел акчага гына эшләсәң дә файдага булмый. Берсе бирми торса, нервага тия. Савапка эшләү дә кирәк, — ди ул.

Сәлим абый остаханәсен дә күрсәтте. Андагы агач исе-е-е. Остаханәдә ясый башлаган бөркет тора. «Бер елдан артык вакыт узды инде эшли башлаганга. Иң вак эше калды инде аның. Бер прокурорга ясый башлаган идем, аны утыртканнар, хәзер бөркет кирәк түгел...» — диде оста.

Өстәл киштәсендә аяк киеме калыплары тора. Берсе бигрәк зур, стандарт булмаган аякка ясатканнардыр аны. Киңлеге генә дә 15 сантиметр!

Эшләнеп бетеп килә торган битлек тә килеп чыкты.

Остаханәнең бер бүлмәсендә сандык тора. Анда «кара көнгә» дигән он саклана...  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100