Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әфганстанда тауларга бәрелгән самолеттагы дүрт кеше исән калган, берсе ярдәм эзләп киткән

news_top_970_100
Әфганстанда тауларга бәрелгән самолеттагы дүрт кеше исән калган, берсе ярдәм эзләп киткән

Әфганстанда һәлакәткә очраган 6 кешенең 4есе исән калган, дип хәбәр итә Россия илчелеге. Һәлакәткә юлыккан очкычны коткаручылар тапкан. Исән калган 4 кеше төрле җәрәхәтләр алган, 2 кешенең гомере өзелгән.

Һәлакәт вакытында исән калганнарның берсе – медицина хезмәткәре, 26 яшьлек Игорь Сывороткин. Аның исән булуы турында «База» каналына егетнең туганнары сөйләгән.

Игорьның әнисе әйтүенчә, ул һәлакәттән соң телефоннан шалтыраткан. Ә аның хатыны Вероника Игорьның самолетта булуын раслаган. Ире аңа пациентны алырга Паттайяга командировкага очуын әйткән булган.

«Afghanistan International» телеканалыннан Әфганстандагы авиаһәлакәткә юлыккан кешеләрнең берсе якындагы торак пунктка барган һәм ишарәләр белән ярдәм сораган, дип сөйләгәннәр.

Медицина хезмәткәре Игорь Сывороткин бортта булганнарның иң яше булган. Ул җирле халык белән аңлаша һәм хәтта туганнарына шалтырата алган. Аның ярдәме белән самолеттагы башка кешеләрне коткарырга мөмкинлек туган, дигән мәгълүматлар бар.

Бүген иртән Әфганстанның Бадахшан провинциясе тауларында Россиягә оча торган пассажирлар самолеты һәлакәткә очраганын хәбәр иткән идек.

Самолетта 4 экипаж әгъзасы һәм эшмәкәрләр (Волгодонскта базарлары булган) Анна һәм Анатолий Евсюковлар очкан. Гаилә Таиландка 15 декабрьдә ял итәргә киткән була. Берничә көннән соң Аннаның хәле начарлана. 17 декабрьдә аны Паттайя хастаханәсенә салалар. Җирле табиблар ниндидер инфекция ияртүе турында хәбәр итә. Хатын-кызны ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырганнар.

Анатолий Евсюковка Таиланд табиблары хатынын Россиягә алып китәргә киңәш иткән. Гаилә шәхси борт яллаган, әмма Әфганстанда пилотлар двигатель һәм ягулык белән бәйле проблема чыгуы турында хәбәр итә. Очкыч таулар өстенә төшкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100