Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әфганстанда Россиягә очучы самолет шартлаган, бортта чирле хатын булган

news_top_970_100
Әфганстанда Россиягә очучы самолет шартлаган, бортта чирле хатын булган
Фотолар "База" телеграм-каналыннан

Әфганстанның Бадахшан провинциясе тауларында Россиягә оча торган пассажирлар самолеты һәлакәткә очраган. Росавиациядә хәбәр итүләренчә, «Falcon 10» самолеты кичә элемтәгә керми башлаган һәм радар экраннарыннан Әфганстан һава киңлегендә (Таҗикстан чиге янында) югалган.

Очкыч Гая (Һиндстан) – Ташкент – Жуковский (Россия) маршруты буенча чартер санитар рейсында була.

Һәлакәткә очраган пассажирлар:

Анна Евсюкова, 64 яшь;

Анатолий Евсюков, 65 яшь.

Экипаж:

Дмитрий Беляков, 41 яшь;

Аркадий Грачёв, 42 яшь;

Игорь Сывороткин, 26 яшь;

Павел Попов, 44 яшь.

Самолетта эшмәкәрләр (Волгодонскта базарлары булган) Анна һәм Анатолий Евсюковлар очкан. Гаилә Таиландка 15 декабрьдә ял итәргә киткән. Алар белән уллары Виталий да була. Берничә көннән соң Аннаның хәле начарлана. 17 декабрьдә аны Паттайя хастаханәсенә салалар. Җирле табиблар ниндидер инфекция ияртүе турында хәбәр итә. Хатын-кызны ясалма сулыш алдыру аппаратына тоташтырганнар.

Анатолий Евсюковка Таиланд табиблары хатынын Россиягә алып китәргә киңәш иткән. Гаилә шәхси борт яллаган. Акчаны иминият компаниясе аша да юнәткән булырга мөмкиннәр, дип яза «База» телеграм-каналы.

Клиникадан авыруны алып чыгарга рөхсәт ителгәч, самолет Анатолий һәм аның хатыны белән 20 гыйнварда Паттайядан очып китә. Һиндстанда ягулык салганнар. Аннары Ташкентта тагын бер тапкыр ягулык тутырырга тиеш булалар. Шуннан соң Мәскәүгә очарга җыеналар. Әмма Әфганстанда пилотлар двигатель һәм ягулык белән бәйле проблема чыгуы турында хәбәр итә. Борт тауларда, Әфганстанның Бадахшан районында җиргә төшеп шартлый.

Һәлак булган ир белән хатынның уллары Виталий Паттайядан гадәти рейс белән очып кайтып киткән. «База» мәгълүматлары буенча, ул инде Россиядә, әти-әнисе һәлак булганын ул инде ишеткән.

Росавиация Әфганстан һәм Таҗикстан белән элемтәдә тора, хәзер очкычны эзлиләр.

Югалган «Falcon 10» самолетын 1978 елда «Dassault Aviation» француз компаниясе ясаган. Ул «Атлетик Групп» оешмасыныкы һәм шәхси затныкы санала. Искәртик, самолет очкан курсыннан тайпылган һәм Әфганстанның Бадахшан провинциясендәге Зебак районында тау өстенә төшкән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100