Әфган сугышы ветераны: «Әфганстанда авыр иде, бүгенге заманда тагын да авыррак»
15 февраль – сугышчы-интернационалистлар көне. 1989 елда Совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстаннан чыгып китү уңаеннан, нәкъ менә шушы көн истәлекле дата санала. Флүр Шаһиев истәлекләре белән уртаклашты.
- «Кызыл Йолдыз» хәрби ордены кавалеры Флүр Мансур улы Шаһиев, Пироговодагы Ижау авиация үзәгендә һәм Бузулук авиация үзәгендә укыганнан соң, 1971 елдан 1992 елга кадәр Совет Армиясендә хезмәт итә. 1986 елның гыйнварыннан 1987 елның маена кадәр Әфганстанда була. «Ми-8МТ» вертолетының өлкән очучысы буларак, 325 хәрби очыш башкара. Хәрби бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен, «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнә. Хәрби очучы, хәзерге вакытта Удмуртия Республикасы ветераннарының «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы советы рәисе урынбасары, отставкадагы майор, «Летчики Удмуртии в небе Афганистана и в локальных войнах» (2015), «Афганистан: воспоминания военного вертолетчика» (2018), «Афганистан: прерванный полёт» (2019) дип аталган 3 китап авторы.
Флүр әфәнде, хәрби юлны сайларга сезне нәрсә этәрде?
Мин 1952 елның 8 мартында Ижау шәһәрендә тудым. Ул елларда, әлбәттә, күпләр очучы булырга хыяллана иде. Очучы гына да түгел, космонавт булу теләге белән яндылар. Чөнки 1961 елда Юрий Гагарин космоска очты. Бу вакыйга ул мәлне төп темаларның берсе иде. Мәктәп укучыларыннан «Кем булырга хыялланасыз?» дип сорасалар, кызлар да, малайлар да, бер дә икеләнмичә, «Космонавт!» дип җавап бирәләр иде. Мин дә, 3нче сыйныфта укыганда, укытучының соравына «Летчик булам!» дип җавап кайтардым.
Ижауның 38нче мәктәбендә белем алдым. Мәктәптә укыганда, авиамодель түгәрәгендә шөгыльләндем, спорт белән ныклап мавыга идем. Ул вакытта барлык түгәрәкләр дә бушлай иде. Ә космонавт булу өчен башта хәрби очучы булырга кирәк. Хәзер генә ул – акча түләдең дә, бераз күнегүләр ясадың да, очып та киттең, ә ул вакытта бу – бик катгый иде. Шуңа күрә, 1969 елда мәктәпне тәмамлау белән, балачак хыялымны чынга ашыру максатыннан, мин, хәрби комитет аша, Ижау авиация үзәгенә укырга кердем. Аннары Бузулук авиация үзәгендә белем алдым. Аннан соң Совет Армиясендә хезмәт итәргә рапорт яздым. Мин укыган авиация үзәгендә гражданнар авиациясенә дә әзерләнергә мөмкин иде. Күп кенә курсантларыбыз шулай эшләделәр дә. Очу училищесына укырга керергә һәм истребитель авиациясенә барырга мөмкин иде. Мин вертолетны сайладым – бәлки, вертолетта җирне яхшырак күрергә мөмкин булгангадыр. Хәзер генә ул вертолет 8 мең метр биеклеккә кадәр күтәрелә ала. Ә Әфганстанда без 5,5 мең метрга кадәр биеклектә таулар өстендә очтык. Күпчелек очышлар 500-1000 метр биеклектә башкарыла иде. Ә истребительләр 10-12 мең метрга күтәрелә, андый биеклектән нәрсә күренсен?!
Кайда хезмәт иттегез?
Ил кая җибәрә, шунда хезмәт иттем. Башта Байкал аръягына бик каты, кырыс хезмәт урынына эләктем. Анда чатнама суык. 1972 елда Монголиягә җибәрделәр. Анда да яшәү шартлары шулай ук кырыс. Монголиядә 5 ел хезмәт иттем. 1977 елда исә алмаштыру буенча (элек озак итеп бер урында эшләтмиләр, хезмәт урынын алыштырып торалар иде) Украинаның Брода шәһәренә күченергә туры килде. Хәзер анда сугыш бара. Мин анда 4 ел хезмәт иттем.
Ул вакытта мин өйләнгән идем инде, кызым һәм улым бар иде. 1980 елда Украинада хезмәт иткәндә, улым туды. Мин аңа Дамир дип исем куштым, вакытсыз үлгән хәрби дустым – Дамир Камаев истәлегенә. Ә 1981 елда Польшада бердәмлек какшап, тәртипсезлекләр башлангач, безнең полкны, ярдәм күрсәтү өчен, шунда күчерделәр. Без анда бернинди сугыш алып бармадык, бары тик тынычлык-тәртип урнаштыруда катнаштык. Гаиләләребез Бродада калды, ә без шунда беренче ярты ел палаткаларда яшәдек. Аннары агачтан җыела торган модульле тораклар төзеделәр. Һәм 1 елдан соң гына, 5 катлы йортлар төзелеп бетеп, үз гаиләләребезне Польшага күчерә алдык. Шуннан соң анда 4 ел хезмәт иттем. 1985 елда Белоруссиянең Кобрин шәһәренә җибәрделәр. Анда 3 ай хезмәт иткәннән соң, миңа Әфганстанга интернациональ бурычымны үтәргә тәкъдим иттеләр. Мин ризалаштым, чөнки мин хәрби кеше, ул – минем төп бурычым.
Хезмәт юлым турында сөйләүне берничә елга артка чигереп, шуны да әйтеп үтәсем килә: Әфганстанга без беренче тапкыр 1979 елның декабрь ахырында барырга тиеш идек. Мин ул вакытта Бродада хезмәт итә идем, бу – Украинаның Львов өлкәсе.
Сезгә бу хакта ничек хәбәр иттеләр?
Без кичке җидедән төнге сәгать бергә кадәр гадәти төнге очышлар башкардык. Көтмәгәндә, безгә җиргә төшәргә боерык бирделәр. Безгә: «Иртәгә иртән барысын да аңлатачакбыз, алдыбызда зур бурыч тора!» – диделәр. Ул вакытта Иран – Гыйрак сугышы бара иде «Әллә безне анда җибәрәләрме икән?» – дип уйладык. Әмма икенче көнне сафка тезелгәч, безгә Әфганстан хөкүмәте үтенече буенча ярдәм күрсәтергә очуыбыз турында игълан иттеләр. «Аларда авыр вазгыять – гражданнар сугышы бара», – дип аңлаттылар.
Әзерләнү өчен безгә 3 көн бирделәр. Бөтен полк – ә бу 60 экипаж – карталар ябыштырдык. 31 декабрьдән 1 гыйнварга кадәр безгә гаиләләребез янында ял итәр өчен 1 тәүлек вакыт бирделәр. Әфганстанда без нибары 3-4 ай булачакбыз, диделәр. Гаиләләребезгә дә без шулай аңлаттык.
1980 елның 2нче гыйнварында без аэродромга чыктык, байрак астында бөтен полк белән тезелдек. Килгән җитәкчелек: «Нинди һава торышы булуына карамастан, хөкүмәт йөкләмәсен үтәргә очачакбыз», – диделәр. Ләкин, кызганычка, бәлки, бәхеткәдер – бу вакытта көчле кар ява иде. Ул берничә сәгать дәвам итте. Без, вертолетларда утырган килеш, команда бирүләрен көттек. Ә команда, күпме көтсәк тә, булмады. Аннары 5ендә, аннары 9ында очабыз, диделәр. Соңрак аңлавыбызча, безнең урынга Әфганстанга башка полклар очкан икән. Апрель аенда гына бездән 4 экипаж җибәрелде. 2 айдан соң аларның икесе табутларда кайтты. Шул вакытта Әфганстанда сугыш баруы ачыкланды. Ә август аенда Василий Щербаковка һәм Вячеслав Гайнетдиновка Советлар Союзы Герое исемен бирү турында боерык чыкты. Язмыш диген, әгәр без шушы вакытта Әфганстанга җибәрелгән булсак, бәлки, инде исән дә булмас идек.
Бу вакыйгадан соң янә Әфганстанга җибәргәнче күпме вакыт үтте?
Аннары инде, алда сөйләп үтүемчә, безне Польшага, аннары Белоруссиягә җибәрделәр, аннан 6 елдан соң гына янә Әфганстанга җибәрделәр. СССР Әфганстан белән элек-электән үк дус мөнәсәбәттә булды. Без анда юллар да, заводлар да төзедек. Шәхсән Леонид Брежнев Нур Мөхәммәт Таракины яклый иде. Ә монда Әфганстанда гражданнар сугышы башлануы, әлеге дә баягы, америкалылар өчен әзер җим иде. Һәм, әлбәттә, алар анда беренче булып керергә теләделәр. Пакыстанда инде аларның төркеме тора иде. Ләкин безнекеләр моңа юл куймады. Безнекеләр анда куелган бурычны үтәү өчен барды. Тик Әфганстанда 9 ел да 1 ай һәм 18 көн сугыш барачагын ул вакытта беркем дә күз алдына да китерми иде.
Әфганстанга сугышка кергәнче нинди дә булса әзерлек, укулар булдымы?
Әлбәттә. Әгәр тыныч вакытта мин «Ми-8Т» вертолетларында очып йөрсәм, Әфганстанда яңа «МИ-8МТ» вертолетларында очтык. Аның коралланышы да һәм двигателе дә куәтлерәк иде. Башта без Үзбәкстанның Каган шәһәренә килдек, анда безне укыттылар, кирәкле кагыйдәләр белән таныштырдылар. Каганга айлык җыенга килгәч, тизлек буенча да, биек тау шартларында булу сәбәпле дә очыш катлауланды. Безгә: «Укыту полкларында ничек әзерләнгәнегезне онытыгыз, – диделәр. – Әфганстанда сез бөтенләй башкача очачаксыз».
Әфганстанда сез озак булдыгызмы?
Мин анда 1986 елның гыйнварыннан алып 15 ай хезмәт иттем. Ул вакыт эчендә, «Ми-8МТ» вертолетының өлкән очучысы буларак, 325 хәрби очыш ясалдым. Тар гына тау юллары аша безнең автомашина колонналары йөрде. Без өстән аларны саклап очтык. Машиналарга үтәргә юллар ябык булган очракта, без, вертолет белән, тиешле җиргә шәхси составны, продукция, боеприпасларны, даруларны илтә идек. Кире кайтканда яраланган һәм, ни кызганыч, үлгән кешеләрне алып кайттык. Безнең төп бурыч – шәхси составны ташу, операцияләрдә катнашу, десант төшерү, бәреп төшерелгән вертолетларны эзләп табып ярдәм күрсәтү һ.б. булды.
Иртәнге 4тә торып, сәгать 12гә кадәрле 2 хәрби очыш башкарырга өлгерә идек. Пакыстаннан килүче һәм дошманнарга корал китерүче кәрваннарны эзләү һәм тар-мар итү дә безнең хәрби бурыч булды. Пакыстан чигенә кадәр – 200 чакрым чамасы, 1 сәгать барырга, 1 сәгать кайтырга китә. Әгәр алар дошман кәрваннары булса, алар безгә ут ачалар. Безнең бурыч – аларның коралларын алу һәм үзебезнең вертолетларга төяү.
Алар шулай ук Пакыстаннан наркотиклар алып килә иде. Ни өчен? Алга таба Советлар Союзына алып чыгу, безнең яшьләрне юлдан яздыру өчен. Аларның 70 процентын без тоткарлап, юк итә алдык. Әфганстанда Җәлалабад шәһәрендә хезмәт иттем. Анда температура шундый кисәк үзгәрә! Көндез кызу, төнлә җылы киенергә кирәк иде, чөнки җиле салкын. Март аенда анда плюс 30-35 градус. 23 февральдә инде мин су коенган идем, температура плюс 20 иде. Июнь-июль айларында температура чыдарлык түгел, кызу – 50-55 градуска кадәр җитә. Көндезен кызуда вертолетлар начар эшли. Шуңа кичке сәгать 4кә кадәрле туктап торырга мәҗбүр идек.
Яшәү һәм үлем чигендә булган очраклар булдымы?
Андый вакытлар күп булды. Очу вакытында да, җирдә дә. Дошманнар төнен безнең үз модульләребезгә кереп, йокларга ятуны гына көтәләр, ут яудыра башлыйлар. Бервакыт Җәлалабад аэродромында безгә кызыклы «Волчья яма» дигән фильм күрсәттеләр. Барыбыз да диярлек җыелып карадык. Йөзләп кеше булгандыр, мөгаен. «Духлар» (Әфганстандагы совет солдатлары дошман ягын шулай атап йөрткән. – «Интертат»), күрәсең, мондый халык җыелуы турында белеп, безгә ут ачмакчы булган. Фильмның уртасында шыгырдаган һәм сызгырган тавышлар ишетелде. Километр ярым ераклыкта ракета шартлады. Без, тынычланып, фильм карауны дәвам иттек. Кинәт тагын нидер шаулап-сызгырып үтте. Бу юлы шартлау полосадан 500 метр ераклыкта иде инде. Без, әле ераграк, дип уйладык. 5 минуттан соң тавыш тагын да көчлерәк һәм якынрак булды. Шуннан соң сикереп төштек һәм кем кая кача башладык. Мин үземнең модульгә йөгердем. КППга кадәр барып җиттем. Ә анда балчыкны казып ясалган яшеренү урыны бар. Мин очып килгән снарядларның сызгыруын ишеттем. Шартлау яңгырады. Мин казылган балчык өеменең артына сикереп өлгердем, шул вакытны снарядтан берничә кисәк минем баш очымнан ерак булмаган балчык өеменә килеп кадалды. «Мин бәхетле!» дигән уй үтте башымнан. Һәм снаряд кыйпылчыгын үзем белән шырпы тартмасына салып алып кайттым һәм «Патриот» клубына бүләк иттем.
Әфганстанда югалтулар күп булды. Гыйнвардан октябрьгә кадәр дошманнар бездә җитештерелә торган «Стрела», Американың «Редай», Британиянең «Блоупайп» ПЗРКсын кулландылар, алар 2300-2500 метр биеклеккә күтәрелә, ә без алардан 4000 метрга кадәр биеклеккә күтәрелеп кенә саклана ала идек. Ә Америка «Стингер»лары килгәч, бигрәк тә авыр булды. Бездә югалтулар артты. Санавым буенча, Әфганстанда мин хезмәт иткәндә генә дә (ә мин анда 15 ай булдым), без якынча 11 вертолет югалттык. Аларның яртысы экипажлар белән иде. Әфган сугышы барышында 333 вертолет, 118 самолет югалттык. Тимер – тимер инде ул, аны төзәтеп тә, яңартып та була. Аларны яңалары белән алыштырып тордылар. Хәрби сәнәгать ул елларны яхшы эшләде. Иң авыры, куркынычы – хәрби дусларыбызны, летчикларны югалту иде. Һәлак булган 540 очучының 18е – Удмуртиядән.
Удмуртиядән барлыгы 2500 кеше Әфган сугышына җибәрелгән. Аларны 83е һәлак булды. Әфган сугышының яралары әле дә төзәлми. Әфгандагы утны-суны кичеп, исән кайтканнарның инде яртысының күбрәге үлде.
Сугышчан дусларым арасында татарлар да күп. Мин, «Боевое братство» оешмасының урынбасары булудан тыш, Хәрби очучылар бүлеген дә җитәклим. Данияр Рәис улы Шәрипов, Рәүф Шәфыйк улы Гыйльмуллин һ.б. белән тыгыз элемтәдә торам.
Сез сугышта чакта гаиләгез кайда яшәде?
Алар Белоруссиядә калды. Хатлар алышып тордык. Тормыш иптәшем посылкалар җибәрә иде.
Ижауга кайчан кайттыгыз?
1995 елда. Мин кайтканда, әти-әнием исән иде әле. 2007 елдан бирле «Боевое братство» оешмасында эшлим. Оешма Әфган һәм Чечен сугышларында катнашучы яугирләрне үзенә туплый. Аны Игорь Быков җитәкли. Шулай ук ул – Әфган, Чечен сугышында һәм Преднестровьеда катнашкан кеше. Төрле чаралар оештырабыз, мәктәпләрдә очрашуларга чыгып, батырлык дәресләре үткәрәбез.
Сез яшьләр белән еш аралашасыз. Алар арасында очучы булырга хыялланучылар бармы?
Кызганычка, хәзер Ижау авиация үзәге ябылды. Балаларга бу юнәлештә шөгыльләнү өчен барыр урын да юк. Советлар Союзы таркалу белән күп кенә училищелар ябылды шул. Ә кешедән чын офицер ясау өчен кимендә 4-5 ел кирәк. Хәзер менә сугыш бара. Ә бездә тиешле күләмдә сугышка яраклы кеше дә җыя алмыйлар. Хәрби чакырылыш, контракт һәм мобилизациягә эләгеп тупланган рядовой состав җитәрлек, ә команда составы җитми. Балаларга ошый безнең белән аралашу, әмма алар күпчелек офиста утырып эшли торган һөнәр сайларга омтыла. Хәзерге тыныч булмаган заманда алар хәрби һөнәр сайларга куркалар.
Китаплар чыгару теләге ничек туды?
«Боевое братство» иҗтимагый оешмасына эшли башлаганнан соң 1-2 ел үткәч, Әфганстанда һәлак булган бер солдатның әнисе Людмила Николаевна Рылова бездән, очучылардан, сугыш турындагы истәлекләр белән уртаклашып язуыбызны сорады. Кызганыч, әмма миннән һәм тагын бер иптәштән башка беркем дә язмады. Миңа сораштырып, алар исеменнән дә язып бирергә туры килде. Аннары Удмуртиядән Әфганстанда булган очучылар турында китап итеп язу теләге туды. 33 очучының 30ы минем теләкне хуплады һәм үзен китапка кертергә ризалык бирде. Өчесе сугыш хатирәләрен яңартырга теләмәде. Шулай итеп 2015 елда «Удмуртия очучылары Әфганстан күгендә һәм локаль сугышларда» дигән беренче китабым чыкты. Төп максатым – халыкка, бигрәк тә үсеп килүче буынга, хәрби бурычларын геройларча үтәгән якташларыбызны таныту, аларның исемнәрен мәңгеләштерү.
Аның матди ягын кем күтәрде?
Матди яктан ярдәм итүләрен сорап бик күп йөрергә туры килде. Үзем 50 мең сум түләдем, очучылар үзләре дә бераз өлеш кертте. Аннары «Әфганстан: хәрби вертолетчының истәлекләре» дигән, үзем үткән юл турындагы икенче китабым (2018) һәм 2019 елда «Әфганстан: туктатылган очыш» дигән өченче китабымны чыгардым. Бу китап Әфганстанда һәлак булган очучы иптәшләребез турында. Китапларны мәктәпләргә, китапханәләргә, патриотик клубларга бүләк итәм.
Тормыш иптәшегезгә дә хәрби кеше белән гомер итү – зур сынау булгандыр...
1975 елда Монголиядән Ижауга ялга кайткач өйләндем мин. Һәм миңа Монголиядә хезмәт итүне тагын 2 елга озайттылар. Аңа да җиңел булмагандыр. Минсез үткәргән еллар да, даими күченеп йөрүләр дә... Кызыбыз Гөлнара Белоруссиядә яши. Ул анда кияүгә чыкты. Анда минем 2 оныгым һәм оныкчыгым бар. Улым Дамир Ижауда яши. Улымның Денис һәм Әминә исемле балалары бар.
Улыгыз да сезнең кебек хәрби һөнәр сайладымы?
Юк, кызганычка, теләмәде. «Мин синең белән гарнизоннар буенча бик күп күченеп йөрдем, бер урында гына тынычлап яшисем килә», – диде.
Бүгенге махсус операция турында нәрсә әйтерсез?
Әлбәттә, сугышның берсе дә әйбәт түгел инде. Сугыш – ул үлем, югалту, курку, күз яшьләре. Яшәү турында уйлап, үлемгә керү. Әмма без кеше илен, җирен талап алу өчен сугышмыйбыз. Үз җиребезне саклап калу өчен көрәшәбез. Бик авыр, әлбәттә, яшь кенә егетләребез траншеяларда утыра, утка керә, гомерләре өзелә. Әфганстанда авыр иде, бүгенге заманда сугышу тагын да авыррак, дип уйлыйм. Әмма нишлисең, илебезне сакларга тиешбез. Ул җирләрне саклау өчен, Бөек Ватан сугышында ата-бабаларыбыз кан түккән, әгәр илебез өчен көрәшмәсәк, алар безне кичермәсләр.
Флүр абый, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Сезгә сәламәтлек, илебез күге тыныч, аяз булуын телим!