Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов: «Өйдә генә телне саклап булмый»

Быел ачылган «Адымнар — белем һәм татулыкка юл» күп телле мәктәбенә балаларны кабул иткәндә, аларның татар һәм инглиз телләрен белүе тикшерелде. Әлеге сынауның кирәклеге, яңа дәреслекләр һәм башкалар турында комплекс директоры Айдар Шәмсетдинов белән сөйләштек һәм Бичурин урамындагы бинада экскурсиядә булдык.

news_top_970_100
«Адымнар» мәктәбе директоры Айдар Шәмсетдинов: «Өйдә генә телне саклап булмый»
Владимир Васильев

Без килгәндә, «Адымнар» күп телле белем бирү комплексы директоры Айдар Илдаровичның дәрес вакыты иде, шуңа күрә эшне экскурсиядән башладык. Урта бер җирдә ясалган баскычтан өскә менәсе. Менгән вакытта әз генә фикерең читкә китеп алса, мәктәптә икәнеңне онытып та җибәрәсең. Әйтерсең, ниндидер затлы сәүдә үзәге: пыяла стена, пыяла ишек, балыклар, игуана… Шул арада пыяла аша рәт-рәт утырган балаларны күрәсең дә, «әәә, дәрес вакыты бит әле» дип уйлап куясың.

Укучылар да алай текәлеп карамый сиңа, бер мизгелгә күз ташлый да, укытучысын тыңлавын дәвам итә. Хәзер айдан артык укыйлар, ияләнгәннәр инде, күрәсең.

Мәктәптә яшькелт, сары һәм соры төсләргә өстенлек бирелгән. Сары һәм соры төсләр сүз яңгырашы ягыннан гына охшаш булып калмыйча, бер-берсенә килешеп торуы белән дә күзгә ташланды.

Стенага укучыларның рәсем дәресендә ясалган иҗат җимешләрен элгәннәр. Шулай күзәтеп йөргәндә, «Татар-информ» фотохәбәрчесе Владимир Васильевның 1 сентябрь көнне мәктәп ачылышыннан ясалган фотоларын да күрдек, аларны зурайтып, матур итеп рамкага тыгып элеп чыкканнар. Фотоларны янә мәктәпне төшерергә килгән Владимирның үзенә дә күрергә насыйп булды. Кызганыч, фотоларның авторы безнең Володя икәнен генә белми кала инде шулай безнең кебек карап йөрүче кунаклар…

Кыскасы, ләззәтләнеп укыр өчен шартлар бар. Бизәлеш һәм иҗади сәнгать остаханәсе, телестудия һәм медиалаборатория, 500 урынлы, лимон төсендәге сары утыргычлы актлар залы, көрәш залы дисеңме… Утыргычлары бик уңайлы, арканы ардырмый. Бер утыргач, тиз генә торасың килә торган түгел. Биредә инвалид коляскасында өстәге каттан залга төшә торган махсус лифт та бар.

Китапханәдә диванга терәлеп утырырлык уку залы гына түгел, география, биология, тарих, геометрия кебек дәресләрне фильмнар карап үткәрә алырлык 3 D кинотеатр да бар.

25 метрлы, дүрт юллы бассейнда су җылылыгы 29 градус дип күрсәтеп тора иде. Су хлорлы түгел, ионлаштырылган.

Мәктәп корпусларының берсе Бичурин урамында урнашкан. ТАССРның КГБ рәисе булган генерал-майор Абдулла Бичурин истәлегенә мәктәптә экспозиция почмагы булуы бик яхшы. Алайса, гомер буе кем исемендәге урамда яшәүләрен белмәүчеләр бар.

Мәктәп биниһая зур! Әле аның бит Бондаренко урамындагы полилингваль корпусы да бар. Өч меңнән артык баланы үзенә сыйдырган комплекс белән идарә итүче директор Айдар Шәмсетдинов, вакыты тыгыз булса да, безнең белән аралашырга җай тапты.

Айдар Илдарович, татар теле балага күбрәк өйдә, гаиләдә өйрәтелергә тиеш диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме?

Хәзерге татар балаларының әти-әниләре — 80-90 елларда туган яшьләр. Кызганыч, аларның бер өлеше үз туган телләреннән читләшкән. Без алардан өйдә татарча сөйләшегез дип таләп тә итә алмыйбыз, чөнки әти-әниләр үзләре дә телне белеп бетерми. Әлбәттә, тел өйрәнүдә мәктәпнең роле зур әһәмияткә ия. Һәр дәүләтнең милли сәясәте, аның уңышы яки уңышсыз булуы, мәгариф өлкәсендә хәл ителә. Мәгарифтә тел мәсьәләсе кайгыртыла икән, ул уңай хәл ителә, һәм тел үсеш ала.

Өйдә генә телне саклап булмый, чөнки ул сәясәт, икътисад, мәдәният теле дә. Ул төрле функцияләрдә кулланылырга тиеш.

Өйдә генә телне саклап булмый, чөнки ул сәясәт, икътисад, мәдәният теле дә.

Полилингваль комплексның исеме җисеме туры килсен өчен, уку ничек оештырылачак? Белгәнебезчә, татар телен бик яхшы һәм начаррак белгән укучылар өчен уку планы төрлечә? Кайсы бинага нинди балалар кабул ителде?

Элекке 165 нче мәктәп иске бинада ике тулы смена белән эшли иде. Хәзер ул иске бинаны башлангыч мәктәп итеп реконструкцияләдек, анда хәзер 1 меңнән артык бала укый. Башлангыч мәктәпкә килүгә, әти-әниләр төп траекторияне сайларга тиеш. Ул күп телле яки ике телле траектория — полилингваль һәм билингваль. Бондаренко урамындагы мәктәп күп телле траекториягә нигезләнгән, ул күбесенчә татарча сөйләшүче балалар өчен. Башлангыч мәктәптә математикадан кала бөтен дәресләр татарча үткәрелә. Монда, Бичурин урамындыгысында да, параллельдә шундый 1-2 класс бар.

Башлангыч мәктәптә, математикадан кала, бөтен дәресләр татарча үткәрелә.

Билингваль траекториядә безнең өчен мәҗбүри нәрсә — дәүләт татар телен өйрәнү. Без аны уку планын ясаган вакытта, туган тел кысаларына түгел, уку йорты яза торган өлешенә керттек. Уку планында ул мәҗбүри, ә туган телне сайлап алалар, ләкин туган телгә сәгать саны чикләнгән. Татар телен сайласа — хуплана, рус телен сайласалар — рәхим итсеннәр, атнага бер сәгать өстәмә рус телен өйрәнәләр. Татар теле алар өчен мәҗбүри дәрес булып кертелә.

Бондаренко урамында да өлкәнрәк сыйныфлар өчен 5-6 нчы классларда шул ук позицияләр саклана, 7 нче класстан башлап инглиз телендә укыту өстәлә. Ул математика, география һәм биология дәресләре. Беренче көннән үк тулаем инглиз теленә күчерү мөмкинлеге бар дип әйтә алмыйм, чөнки сыйныфларның белем дәрәҗәсе төрлечә була. Башка мәктәпләрдән җыелган балалар да шактый бит. Ул һәрвакытта һәр баланың мөмкинлеген бәяләгәннән соң гына хәл ителә торган нәрсә. Кичә генә 7 нче сыйныфларда эшләүче математика укытучылары белән сөйләшеп карадым, «башта кыенрак булды, хәзер балалар чын хозурланып, математиканы инглиз телендә өйрәнәләр» диделәр.

Күп телле мәктәпкә балаларны кабул иткәндә, татар һәм инглиз теленнән белемнәрен сынап карап алдык.

Ничәнче сыйныфлар турында бара сүз?

Без закон буенча беренче классларга гына балаларны сынаусыз кабул итәргә тиеш. Ә 2-8, 10 сыйныфларга балаларны кабул иткәндә шушы сынау аша уздырдык, аларны ике телдә сөйләштереп карадык.

Хәтта пропискасы шушы мәктәпкә караган булса дамы?

Бондаренко урамында күп телле мәктәпне туплаганда, без пропискага бик игътибар итмәдек, прописка мәсьәләсе Бичурин урамындагысына кагыла. Әгәр баланың инглиз теленнән, татар теленнән дә белеме юк икән, ә пропискасы буенча безгә карый икән, ул очракта һәр параллельдә гомуми белем класслары бар. Телләрне өйрәнергә теләкләре булмаганнар шул сыйныфларда укый.

Бераз йомшаграк класслар дияргә буламы инде моны?

Әлбәттә, шулайрак.

Мәктәпкә кабул иткәндә, баланың татар телен белүенә әңгәмә оештырылуына кайбер әти-әниләр ризасызлык белдергән. Сез үз позициягезне яклап, нәрсә әйтер идегез?

Миңа калса, монда ризасызлык күрсәтү һәм белдерүнең кирәге дә юк. Казанда 165 мәктәп эшләп килә, төрле-төрле мөмкинлекләр бар. Бу бит безнең мәктәбебезнең фәлсәфәсеннән чыгып ясалган нәрсә. Безнең төп уебыз шул: әгәр без күп телле, күп динле җәмгыятьтә яшибез икән, бердәмлегебезне ныгытыр өчен, бер-беребезнең мәдәниятләребез, телләребезгә олы хөрмәт күрсәтү кирәк. Әгәр мин синең белән дус яшим икән, күршеңә карата иң беренче ихтирамың — аның телен тану. Ул зарури нәрсә. Безнең фәлсәфәне уртаклашкан ата-аналар күпчелекне тәшкил итә, аларның балалары рәхәтләнеп татар, инглиз телләрен өйрәнә, киләчәктә үз тормышларын Татарстан белән бәйләп, кирәге чыгар дип уйлыйлар. Ә социаль челтәрләргә язучылар һәм каршы килүчеләр гел булыр.

Татар телен белү дәрәҗәсен ачыклауны кайберәүләр хокук бозу дип тә әйтте. Моны дөрес түгел дип саныйсызмы?

Юк, бер дә дөрес түгел. Тагы бер кат әйтәм: рус баласы булсынмы, яһүдиме, аның туган тел сайлау мөмкинлеге сакланган, ул аны саклый ала, без бернинди каршылык күрсәтмибез. Рәхәтләнеп рус телен өйрәнәсе килсә, өйрәнсен, ләкин уку планында татар теле дә бар. 

«Безнең микрорайон» мәсьәләсе һәрвакытта да беренче сыйныфларга гына кагыла, башка классларга кагылмый. Башка классларның безнең мәктәпкә күчү ихтыяҗы артык юк та кебек иде, ягъни яхшы белем алу хокукларына бернәрсә янамый, һәркайсы үз мәктәбе укучысы иде. Безгә килергә телиләр икән, безнең таләпләрне дә үтәргә кирәк.

Кайбер ата-аналар балалары татарчасын камил белмәсә дә, барыбер аларны чын мәгънәсендә татар зыялылары дип күрәләр. Күп телле мәктәптә дә ике төркем бар: саф татарча сөйләшүчеләр һәм татарча аңлаган, чын күңелдән татарчага өйрәнергә теләгән, ләкин сөйләм телләре саерак балалар. Без аларның телләрен камилләштерү юнәлешендә даими эшлибез.

Дәүләт Советында утырышта «Адымнар» өчен махсус дәреслек әзерләнүе турында да әйтелгән иде.

Әйе, Казан федераль университеты галимнәре ярдәмендә, татар сөйләм телен үстерү максаты белән, 1-11 сыйныфлар өчен «Адымнар» дип аталачак татар теле дәреслеге языла. Ул үз туган телләреннән читләшкән шәһәр татар балалары өчен, чөнки аларны туган телгә өйрәткән вакытта гап-гади татар теле дәреслегенә таяну дөрес түгел. Алар барыбер ике тел вазгыятендә яшиләр. Алар тулаем татарча гына фикер йөртүче түгел. 1 нче сыйныф өчен дәреслек төгәлләнеп килә, аның белән киләсе елда укытып карыйбыз.

Татар телен камил белгән балалар нинди дәреслек буенча укый?

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты язган дәреслек буенча эшебезне башлап җибәрдек. Дәреслекләргә ихтыяҗ юк, сөбханалла, барысы да бар.

Предметлар инглизчә укытылса, нинди дәреслекләр буенча укыйлар?

Президентыбыз, министрлык ярдәме белән «Просвещение» нәшрияты махсус математика, география, биология дәреслекләре линейкасын, гомумән алганда, җиденче, географияне бишенче класстан чыгарылыш классына кадәр инглиз теленә тәрҗемә итте. Бу чыннан да уникаль продукт. Әлегә кадәр ул юк иде. Ул хәзер Россия стандартларыннан чыгып эшләнгән инглиз телендәге дәреслек.

Татар, рус, инглиз телләрен яхшы белә торган ничә укытучы эшкә кабул ителде?

Мәктәптә 167 укытучы эшли, шуларның 135е — элек тә бездә 165 нче мәктәптә эшли иде, тагын өстәмә кабул иттек. Укытучыларны кабул иткәндә, аларның һөнәри якларына гына түгел, кешелек сыйфатларына, эрудициясенә, балаларга карата мөнәсәбәтенә игътибар иттек. Яңа укытучылар да моңарчы булдырылган коллектив кануннары буенча яши һәм эшли.

Аларның күпмесе өч телне дә яхшы белә?

Укытучыларны кабул иткәндә, нигездә Бондаренкодагы бинада кабул иттек. Башлангыч мәктәптә инглиз телен белү аларга зарури түгел, тик татар теленнән белемнәре яхшы булырга тиеш иде, шуңа күрә монда нигездә татар телле укытучылар. Татар укытучылары арасында рус телен белмәгәннәре юк, кайберләре инглиз телендә дә яхшы аралаша. Биология, математика кебек предметларны инглизчә укытырдай белгечләр электән бар иде. Без тупландык, укытучыларыбыз бар, буш вакансияләр юк, Аллаһка шөкер. Миңа калса, яңа килгән укытучылар да нәкъ безнең мәктәп шартларына туры килгән, олы йөрәкле укытучылар.

Димәк, аңлавымча, башлангыч мәктәптә барлык укытучылар татар телен белә?

Полилингваль сыйныфларда бөтен тәрбия чараларын татар телендә алып барыр өчен, татар телен белү кирәк. Рус, чуваш милләтеннән булсынмы, саф татарча сөйләшүче башлангыч мәктәп укытучысы килсә, аның алдында да ишекләр ачык булачак! Монда милләт түгел, тел белү шарты бар.

Бүгенге әти-әниләр баласы предметны инглизчә укуына әзерме? Ризасызлыклар ишетелмиме?

Андый ризасызлыклар юк. Балаларны кабул иткәндә үк, һәрберсен мәктәп концепциясе белән таныштырдык. Әгәр риза икән, документларны имзалыйсың һәм Аллаһка тапшырып эшли башлыйсың. Бәлки, йөрәкләрендә шөбһә хисләрен тоючылар булгандыр, әмма без нык тордык. Дөнья күләмендә төп фән теле — ул барыбер инглиз теле. Балаларыбызның конкурентлыкка ия булуын теләсәк, аларга инглиз телендә нык белем бирергә тиешбез.

Дәрестән тыш чаралар, мәктәптә бәйрәмнәр үткәргәндә дә, күп теллелек ничек сакланачак?

Укытучылар көненә багышланган концертта татар, рус телендә, чит телләрдә дә җыр-биюләр, шигырьләр тигез барды. Полилингваль класслар белән эшләүче укытучылар класстан тыш чараларны күбесенчә татарча алып бара. Хәтта билингваль траекториядәге рус балалары белән дә ара-тирә татарча сөйләм кертелә. Мәсәлән, технология укытучысы дәресне русча алып барса да, ниндидер җиһазларны татарча атый.

Заманча уку классы нинди ул? Совет заманындагы уку классы һәм бүгенгесе ничек аерыла? Нинди генә яңа технологияләр кертелсә дә, тактага акбур белән язу сагындырмасмы?

Совет чорына без начар карамыйбыз. Ул еллардагы мәктәп принципларына без хәзер дә нигезләнәбез, таянабыз. Совет мәктәбенең уңай яклары бик күп. Хәзерге Россия чорында әле һаман ирешә алмаган нәрсәләр бар. Мәсәлән, балаларны эшкә өйрәтү. Ул киләчәктә бик кирәк әйбер бит. Хәзер закон буенча, әти-әни рөхсәтеннән башка балага тузан сөртергә дә кушарга ярамый. Ә ул дөрес түгел, чөнки хезмәтне сөяргә өйрәнмәгән бала киләчәктә җәмгыятебезнең булдыксыз бер әгъзасы булып үсәчәк. Балалар эшләргә, акчаның ничек авыр килгәнен аңларга тиешләр. Без концепцияне язган вакытта, бөек совет педагогларыбыз, Сухомлинский идеяләренә нигезләнгән идек. Ул, әгәр бала үз анасын хөрмәт итми икән, тәрбия турында монда сүз дә булырга мөмкин түгел, дигән. Шушы хөрмәт хисен һәр балада тәрбияләү бик мөһим.

Хәзер закон буенча, әти-әни рөхсәтеннән башка балага тузан сөртергә дә кушарга ярамый. Ә ул дөрес түгел, чөнки хезмәтне сөяргә өйрәнмәгән бала киләчәктә җәмгыятебезнең булдыксыз бер әгъзасы булып үсәчәк.

Чит телләрдә укыту методикасы ул яңа булдырылган нәрсә түгел. Ул совет чорында, патша Россиясендә, дөнья күләмендә дә булган. Гомумән, педагогикада яңа нәрсәне уйлап табу бик авыр.

Мәктәптә тагын нинди өстәмә чит телләр бар?

Бишенче класстан икенче тел — испан теле. Кытай телен сайлау мөмкинлеге дә бар. Ул өстәмә дәресләр булып керә. Күп телле мәктәптә без күбрәк көнчыгыш телләренә игътибар итәбез, алар татар мохитенә якын — гарәп теле, төрек телен өйрәтүче укытучылар бар. Казан федераль университеты андый белгечләрне даими рәвештә чыгарып тора.

Туган телләре инглиз һәм испан теле булган ике укытычыбыз да бар. Дөрес, алар безгә кыйбаткарак төшә. Аларның эш хакы аена 3 мең доллар булырга тиеш. Без ул мәсьәләне дә хәл итәбез.

Шунысын искәртеп әйтәсем килә: без балаларга тирәнтен инглиз теленнән белем бирәбез, ләкин төп бурычыбыз — татар теле мәнфәгате. Шуңа күрә балаларны киләчәктә инглиз яки Америкада яшәүче буларак кеше түгел, ә татарстанлылар буларак күз алдына китерәбез. Минем төп таләп шул: һәр тәрбия планы милләт җанлы чаралар белән тулы булырга тиеш. «Ялкын», «Сабантуй», «Салават күпере» журналлары, язучылар, рәссамнар берлеге, актерлар — даими кунакларыбыз. Иҗади ата-аналарның ресурсларын да тәрбия чараларында кулланабыз.

Рус мәктәбе булып эшләгән чорыбызда да «Яшел яр» һәвәскәр театр студиясе бар бездә, җитәкчесе — Нурания Җамали. Бу укытучылар театры. Балалар өчен дә татар театр түгәрәге бар.

Бондаренко урамында ачылган корпуста беренче каттан алып, дүртенче катка кадәр тиз генә шуып төшәргә мөмкинлек бирә торган таучыклар да бар дип ишеткән идек…

Әйе, алардан Интернатта яшәүче укучылар куллана. 230 балага исәпләнгән интернатта хәзер Казан яны бистәләреннән, республиканың 8-9 районы, хәтта Әгерҗе районыннан 60 ка якын бала яши. Чит төбәктән дә 1-2 бала бар. Киләчәктә балаларына яхшы белем бирергә теләгән татар җанлы милләттәшләребез күп.

«Адымнар» күп телле белем бирү комплексыннан фоторепортаж:



Галерея: «Адымнар» күп телле белем бирү мәктәбеннән репортаж
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100