Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Адвокат Нагиев «Терактта гаепләнүчеләрне судта яклаячаксызмы?» дигән сорауга җавап биргән

news_top_970_100
Адвокат Нагиев «Терактта гаепләнүчеләрне судта яклаячаксызмы?» дигән сорауга җавап биргән

Социаль челтәрләрен бик актив алып баручы адвокат Руслан Нагиев соңгы көннәрдә үзенә килгән иң популяр сорауга җавап биргән.

«Акча өчен «Крокус Сити Холл»да терракт оештыручыларны яклаячаксызмы?» – дигән соравыгызга минем җавабым:

«Юк, бернинди акчага да якламаячакмын. Аларның гаебе ачык, һәм бу хайваннарга аклау юк! Нәкъ шулай ук мин 175нче гимназиядә атыш оештырган Илназ Галәвиевне дә яклаудан баш тарттым», – дип язган ул.

Комментарийларда Руслан Нагиев җинаятьчеләрне, канунда каралганча, дәүләт адвокатлары яклаячагы турында аңлаткан.

Мәскәү өлкәсендәге концерт залына һөҗүм җомга кичендә, 22 мартта ясалды. Тикшерү комитетының соңгы мәгълүматлары буенча, теракт нәтиҗәсендә 139 кеше, шул исәптән 3 бала һәлак булды. 182 кеше яраланды.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 26 март 2024
    Исемсез
    Чын җинаятьчеләр иректә көлеп йөриләрдер инде, хаман ясап торалар шулар террактлар
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100