Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Адил белән хастаханә юлында йөри башлагач, иремдә начар авыру таптылар". Миңнуллиннар гаиләсе балаларын дәвалар өчен Һиндстанга барырга акча җыя

Әниләр телендә “бала авырудан да читене юк” дигән сүз бар. Тиз дәваланып, узып китә торган гына чир булса ярый да, озакка сузылган, газаплы авырулары да бихисап бит. Баласының тилмерүеннән йөрәге парә-парә килсә дә, көчле рухлы әти-әниләр бирешми. Газизен сихәтләндереп аякка бастыруның төрле чараларын эзли. Арча районы Утар Аты авылында яшәүче Миңнуллиннар шундыйлардан. Уллары Адилне дәвалар өчен алар Һиндстанга да очарга әзер. 

news_top_970_100
"Адил белән хастаханә юлында йөри башлагач, иремдә начар авыру таптылар". Миңнуллиннар гаиләсе балаларын дәвалар өчен Һиндстанга барырга акча җыя

– Улыбыз Адил 2015 елның 21 маенда туды. Бүген аңа 3,6 яшь. Бу авыру температура белән башланып китте. 38,5-39 градуска кадәр күтәрелә иде. Ә анализлары әйбәт. 7 ай дигәндә Арча хастаханәсенә яткырдылар. Аннары Казанга, йогышлы авырулар хастаханәсенә җибәрделәр. 

Температураның нәрсәдән икәнен әйтә алмадылар, антибиотиклар бирделәр, ләкин бернигә карамастан температура төшми иде. Иртәнге якта 39 лар булса, кичкә әкренләп 37,5 ләргә кадәр генә төшә. Инфекционныйда безгә “балада ике яклы пневмония” диделәр. Аның буенча дәвалап карадылар, тик файдасы тимәде. 

Шуннан Республика балалар клиник хастаханәсенә (ДРКБ) җибәрүләрен сорадык. Анда “пневмония юк, бронхит” дип кенә җавап бирделәр. Дәваландык, тик файдасыз. Төрле анализлар алдылар, барысы да әйбәт дип әйттеләр, пункция алдылар, пункция алгач, канда цитамегаловирус таптылар. Аны да дәваладылар, ләкин температура һаман төшмәде. 

Ахырдан “терморегуляция бозылган” дип кенә җавап бирделәр. Чыннан да шулай – баланы чишендереп бетерәсең икән, өйдә салкынча булса, температурасы 37, я 36 да ничәдер градус булырга мөмкин. Киендерәбез, өсләрен ябабыз икән – температура 39 дан арта. Бу әлеге көнгә кадәр шулай дәвам итә.

Хастаханәдә яткан вакытта әкренләп гыжылдаган тавыш барлыкка килә башлады. Томографиялар төшерделәр. Томографияда “сул як үпкәдә ателектаз” дигән диагноз куйдылар. Шуннан гел больница юлында йөрдек – ятабыз, кайтабыз, яңадан киләбез, гел тикшереп тордылар. 1,3 яшьтә тыны кысыла башлады, кабат хастаханәгә эләктек. Ике көнгә кислородка тоташтырдылар. Аннан бала үзе яңадан сулый башлады. Шуннан көненә берничә тапкыр әз-әзләп үзебез дә кислородка тоташтыра башладык, - дип сөйләде Гөлзирә баласының авырый башлавы турында.

Тик михнәтләр әле моның белән генә тәмамланмаган. 1,7 яшьтә нәни Адилнең хәле тагын авыраеп китә.

Һиндстанга бару өчен 3 млн сумга якын акча кирәк!

– Безне Ашыгыч ярдәм белән ДРКБга алып китеп, реанимациягә салдылар. Алты ай ятып чыктык. “Тумыштан үпкәләр үсешендә зәгыйфьлек” диагнозы куйдылар. Шуннан Мәскәүгә хат язып карарга уйладык. Пересадка, ягъни үпкәне күчереп утырту кирәк дигән җавап килде, ләкин Мәскәүдә, гомумән, Россиядә кечкенә балаларга донор юк диделәр, шуңа күрә үзләре үк безгә Һиндстанга барырга киңәш иттеләр. 

Һиндстанга яздык, алар безгә операциягә кадәр диагностикага килергә киңәш итте. Операция кирәк буламы-юкмы – барысын тикшерәбез, диделәр. Бәлкем дәвалап кына да булыр дип өмет бирделәр. Һиндстанда диагностиканың 6 мең доллар – якынча 400 мең сумга төшәчәген әйттеләр. Әмма иң зур чыгымнар юлга китәчәк. 2,5 млн сум тирәсе акча кирәк, чөнки бала кислородта булгач, самолетны да махсус җиһазландырырга кирәк, өстәвенә алып-барып кайтырга табиб-реаниматолог, шәфкать туташы озатуы да шарт, шуңа күрә юл кыйбатка чыга...

Сәламәтлек саклау министрлыгыннан ярдәм булырмы-юкмы...

Миңнуллиннар Сәламәтлек саклау министрлыгыннан квота булачагына да өметләнә.

– Сәламәтлек саклау министрлыгы Һиндстан белән хезмәттәшлек итә. Без министрлыкка хат яздык. Шуннан безгә Республика балалар клинк хастаханәсеннән шалтыратып, Яңа ел бәйрәмнәреннән соң тикшеренү узарга чакырдылар. Шул нәтиҗәләрне Мәскәүгә җибәрәчәкләр. Аннан исә заключение әзерләнәчәк. Без ул документларны җыеп, министрлыкка юллаячакбыз. Елына 4-5 кешегә квота бирәләр икән. Ходай насыйп итеп, шул исемлеккә керербез дип өметләнәбез. Әгәр операциягә үзебез түләргә туры килә икән, ул 10 млн сумга төшәчәк, - диде әңгәмәдәш.

Гөлзирә Миңнуллина баланы карарга кирәк булганлыктан декрет ялыннан Утар Аты авылындагы мәктәпкә кире эшкә чыга алмаган. Җитмәсә, улы Адил белән хастаханә юлында йөри башлагач, тормыш иптәше Тимур Миңңуллин да авырып китә.

– Иремдә начар авыру таптылар. Операцияләр, химиотерапиялар узды, хәзер Аллага шөкер хәле яхшы, бу вакыйгага инде ике ел вакыт үтте. Без инде бу яман чир артта калгандыр дип ышанабыз. Адил – беренче һәм бердәнбер улыбыз. Ходай насыйп итсә, балаларыбыз киләчәктә тагын булыр, Адил улыбыз да тазарыр дип өмет итәбез.

Намазга басып, үз-үземне юатырга өйрәндем

Гөлзирә, гаиләсенә шушы кайгы җилләре ишек каккач, намазга баса, Ходайга сыена.

– Боларны кичерү бер дә җиңел булмады. Иң башта әле температурасы гына бар дип уйлап йөргәндә, башка симптомнары булмаганда, артыгын борчылмый идем. Аннары тикшеренә башлагач, температурасы һаман төшмәгәч, гыжылдаулар ишетелә башлагач, күңелгә авыр була иде. “Ни өчен шулай соң” дип үз-үземә сораулар биреп бимазаландым. 

1,3 яшьтә сабыемны кислородка тоташтыргач, тагы да хәсрәтләндем. Намазга бастым, үз-үземне юатырга, ышаныч бирергә, Аллаһы Тәгаләдән сорарга өйрәндем. 1,7 яшьтә реанимациягә эләгеп, ИВЛ аппаратына тоташтыргач, гел Ходайдан сорадым, шул вакытта хәле җиңеләя кебек иде. Табиблар безгә өмет бирмәде, без берни эшли алмыйбыз дип безне начарга әзерләделәр дисәң дә була. Ә мин азагы начар булуы турында уйламадым, чыннан да Аллаһы Тәгалә ярдәме белән улыбызның хәле җиңеләеп, реанимациядән чыктык. 

Аннары бер ел хосписта яттык, анда да хәле авыраеп алды, табиблар һаман өмет юк дия килде. Барысы да Ходай кулында. Улыбызны ничә тапкыр үлемнән алып калды дисәң дә була, шуңа күрә Һиндстанга бару чараларын эзләп, шуның артыннан йөрергә тотындык. Аллаһы Тәгалә калдырмас дип өмет итәбез, - дип уртаклашты Гөлзирә.

Һиндстанның Фортис Мвлар клиникасында тикшеренү өчен Миңнуллиннарга ярдәм кулын сузыйк. Хәернең әзе, күбе булмый – кем күпме булдыра ала, Аллаһы Тәгалә һәр тиененә разый булып кабул итсен. Җыелган акчалар Адилнең сәламәтлеге тернәкләнүгә булышсын! Адилгә үз үпкәләре белән сулыш алырга ярдәм итик!

Адилнең әнисе Гөлзирә номеры: 89372828789 

ватсап: 89509477967 

Адилгә ярдәм төркеме:

Вк https://vk.com/minnullinadil

Инстаграм: @gulziraminnullina

 Документлар: https://vk.com/docs-175267460

Ярдәм итү өчен реквизитлар:
Саклык банкы 4276 6200 4149 2152
Гөлзирә Маратовна (әнисе)

Ак Барс: 2200 5301 2798 0290
Гөлзирә Маратовна (әнисе)

Саклык банкы 2202 2003 7101 6450
Тимур Рөстәмович (әтисе, карта 89510612282 номерына бәйләнгән)

QIWI кошелёк: +79372828789

PayPal: princess-0306@mail.ru (Миңнуллина Гөлзирә Маратовна)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100