Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«...адәм күрке – чүпрәк» яки Хатыннар тамашасы: кием эченә сөзеп тә керделәр, йөзеп тә...

news_top_970_100
«...адәм күрке – чүпрәк» яки Хатыннар тамашасы: кием эченә сөзеп тә керделәр, йөзеп тә...
фото: Рузилә Мөхәммәтова

Татар яшьләре Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын уку бинасы булып кына калмыйча, тормыш кайнап торган дискуссияләр мәйданчыгы итеп тә күрә. Биредәге Күргәзмәләр залында 2 көн дәвамында «ХА-ТЫН» перформансы үтте. Тамашаның идея авторы – культуролог Энҗе Дусаева.

Оештыручылар үз алларында шундый сораулар куйган: Кем ул бүгенге татар хатыны? Бүгенге татар хатын-кызына милли тәңгәллек бик кирәкме? Нәрсә ул татар хатыны булу? Тәннең кай җирендә яши ул милли хисләр? Ул хис-тойгылар нинди гамәлләр аша пәйда була?

«Минем актив, иҗади тормышымда кием миллилегенә урын бармы? Татар элементлары кергән киемнән йөрү – ул үзеңне башкаларга охшамаганча күрсәтергә омтылумы, пиармы, ихтыяҗмы, әллә эшме», – дип фикер йөртә тамашаның кураторы Энже Дусаева.

Энже белән бергәләп шушы сорауларга җавап эзләргә мин дә перформанска килдем. Безне аста каршы алып, исемлек буенча үткәреп, өске киемнәрне салдырып, бахиллар кидертеп, залга чакырдылар.

Энҗе Дусаева: «Бүген сезгә «Әлиф» иҗат берләшмәсенең яңа проектын тәкъдим итәбез. Әлеге проект өчен шушы бинаны сайладык. Бу – сәнгать храмы. Монда тавыш та башкача яңгырый. Бу – гадәти проект түгел. Ул төрле һөнәрләр кисешкән ноктада тора, һәм без бүген милли тәңгәллек турында уйланырбыз. Тамашаның махсус мәйданчыкта түгел, сәнгать училищесында булуының да үз сере бер. Бу – мода күрсәтү түгел. Бу классик күзаллаудагы театр да түгел.

Бу бина иҗат кешеләре өчен проектланган. Иҗат кешесе бер яктан мода тудырса, икенче яктан ул җәмгыятьтән алдарак тора. Без дә бүген мода телендә, тәңгәллек телендә фикер йөртергә тырышырбыз».

Училищеның киң басмалары аша икенче катка күтәрелдек, гөмбәзле фойе аша үтеп, өченче катка күтәрелдек. Биредә күргәзмә залы урнашкан. 60лап кеше залга үттек, алдан килгән урын өчен, дигәндәй, урын да эләктердек. Вәкарь генә басып әкрен генә керүчеләр тезелешеп бастылар. Виолончель уйный башлады. Зал уртасында Кариев театрының иң пластик артисты Альбина Ногманова утыра иде – ниндидер формаларга кереп йомарлана. Янәшәдә, озын тәбәнәк эскәмия астына башын тыгып, сыланып торган кара киемле ханым/туташ ята. Аягында затлы читекләр. Боргалана, сыргалана, бөгәрләнә, мүкәли... Шуларны видеога төшереп торган арада, шыгыр-шыгыр басып, алдымнан тагын берсе узды. Бераздан аларның – перформерларның – җидәү булуы ачыкланды. Араларында хәтта Камал театрының баш хореографы, танылган биюче Сәлимә Әминова да бар. Ой, ул да катнашырлык булгач, бик «текә» тамашадыр, дип куйдым мин һәм тагын да текәлебрәк карый башладым. Аларның (перформеркаларның) җидесе җиде якта җиде төрле хәрәкәт ясый – ягъни, бер үк күргәзмәләр залында җиде төрле параллель тормыш бара. Алар бер-берсен күрми – һәрберсе үз дөньясында.

Нишлиләр дисезме? Алар залның төрле урыннарыннан кием-салым, аяк киемнәре табып, шул киемнәр белән мәш килделәр. Берсе хәтта трикотаж итәк белән идән ышкып йөрде. Күлмәк киеп, дөресрәге күлмәкнең эченә әллә нинди ысуллар белән кереп маташтылар: сөзделәр дә, изделәр дә киемне. Берсе матур итеп чулпы чылтыратып та йөрде әле.

Әлеге җиде ханым арасыннан Сәлимә Әминовага сокландым. Болганып тормыйча үз җаена горур гына йөрде, читекләрен эзләп тапты, ничектер ипләп кенә киенеп тә куйды. Азактан җиде ханымның икесе – икенең берсе Сәлимә Әминова иде – затлы итеп киенеп, урындыкка утырды. Мин, нәтиҗәдә, җидесе дә милли киемнәрдән киенеп тезелешеп утырырлар, дигән идем. Алай ук булып бетмәде, әлбәттә. Шулай да киенделәр инде.

Бу тамашаны алдагы көнне караган ирләрнең берсе: «Мин хатын-кызның ни өчен озак җыенуын аңладым», – дип әйткән, – ди. Ә әлеге тамашаны видеога төшереп торган Илнар Фатыйхов: «Хатын-кыз депрессиясе турында бугай бу. Азактан гына костюм турында икәнен аңладым», – диде.

Ә мин нәрсә диим? Нинди генә бөек мәгънәләр салынса да, мин киемне алай болгап йөргәнне яратмыйм. Киемгә хөрмәт белән карарга кирәк, дип саныйм. Мине кайтып кергәч үк киемне пөхтә итеп элеп куярга өйрәттеләр. Хәтта милли тәңгәллек хакына да мин ул кагыйдәләрдән тайпылырга теләмәс идем. Гафу итегез, перформанс сәнгатенә менә шундый бик көнкүреш караш.

«Сезгә киемнәрегез кызганыч түгелме?» – дип сорадым мин әлеге тамаша өчен үз коллекцияләреннән кием биреп торган дизайнерлардан. «Аллага шөкер, минеке түгел», – диде Элара Шәйхи. «Мин модельдән уңдым. Ул минем күлмәкне идәннән сөйрәп йөрмәде. Алия Гайнуллина минем киемгә бик сак карады. Рәхмәт аңа», – диде дизайнер Наҗия Галимова. «Ә син Ольгадан сора», – диде миңа кемдер, дизайнер Ольга Соловьевага ымлап. Әйе, Ольга Соловьева коллекциясеннән алынган трикотаж итәк белән залның затлы паркет идәнен ышкып йөрделәр шул. «Сәнгать өчен итәк кызганыч түгел. Энҗе Дусаевага бүләк итәм мин аны. Теләсә нишләсен – үз милке», – диде Ольга, бәхетле елмаеп.

«Ике көндә 120 кеше килде. Болар барысы да – билет сатып алып килгән тамашачылар. Дизайн белән, тарих белән, шәһәр үсеше белән кызыксынган кешеләр килде. Училище рөхсәт итсә, алга таба да оештырырга ният бар», – диде проектның администраторы Алена Батуллина.

«Сез нәрсә аңладыгыз?» – дип сорадым ялда булуына карамастан тамашаны карарга килгән Мәдәни ресурслар үзәге җитәкчесе Алсу Мифтаховадан.

Алсу Мифтахова: «Бу тамаша – минем өчен үзенчәлекле ачыш. Ул мине уйландырды. Кием кигәч, кеше үзгәрә, милли кием кигәч, бәлки, ул мәдәни код белән тулыланадыр, пафос белән әйтсәк. Аларның кием кигәч үзгәрешен күрәбез – матур бит. Бу тамаша – яшьләр теле инде. Алар үзләренчә күрә. Иң мөһиме – аларга ошый».

Элара Шәйхи: «Бу – шактый авантюралы проект. Мин баштан «круто, классно» дип кабул иттем. Моны тамашачы алдында дизайнерларның ярышы дип кабул итәргә дә булыр иде. Безгә – дизайнерларга – бер-беребезнең сулышын тою да кызыклы. Без сирәк аралашабыз, хәтта бер-беребезне белмибез дә икән, ни кызганыч. Мин, хәзер кызлар безнең киемнәрне кияләр дә, трансформация була, дип көттем. Без – дизайнерлар – үз брендыбыз фәлсәфәсе турында сүз алып алып барганда, милли тәңгәллекне дә һәрберебез үзенчә күрә. Минем өчен татар милли киеме кешене матурлап кына калмый, ул аны зыялырак, фәлсәфирәк итә кебек. Миңа калса, тамашачылар арасында шушы киемнәр белән үзен үзгәртеп карарга теләүчеләр булгандыр. Кичә татар булмаган берәү татар күлмәген киеп карыйсы килүен әйтте, үзен андый киемдә ничек тоюын сынап карыйсы килә. Әйе, без барыбыз да үзебезне эзлибез».

Менә шундый тамаша! Менә шундый перформанс! Менә шундый сәнгать! Әлеге тамашаның артистлары (перформеркалары) Сәлимә Әминова, Венера Галимова, Гөлчәчәк Гәрәева, Руслана Казыйханова, Альбина Ногманова, Әлфия Шәмсетдиновага рәхмәт. Кызларга коллекцияләреннән киемнәр биреп торырга кызганмаган дизайнерлар – «BURO BANU» бренды хуҗасы Элара Шәйхи, «So Love» бренды хуҗасы Ольга Соловьева, Ләйсән Хаҗиева, Солтан Салиев, Лилия Галимуллина, Наилә Борһанова һәм студиясе Тинчурин театры фойесында урнашкан Наҗия Галимовага да рәхмәт.

Кыскасы, татар мәкале кулланып җыеп кына әйткәндә, киендерсәң, киндер таягы да кияү була. Кием-салымга кагылышлы мәкальләр арасында «Бишмәт кигән бишне белсә, тун кигән тугызны белер» дигәнен дә очраттым. Затлырак киенгән саен акылың арта, дигән сүз түгелдер бит? Һәм бөтенебезгә танышы да бар: «Агач күрке – яфрак, адәм күрке – чүпрәк».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100