«Әдәби марафон»да иң күп укылган авторлар исемлеген төзегәннәр
«Әдәби марафон» 2026 елга нәтиҗәләр чыгарган: иң күп укылган авторлар - Габдулла Тукай (аны укучы әдәби марафончылар саны быел 1000 кешедән артып киткән), Муса Җәлил, Роберт Миңнуллин һәм Фәнис Яруллин (аларның һәрберсен укучылар саны 500 дән артык).
«Әдәби марафон»ны оештыручылар кайсы язучыларның һәм шагыйрьләрнең әсәрләре аеруча күп укылуын, кайсы авторларның аеруча популярлыгын барлаган һәм аеруча күп укылган ТОП-авторлар исемлеген төзегән. Исемлеккә иң еш укылган авторлар кертелгән – алар 185, «анкетада аларның һәрберсенең исеме кимендә 20 тапкыр очрый», дип ачыклык кертә оештыручылар. Анкетадагы барлык авторларның саны 450дән артык. Әлеге исемлекне «Татнетны үстерү фонды» җәкъдим итә.
Оештыручылар быел «Әдәби марафон» проектында катнашкан һәркемне 26 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының (Казан шәһәре, Универсиада авылы, 35) концертлар залында үткәреләчәк тантанага чакыра.
- Киләсе елга «Әдәби марафон» проектының да беренче юбилее булачак - проектка 10 яшь тулачак.
- Марафон елга 4 тапкыр үткәрелә.
- 2026 елның иң беренче марафончылары арасында Италиядән, Төркиядән, Үзбәкстаннан, Россиянең 19 төбәгеннән һәм Татарстан Республикасының 43 районы һәм шәһәреннән әдәбият сөючеләр бар.
- 2026 елда «Әдәби марафон» проектларында барлыгы 2684 кеше уңышлы катнашкан, барлык катнашулар саны – 5667;ел дәвамында ике яисә берничә мәртәбә даими әдәби марафонда катнашучылар саны 1509 кеше тәшкил итә.
- 506 кеше әдәби марафонның берсен дә калдырмаган, ягъни 2026 елда әдәби марафоннарның һәрберсендә (!) катнашкан.