Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ачтан үлер дип өметләнә». Яңа туган баласын ярты ел шкафта асраган ананы хөкем иттеләр

news_top_970_100
«Ачтан үлер дип өметләнә». Яңа туган баласын ярты ел шкафта асраган ананы хөкем иттеләр
https://pixabay.com/

Свердловск өлкәсендә яшәүче хатын яңа туган баласын ярты ел буена шкафта тоткан. Хәзер аны биш елга ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгардылар. Уртанчы баласына 14 яшь тулгач, ул колониягә китәчәк.  Бу турыда прокуратурага сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
 
"Карпин шәһәре суды гаепле хатынга хөкем карары билгеләде, ул биш елга гомуми режимлы колониягә китәчәк", диелә прокуратура хәбәрендә.
Моннан тыш, бу хатын 60 мең сум штраф та түләргә тиеш.
 
Әлеге коточкыч җинаять турында 2020 елның октябрендә билгеле булды. 37 яшьлек хатынның фатирына кунакка иптәшләре килә. Алар шкафта ятучы ябыгып беткән сабыйны табып ала. Ярты еллык бала нибары 3,1 кг авырлыкта була. Аны анасы өйдә тудырган, туганнан бирле шкафта тоткан. Бу хатынның 13 яшьлек улы, 3 яшьлек кызы да бар. Әни кеше аларга шкафтагы баланы курчак дип аңлата. Хатын шкафтагы бала ачтан үлер дип өметләнә.
Шкафтагы сабыйны абыйсы ашаткалап тора, ул шуңа гына исән кала. Хатынның иптәшләре полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше ачыла. Соңрак баланың атасы да табыла. Әни кешене үз аңында дип табалар. Хәзер баланың хәле яхшыра башлаган, ул туганнары белән яши, диелә хәбәрдә.

  • «Ачтан үлгәнен көткән». Бер хатын яңа туган баласын ярты ел шкафта яшереп яткырган
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100