Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ачтан үлгәнен көткән». Бер хатын яңа туган баласын ярты ел шкафта яшереп яткырган

13 яшьлек абыйсы ашаткалап йөргәнгә генә нарасый исән калган.

news_top_970_100
«Ачтан үлгәнен көткән». Бер хатын яңа туган баласын ярты ел шкафта яшереп яткырган
https://pixabay.com

Свердловск өлкәсендә 37 яшьлек хатын өйдә бала тудыра. Ул нарасыйны шкафка алып куя һәм бала шунда үзе үләр дип өметләнә. Олы улы тәрбияләгәнгә генә, нарасый кыз исән кала. Хәзер бала хастаханәдә, аның анасын үз акылындамы икәнен тикшерәләр. Бу турыда Екатеринбург.Онлайн хәбәр итте.

Әлеге вакыйга Карпинск шәһәрендә була. Биредәге Эчке эшләр министрлыгы идарәсе вәкиле сүзләренчә, авырга узгач, ул хатын-кызлар консультациясенә мөрәҗәгать итми. Аның бәби көтүен берничә дусты һәм ире генә белә. Тик ел башында ир гаиләсен ташлап китә. Авырлы хатын ике баласы белән ялгыз кала. Аның олы улы һәм кызы үсеп килә. Хатын өченче баласын өйдә тудыра. Танышларына бала үлде дип әйтә.

«Малае дәшмәде. Ә кызы балалар бакчасына килеп „бездә курчак бар, ул тере, аның исеме Полина“, — дип сөйләп йөри. Ләкин беркем дә моңа игътибар итми, нәни кыз хыяллана дип кенә кабул итәләр», — ди бу гаиләнең танышы Ирина.

Шкафтагы баланы кунакка килгән танышлары таба. Кунаклар мәҗлес корып утыра. Шул чакта шкафтан сәер тавыш ишетәләр. Ишекне ачкач, сумка эчендә ятучы ябыгып беткән баланы күреп алалар. Соңрак ачыкланганча, нарасыйны анасы шкафка ыргыткан һәм ачлыктан үләр дип өметләнгән. Сабый кызны 13 яшьлек абыйсы — хатынның олы улы ашатып йөргән.

Хәзер бичара баланың тормышы өчен табиблар көрәшә. Ул бик ябык һәм шактый авырулары да бар. Балигъ булмаган баласын тәрбияләү вазифаларын башкармаган анадан сорау алганнар һәм психиатрга җибәргәннәр, диелә хәбәрдә


Эчке эшләр министрлыгының Свердловск өлкәсе буенча идарәсенең рәсми вәкиле Валерий Горелых сүзләренчә, «бу коточкыч вакыйгага ышану кыен, тик ул чынга охшаган». «Әлегә бу хатын баланың анасы булуын раслый торган медицина белешмәсе кирәк. Ул йөкле чагында хисапта тормаган, табибларга мөрәҗәгать итмәгән», — дигән Горелых.

«Җинаятьтә шикләнелүче хатынның тагын ике баласы — 13 яшьлек улы һәм 3 яшьлек кызы бар. Ул балаларын ялгызы тәрбияли. Ире белән ел башында аерылышкан. Бу гаилә бернинди хисапта тормаган, аңа дәгъва белдерүче булмаган», — ди Горелых.

Хатынның олы балаларына опеканы әбиләре рәсмиләштергән. Бу турыда Россия бала хокуклары буенча вәкил Анна Кузнецовага сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100