«Абыйсын алып китте»: Эльмира Сөләйманованың туганнан туган абыйсы хәрби операциядә һәлак

Мәрхүмә җырчы Эльмира Сөләйманованың туганнан туган абыйсы Радик Гарифуллин махсус операциядә һәлак булган. Әлеге авыр хәбәрне безгә Эльмираның әнисе Фидания ханым җиткерде.
«Кызымның 2 елы якынлашкан, болай да авыр көннәребездә гаиләбезгә тагын хәсрәт килде. Олы апамның улы Радик махсус операциядә һәлак булды. Вафатына 2 ел дигәндә, Эльмирам абыйсын да үзе янына алып китте...» – диде Фидания апа.
Радик Гарифуллин махсус операциядәгеләр сафына моннан 1 ел элек кушылган булган. Хәрбинең гаиләсе һәм 2 баласы калган.
«Радик туганыбызны пәнҗешәмбе көнне туган авылыбыз зиратына җирләячәкбез. Радик 50 яшен тутырып җиткерә алмады, аңа 5 декабрьдә туган көне иде. Бик яхшы күңелле, нәкъ Эльмирам кебек беркатлы, кеше өчен өзелеп тора торган… Характерлары белән дә шулхәтле охшаш иделәр. Бер-берсенә «абый», «сеңлем» дип кенә тордылар… Үзем дә бик ярата идем Радикны.
Апамның 2 улы махсус операциядә иде. Тагын 1 улы, Радикның энесе дә яраланып, авыр хәлдә госпитальдә ята. Инде, ичмасам, ул аякка басса ярар иде, дип телибез…» – дип сөйләде «Интертат» хәбәрчесенә Фидания апа.
Радик Гарифуллинның барлык якыннары, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз! Урыннары оҗмах түрләрендә, каберләре якты булсын.