news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Абый»: Камал театрында Рәшит Әхмәтҗановны искә алдык. Илдус Әхмәтҗанов белән...

news_top
«Абый»: Камал театрында Рәшит Әхмәтҗановны искә алдык. Илдус Әхмәтҗанов белән...
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ» ​

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мәшһүр шагыйрь Рәшит Әхмәтҗановның тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль спектакль күрсәтте. Ни өчен Язучылар берлегенә үзенең берәр залын һәм артистларын биреп кенә «котылмаган» дисәгез, ни өчен театрның кичәләр үткәрү буенча зур профессионалына әверелгән режиссер һәм актеры Радик Бариевка тапшырып, зур җаваплылык белән үзе алынган дисәгез, Рәшит Әхмәтҗанов - Камал театрының күренекле актеры, аз санлы калып барган аксакалларының берсе Илдус Әхмәтҗановның абыйсы – шуңа да «Абый» дип аталган затлы шигърият кичәсен намус эше дип санап, зурдан кубып алынуы бик табигый.

Күренекле шагыйрь, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты Рәшит Хәниф улы Әхмәтҗанов 1941 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасының Баулы районы Татар Кандызы авылында туа. 1995 елның 7 гыйнварында шагыйрь бакый дөньяга күчә. Рәшит Әхмәтҗанов иҗаты – татар милләте, тел язмышы, дин язмышы өчен борчылган, милләтнең үткәне һәм киләчәген йөрәге аша уздырып, халыкның үзаңын уяту омтылышы белән сугарылган көрәш поэзиясе.

«Абый» әдәби-музыкаль спектакле өчен театрның Универсаль залы сайланган. Шигырь тыңлар өчен шәп зал икән, фотограф өчен әлләни уңайлы булмаса да – караңгы. Ә менә акустикасы шәп – артист теленнән очып чыккан һәр аваз юлда югалмыйча тамашычының колак яфракларын иркәләп узып, бәгыренә барып урнаша ала.

Сәхнәдә шигырь укыячак артистлар өчен өй уңайлылыгы тудырылган: алар диванда, кәнәфиләрдә утырганнар. Бу – Камал театрының хатирәләргә кагылышлы кичәләре өчен традицион бизәлеш – театрның күренекле актрисасы Наилә Гәрәеваны искә алу кичәсе дә шундыйрак бизәлештә дип хәтердә калган. Хәтерне яңарту өчен куела торган диван булып хәтергә сеңә торган диван, диярсең.

Экранда шагыйрь фоторәсемнәре һәм видеосы – аклы-каралы тарихи фотолар, видеолар. Вафатына да 30 ел булган шагыйрьдән профессиональ фотолар кала икән – чөнки һәр кеше телефоны белән черт-черт бертуктаусыз төшереп йөри торган заман түгел иде.

Сәхнәдә төп артист – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов. Ул шулай ук экранда да. Сәхнәдән ул башка артистлар – Искәндәр Хәйруллин, Алмаз Сабирҗанов, Илнур Закиров, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Алсу Каюмова белән абыйсының шигырьләрен укыса, экраннан абыйсы турында сөйли. Рәшит Әхмәтҗановның башта төзүче профессиясен сайлап, ташчы булып эшләве, әнисен бик яратып аның турында егермедән артык шигырь язуы, иҗаты һәм бакыйлыкка күчкән мизгелләре турында сөйләде. Илдус Әхмәтҗановның хатирәләре Рәшит Әхмәтҗановның шигырьләре һәм җырлары белән чиратлашып барды. Җырларны Әсхәт Хисмәтов, Олег Фазылҗанов, Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин, Ләйсән Рәхимова, Рәйхан Габдуллина, Алмаз Борһанов, Айгөл Гардисламова, Гадел Равилов башкарды.

Безнең бүгенге популяр артистларыбыз ремейк ясап астын өскә китереп бетермәгән күпме матур җыры бар икән Рәшит абыйның – тыңлап туярлык түгел. Олег Фазылҗанов башкарган «Син илдә бер генә, син җирдә бер генә, син шуны белмисең, үзең дә әлегә» дигән җыры кичәдән бирле колакта йөри.

Кичәнең, дөресрәге, әдәби-музыкаль спектакльнең сценарий авторы – Лилия Гыйбадуллина. Режиссер – әйткәнемчә, Радик Бариев. Икесе дә Тукай премиясе лауреатлары.

Зал тулы иде: өлкән буын тамашачы – аның бер өлеше Рәшит Әхмәтҗановны белгән тамашачы булгандыр, әлбәттә. Өлкән буын язучыларга билетлар килеп җитмәгән ди, билетсызлыкны үтеп Зиннур Мансуров кына килеп җитә алган иде.

Шунысы хак - мондый кичәләр кирәк әле.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 10 октябрь 2026
    Исемсез
    Иң хөрмәтле, яраткан, милләтебезнең йөзек кашыдай тугры журналисты РУЗИЛӘ! Әлеге язмагызны сөенә- сөенә укыдык. Аллаһы тәгаләнең рәхмәтләре генә яусын Сезгә! Илдус абыйның, туганнарыбызның да рәхмәтләрен кабул итеп алыгыз!🌷🌷🌷🌷🌷🌷🌷
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар