«Әбугалисина»: татар курчак театры беренче чиста марионеткалар спектакле чыгарды
«Әкият» курчак театры 5 ел эчендә унынчы татарча спектаклен чыгарды. 5 ел эчендә! Ягъни, 1 елга 2 спектакль, дигән сүз. Монда театрны Илгиз Зәйниев җитәкли башлагач, «Әлфия»дән башлап «Әбугалисина»га кадәр чыккан спектакльләр турында сүз бара. Дөрес, унынчысын чыгарганда, ул инде Камал театрының директоры итеп билгеләнгән иде. Әмма ул «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе булып кала бирә – моны «Интертат»ка үзе дә раслады.
Татарстанда һәм татар дөньясында киң җәмәгатьчелек Каюм Насыйриның 200 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, Каюм Насыйри сурәте белән акча басылудан башлап, китапханә – музей – мәктәпләрдә байтак чаралар узды. Ә менә шулар арасында бер кулланылышлы гына булмыйча, репертуарга кертелеп, тамашачыга кат-кат күрсәтә алырдай сәнгать әсәрләренә килгәндә, «Апуш» студиясенең һәм «Әкият» курчак театрының «Әбугалисина» спектакльләре турында гына әйтә алабыз.
«Апуш» студиясенең яңартылган спектакле балалар башкаруында мюзикл жанрындагы кызыклы әсәр булса, «Әкият» курчак театрында ул, әлбәттә, курчак спектакле иде, иң кызыгы – «Әкият» курчак театрында бу беренче чиста марионеткалар спектакле.
Спектакльнең визуаль ягыннан башлыйм – куючы рәссам Сергей Рябинин гаҗәеп курчаклар ясаган, темага туры килгән искиткеч декорацияләр корган. Каюм Насыйри курчагы – чын затлы татар карты инде менә!
Бу спектакльдә бер артистны да күрмибез, алар ширма артыннан җепкә эленгән курчаклар белән идарә итәләр. Шулай да Каюм Насыйриның театрның татар труппасында иң өлкән артист, Татарстанның халык артисты Ришат Гыйздәтуллин тавышы белән сөйләвен ишетәбез. Әбугалисина белән Әбелхарис театрның «Алтын битлек»ле артисты Дилүс Хуҗахмәтов тавышы белән сөйләшә. Хәлвәфрүш – Нияз Садыйков, Патша кызы – Ләйсән Миңнәхмәтова, Патша – Татарстанның халык артисты Юрий Чуктиев һәм башкалар.
Спектакль музыкаль. Композитор Йосыф Бикчәнтәев музыкасы халыкчан да, Шәрык җиле дә исеп китә кебек.
«Борын-борын заманда Бохара шәһәре янындагы Шәҗегъ дигән авылда бер ир белән хатын яшиләр иде. Алар бик тату торалар, матур гына гомер итәләр иде.
Көннәрдән бер көнне боларның игезәк ир балалары туды. Ата белән ана бик шатландылар. Балаларның берсенә – Әбугалисина, икенчесенә Әбелхарис дип исем бирделәр.
Әбугалисина үзенең үткенлеге, зирәклеге белән башка балалардан аерылып тора иде. Әбелхарис, Әбугалисина белән игезәк булса да, бер ата, бер анадан туса да, зирәклек һәм булдыклылык ягыннан туганы шикелле үк түгел иде.
Тагын берничә ел үтеп китте. Әбугалисина зур галим булып җитте...»
Каюм Насыйриның әкияте дә, Илгиз Зәйниевның спектакле дә шулай башлана. Бу – әкият мотивлары буенча авторлык спектакле түгел, биредә Каюм Насыйри сүзе беренчел. Шуңа экран/сәхнә/мәгарәләрнең берсендә Каюм бабай үзе утыра. Ул бер мәгарә/экранда сөйләгән вакыйгалар рәссам ясаган мәгарәләрнең башкаларында җанлана.
Спектакль нәрсә турында? Белемнең көче турында. Белемне изге нияттә куллану кирәклеге турында. Белем дигән зур көчнең хакимнәргә генә түгел, халыкка да хезмәт итәргә тиешлеге турында. Ә тагын? Һәрхәлдә патша кызын төнлә егеткә урлап бирү турында гына түгел бит инде.
Әлбәттә, без монда беренче чиратта тарихи шәхес булган Әбугалисина биографиясен күрмибез. Ул Каюм Насыйрида да юк. Бәлки фольклорга әйләнгән образ турында сүз бара.
Илгиз Зәйниев үзе дә әсәрдә шәрыкчә ребуслар булуын әйтә. Әйе, безнең бүгенге карашка кырыс булып тоелган, сәер булып күренгән әйберләр бар. Әйе, бу – татар әдәбиятындагы иң серле әкиятләрнең берседер, бәлки. Кызык, интернетта актарына башлагач, «Казан утлары» журналы архивыннан 1959 елгы санда бер мәкалә килеп чыкты.
«Әбугалисинаның фольклорга әйләнгән образы турында маҗаралы гаҗәп хикәяләр элек кулъязмаларда, соңыннан басма китап хәлендә бездә иң күп укылган әсәрләр рәтенә кергән. Каюм Насыйри тарафыннан язылганы күптән түгел Г.Лотфи иптәш тарафыннан балалар өчен дә эшкәртелеп чыгарылды. Элекке заманда әкият һәм хыял җимеше булган күп нәрсәләр бу заманда реаль мөмкинлеккә әйләнде. Кешенең белем һәм иҗат көченә, аның чиксез мөмкинлекләренә һәм фәннең тантана сөрәчәгенә гаять нык рәвештә ышанган, шуның аркасында һәртөрле культларга, дини догмаларга, тәкъдир кодрәтенә каршы көрәшкә кергән бөек гуманист кеше образы хәзерге чынбарлык белән реаль бәйләнешен югалтканы юк, киресенчә, бүгенге җир тормышын үз планы буенча төзүче һәм күкләрне яулап алучы, могҗизалы яңа кеше, үзенең элекке әкияттәге хыялый образы булган Әбугалисинаны ирексез рәвештә яңадан искә төшерә», – дип язган журналда Нәкый Исәнбәт, үзенең «Әбугалисина» драмасына сүз башы итеп.
Бүгенге XXI гасыр биеклегеннән караганда, Каюм бабабыз «Әбугалисина» әкияте белән белемнең зур көч булуын һәм аның нәтиҗәләре белән бик уйлап эш итәргә кирәклеге турында да әйтәдер, мөгаен.
Менә шундый уйлаган кешене уйландыра торган, яки матур гына тылсымлы әкият карап кайта торган тамаша.