news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев сөенче ала: «Без бүген өч бала әти-әнисе булдык»

news_top
Әбри Хәбриев сөенче ала: «Без бүген өч бала әти-әнисе булдык»
социаль челтәрләр

Юмор остасы Әбри Хәбриев өченче тапкыр әти булган. Артист куанычы белән уртаклашып:

«Рәсми рәвештә котлый һәм тәбрикли аласыз. 2024 елның 3 гыйнварында, кичке сәгать 7дә без өч бала әтисе һәм әнисе булдык. Әнисенә бик зур рәхмәт. 3 килолы кыз бала алып кайттык.

Без бернинди гендер-патилар ясап тормадык. Һәм тагын бер факт – баланың җенесен белми идек. УЗИларда әйтмәскә куштык. Бүген генә белдек. Без хәзер – өченче бала һәм икенче кыз әти-әнисе. Исем таба алмыйбыз әле, дөресен әйткәндә», – дип сөйләгән социаль челтәрләрендә.

Юмор остасы хатыны Гөлчәчәк белән бер ул һәм кыз тәрбияли.

Әбри Хәбриевның гаиләсен чын күңелдән тәбрик итәбез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар