Юмор остасы Әбри Хәбриев гаиләсендә тиздән тагын бер сабый дөньяга киләчәк. Шул уңайдан Хәбриевлар бик матур фотосессия ясаганнар.
Кадрлар белән артистның тормыш иптәше Гөлчәчәк бүлешә. Ул посты янына күп итеп йөрәк рәсемнәре тезеп чыккан.
Дуслары күркәм гаиләгә котлау сүзләре ирештерә. Гөлчәчәккә сәламәтлек тели, төрле матур комплиментлар яза.