news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әбри Хәбриев бер айлык төпчек кызын күрсәтте

news_top
Әбри Хәбриев бер айлык төпчек кызын күрсәтте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Артист Әбри Хәбриевның (чын исеме – Данияр) өченче тапкыр әти булуын хәбәр иткән идек. Ул бүген 1 ай тулган сабыен күрсәтте: юморчы социаль челтәрдә ике кызының фотосын урнаштырган.

«Апа – сеңел. Апасына бүген 15 яшь. Сеңлесенә – 1 ай. Туган көнең белән, кызым», – дип котлаган ул олы баласын.

Фото: © социаль челтәрдән скриншот

Әбридән тамашачылары кызларның исемнәрен дә сорашкан. Ул зур кызының Камилә булуын, кечкенәсенең Хәлимә исемле икәнен язган.

Нәкъ 1 ай элек: «Без 3 бала әтисе һәм әнисе булдык. Әнисенә бик зур рәхмәт. 3 килолы кыз бала алып кайттык. Без бернинди гендер-патилар ясап тормадык. Һәм тагын бер факт – баланың җенесен белми идек. УЗИларда әйтмәскә куштык. Бүген генә белдек. Без хәзер – өченче бала һәм икенче кыз әти-әнисе. Исем таба алмыйбыз әле, дөресен әйткәндә», – дип, шатлыгы белән уртаклашкан иде ул социаль челтәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар