Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Колагын тиштереп кайткан Гөлназ Сәфәрованы әбисе тетмәсен тетә: «Йолкып алырмын әле»

news_top_970_100
Колагын тиштереп кайткан Гөлназ Сәфәрованы әбисе тетмәсен тетә: «Йолкып алырмын әле»
"Татар-информ" архивы

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрованың әбисеннән дә туры сүзле кеше юктыр бу дөньяда. Әбисе Гөлназның үз-үзен тотышына да, алып бару рәвешенә дә, сәхнә образларына да уйлаганын әйтеп бәя бирә. Бу ялларда әбисе янына кунакка кайткан Гөлназ Сәфәровага тагын әйбәт кенә «эләккән». «40 яшьтә колак тиштермиләр» дип тетмәсен теткән әбисе, мода артыннан куып, пирсинг-конч ясаткан, ягъни колак эчен тиштереп кайткан Гөлназ Сәфәрованың. Алып баручы тәнкыйть утына тотылган мизгелләре белән сториста да уртаклаша.

Әбисе: «Шундый кеше буламыни, бар».

Гөлназ: «Нигә? Колакны тиштерергә ярамыймыни? Матур бит».

Әбисе: «Гөлназ, җаным, 40 яшьлек хатынга түгел».

Гөлназ: «Әби, миңа 40 яшь түгел бит әле».

Әбисе: «Бар, башымны катырып утырма. Нигә Айсылу эшләми дә, син генә эшлисең? Аның белән генә матур булып булмый. Утырма ачуымны китереп, йолкып алырмын әле».

Гөлназ: «Менә кара әле».

Әбисе: «Карамыйм, кеше көлә торгандыр «бу картайган көнендә авышкан» дип. Моны кем күрә соң?»

Гөлназ: «Бөтен кеше күрә. Ул бит ялтыр-йолтыр итеп тора».

Әбисе: «Бар әле, могҗиза! Кеше көлдереп утырма әле. Сиңа хәзер кызыга торган кеше юк инде, ирең бар. Кит, яздыртма», – дип ачуланган ул аны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100