Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Сәфәрованың ТМТВ премиясе тантанасына кигән күлмәкләрен әбисе дә ошатмаган

Алып баручы әлеге чарага ике образ сайлаган.

news_top_970_100
Гөлназ Сәфәрованың ТМТВ премиясе тантанасына кигән күлмәкләрен әбисе дә ошатмаган
https://www.instagram.com/saffarka/

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова ТМТВ премиясе тантанасында озын һәм кыска күлмәк киеп чыкты.

Кыска күлмәкне инстачылар да ошатмаган, ә Гөлназның әбисе ике күлмәген дә ошатмаган. Ә үзе исә фотоларын күргәннән соң «ябыгырга кирәк» дигән фикергә килгән.

Ул кыска күлмәктән сәхнәгә чыгып барган видеосын куйган. Беренче булып Данир Сабиров комментарий калдырган: «Исән йөр, бәбкәм, операторыңа Ходай түземлек бирсен».

Инстачылар да күлмәкнең бик кыска булуын һәм матур да булмавын язган.

«Мин Волгоградта булып кайттым. Андагы татарлар: «Сез бит башкалада яшисез, сез үрнәк күрсәтергә тиеш», - диләр. Бигрәк тә киемнәрегезгә карап исләре китә. Сезнең дә күлмәгегез кыска ич инде. Үзегез сизмәдегезмени соң? Сәхнә өстә, халык аста утыра. Ничек уйлыйсыз, җаный?";

«Күлмәгегезнең арты ярыйсы, алды кыска бит инде»;

«Бигрәк ямьсез, салып ат бу күлмәгеңне», — дип язып калдырганнар виртуаль дуслары.

Гөлназның икенче күлмәген ошатучылар күп, әмма әбисе анысын да ошатмаган.

«Әби белән килешәм. Берсе кыска, икенчесе ачык, әмма икесе дә килешә»;

«Әби әйтсә, чын дөресен өйтә, чөнки ул синең үзеңнең әбиең», - дип язганнар.

«Күпме күз карый бит сезгә. Әбиегезнең балама күз тимәсен дип кенә әйткән сүзе булгандыр! Нинди кием киеп чыксагыз да, сез сәхнәнең бизәге», — дип тынычландырган бер инстачы.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100