news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әби булырга әзерләнә идем – Аллаһтан үземә сигезенче бала бүләк булды»

«Минем эшем – әни булу», – ди сигез балага гомер бүләк иткән Гөлшат Шәмсетдинова. 42 яшендә ул сигезенче баласы – Хәятен алып кайткан. Кызчык 22 ноябрьдә дөньяга аваз сала. Дүрт малай һәм дүрт кызлы булган әти-әнине РКБ бала тудыру йортыннан тантаналы төстә өйләренә – Түбән Камага озаттылар.

news_top
«Әби булырга әзерләнә идем – Аллаһтан үземә сигезенче бала бүләк булды»
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Күп балалы гаиләне котларга Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан һәм Түбән Кама администрациясеннән килделәр.

Шәмсетдиновларның иң олы кызлары Җәмиләгә тиздән 22 яшь тула, ә 20 яшьлек Самирә инде онык та бүләк иткән. Ибраһим исемле олы уллары Уфадагы М.Солтанова исемендәге Ислам көллиятендә белем ала. Әдилә белән Исмәгыйль мәктәптә укый, ә Усман белән Кәрим балалар бакчасына йөри.

Уку елы дәвамында балалар мәктәпкә һәм бакчага йөри алсын өчен, гаилә Түбән Камада яши, ә ялларга һәм каникул вакытында Кызыл Яр авылындагы үз йортларына кайта икән. Гаилә башлыгы Кама сәнәгать җиһазлары заводында машина йөртүче булып эшли, ә әни кеше үзен тулысынча йорт эшләренә һәм балалар тәрбияләүгә багышлаган.

Түбән Кама шәһәре хакимияте исеменнән гаиләгә көнкүреш кирәк-яраклары җыелмасы бүләк иттеләр, шулай ук күп балалы гаилә таныклыгын тапшырдылар. «Балаларыгыз тормышын һәрвакыт маяк кебек яктыртып торыгыз. Ничә яшьтә булсак та, әни янда булса, без бала булып калабыз. Балаларыгыз сезне сөендереп яшәсен!» – дигән теләктә калды Түбән Кама җитәкчелеге вәкиле.

«Ничә яшьтә булсак та, Әни янда булса, без бала булып калабыз»

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Моны Аллаһ бөтен кешегә бирми»

«Күңелдә бик зур бәхет хисе. Әлхәмделилләһ, Аллаһка шөкер, шулкадәр бала бирүенә мин бик шат. Моны Аллаһ бөтен кешегә бирми. Барысы да исән-сау, сәламәт. Шушы бала тудыру йорты хезмәткәрләренә дә ярдәмнәре өчен бик зур рәхмәт. Аллаһ барысына игелек бирсен. Эшләре бик җитди, мөһим», – ди 46 яшьлек гаилә башлыгы.

Үзе әйтүенчә, яшь чагында бу кадәр күп бала әтисе булу уе булмаган да. «Аллаһ ничек язган, шулай бара. Балалар арткан саен, билгеле, әти-әнигә мәшәкатьләре дә арта инде. Ләкин без ризыгы да бала белән бергә килүен белергә тиешбез. Сабыр итсәк, бу әйберне җитди итеп кабул итсәк, Аллаһ җиңеләйтә», – ди Марат Шәмсетдинов.

Марат Шәмсетдинов: «Күңелдә бик зур бәхет хисе. Әлхәмделилләһ, Аллаһка шөкер, шулкадәр бала бирүенә бик шатмын. Моны Аллаһ бөтен кешегә бирми»

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Ә үзе кулындагы нарасыеннан күзен ала алмый. Шатлыгы тулып ашканы әллә каян күренә, кызыксынып үрелгән кечерәк балаларына иелеп, сабыйны да күрсәтеп алды. Һәркайсының яңа сеңелкәшен күрәсе килә. «Хәзер, яшь баргач, бөтенләй икенче төрле кабул итәсең, җаваплылыкны күбрәк тоясың. Баланың сәламәт булып тууы үзе зур бәхет», – ди әти кеше.

Ә исемгә килгәндә, Хәят икесенә дә бик ошаган. «Мәгънәсе дә, яңгырашы да бик матур», – диләр Гөлшат белән Марат.

«Олы яшьтә бала тапкач, һәр имезүнең тәмен тоясың»

Гөлшат Шәмсетдинова үзенә бала табарга ярдәм иткән табибларга рәхмәтен әйтте. «Сез – бик игътибарлы, кайгыртучан кешеләр. Барыгызга да бик зур рәхмәт!» – дип рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мин әби булырга җыена идем инде. Икенче кызым шул хәбәр белән сөендергән иде. Ә Аллаһ миңа да көтмәгәндә шундый бүләк бирде. Бу һәркемгә бирелми, Аллаһның рәхмәте белән тагын бер кат шушы татлы хисне тою насыйп булды. Яңа гомергә сәбәпче булуыңны белү – бик рәхәт хис.

Олы кызларым миңа инде иптәш кызларым сыман. Хастаханәгә кергәндә дә, аларның таянычы зур булды. Көн саен язып тордылар. Бала табу һәр хатын-кызны үзгәртә. Икенче кызым да, өч ай элек бала тапкач ачылып китте, үзгәрде. Оныгыбыз Хәнифәбезне – энҗе бөртегебезне бик яратабыз. Әни һәм әби булу – икесе ике төрле хис икән. Бала баласы балдан татлы диләр бит, чыннан да бик кадерле була икән. Кызымны да, оныгымны да бергә үстерәчәкбез, Аллаһ боерса.

Олы яшьтә бала табу тагын да тәмлерәк, аңлау хисе тирәнрәк, һәр имезүнең тәмен тоясың. Дөрес, күп бала анасы булырмын дип уйлап та караганым булмады. Без гаиләдә абый белән икәү генә. Әни яшьли үлде. Зур гаилә булса, тормышта җиңелрәк булыр иде, дип еш кына уйлый идем инде анысы. Туганнар күп булса, җиңелрәк бит, – дип уртаклашты «Интертат» хәбәрчесе белән Гөлшат Шәмсетдинова.

Гөлшат Шәмсетдинова: «Аллаһның рәхмәте белән тагын бер кат шушы татлы хисне тою насыйп булды. Яңа гомергә сәбәпче булуыңны белү – бик рәхәт хис»

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Бала үстергәндә, бик күп хикмәт һәм сабырлык кирәк»

Балалар арасында туганчыллык тәрбияләүгә бик зур игътибар бирә ана. «Олылары бәләкәйләрен бик сагына. Олы малай Уфада укый, ул энекәшләре, сеңелкәшләре турында гел сорашып тора», – ди ул.

Гөлшатның күп бала алып кайтырга куркучыларга киңәше дә бар. «Рухи байлыкны кайгыртырга кирәк. Күңелең тыныч булса, барысы да була. Моны Аллаһ Тәгалә хикмәте дип кабул итәргә кирәк. Гомумән, бала үстергәндә, бик күп хикмәт һәм сабырлык кирәк», – ди ул.

Олы яшьтә һәм яшьрәк чакта бала табуның организмга тәэсире ягыннан аермасы булса да, Гөлшат ханым күп бала тапкан ханымнарда җаваплылык та күбрәк булуын билгеләп узды. «Син инде тәҗрибәле, нинди витаминнар кирәген, нинди тикшеренүләр үтәсен дә аңлыйсың, табибның бөтен күрсәтмәләрен үтәргә тырышасың», – диде.

«Миңа тиздән 22 яшь, тагын бер нәни сеңлем тууына күңел һаман ышана алмый. Бик сөендек», – ди гаиләдәге иң олы бала Җәмилә. Котлап чыгыш ясаучыларны тыңлаганда, Адилә дә шатлыгыннан күз яшьләрен тыя алмады.

РКБның бала тудыру йортында елына 8 мең бала туа

РКБ перинаталь үзәге җитәкчесе Нигина Әхмәдуллина бала тудыру йортында елына 8 мең бала тууын әйтте. «Бездә, нигездә, ниндидер куркыныч янаган, ягъни риск төркемендә булган пациентлар. Күп балалылар һаман арта баруын күзәтәбез, без аларны кабул итәргә бик шат. Без әниләрнең бөтен үтенечен исәпкә алырга тырышабыз. Ире белән бергә бәби табарга теләүчеләр булса, аларга да рөхсәт бирәбез. Хатын-кыз табиб бригадасын сораган әниләрнең дә гозерен какмыйбыз», – диде ул.

«Күп балалылар артуы безне куандыра. 40 яшьтән узып та бәбиләргә килүчеләр бар. Без инде андыйларга аеруча игътибарлы, аларны кан китүләр һәм башка өзлегүләрдән саклыйбыз. Бала табарга курыкмасыннар. Бездә бөтен шартлар бар. Бик зур шатлык бит ул. Хатын-кызның бөтен матурлыгы – әни булуда! Бәхетле булсыннар!» – дигән теләктә калды бала тудыру йортының баш акушеркасы Зөлфия Әхмәтшина.

  • Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, Татарстанда 59 229 күп балалы гаилә яши. Аларда барлыгы 189 244 бала тәрбияләнә.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар