Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәберләнгән хатын-кызлар тарихы: «Кыйнамаса, тезләнергә дә туры килмәячәк»

Кияүдән кайткан хатын-кызларга халык гаепләп карарга мөмкин. «Кешедән яхшы түгел», «Кеше нәрсә әйтер?» дип уйлап, кайбер хатын-кызлар үз ире тарафыннан җәберләнеп яши. Гаиләдә туктаусыз сүз куерту, кул күтәрү, кычкырышулар булса да, хатын-кыз түзә һәм башкаларга бу хакта белдермәскә тырыша.

news_top_970_100
Җәберләнгән хатын-кызлар тарихы: «Кыйнамаса, тезләнергә дә туры килмәячәк»
https://ru.freepik.com

Ирләр генә түгел, хатын-кызлар да ике тапкыр яшәми. Шуңа күрә, тормышы тыныч булсын өчен, һәрбер җәберләнгән хатын-кыз көрәшергә тиеш. Моның өчен яныңдагы кешең абьюзер булуын вакытында аңларга кирәк. Моны ачыклауда безгә үзмәшгуль психолог Лия Шаһабетдинова ярдәм итте. 

  • Абьюзер – тәнкыйтьне, гаепләүне, манипуляцияне, ә кайвакыт физик көчне башка кешеләрне контрольдә тоту максатында куллана торган кеше. Абьюзер синең туганың, дустың, хезмәттәшең, сөеклең, хәтта янәшәңдәге күршең дә булырга мөмкин. Ир-атлар да, хатын-кызлар да абьюзерлар була ала. Әгәр аңа кешенең хәленә керә белү һәм кызгану хисе хас булса, ул абьюзер була алмый.

Психолог: «Ирләр үзеннән көчсезрәкләрдән өстенлек итәргә ярата»

Психолог Лия Шаһабетдинова сүзләренчә, балага агрессия һәм рәхимсезлек генетик яктан күчәргә мөмкин. «Әмма шулай да баланың нинди гаиләдә тәрбияләнүе зур роль уйный. Бигрәк тә 5-7 яшькә кадәр. Мәсәлән, психопатия тумыштан да, тормыштан да булырга мөмкин. Тумыштан килгән дефектларны коррекцияләп була. Ата-ана тәрбиясе, дин, милли үзенчәлекләр, мәдәният, гореф-гадәтләр – барысы да кешенең холкы формалашуда зур роль уйный», – диде Лия Шаһабетдинова.

Психолог безгә ир-ат һәм хатын-кыз абьюзының бер-берсеннән аерылуын әйтте. Аларның тактикасы төрле була.

«Озак вакыт бу темага ир-атлар турында гына сөйлиләр иде, тик хатын-кызлар арасында да абьюзерлар аз түгел. Хатын-кызлар абьюзы манипулятив һәм психологик. Бу даими чагыштырулар, бәйләнүләр, кеше алдында кимсетүләр, бәяне төшерүләрдә күренә. Шулай ук хатын-кызлар озак вакыт җенси мөнәсәбәткә керүдән тыелып тору яисә ир-атның мөмкинлекләреннән көлүне кулланалар. Кызлар юк-барга үпкәләп, үз дигәненә ирешә ала. Хатын-кыз ир-атка караганда ешрак үз спектакленә «тамашачы эзли». Аларга мөнәсәбәтне кеше алдында ачыкларга кирәк. Ирләр ешрак физик йогынты, контроль, гамәлләр иреген чикләү, тавыш күтәрү белән эш итә. Алар үзләреннән көчсез булганнардан өстенлек итәргә ярата», – диде ул.

«Кешенең үзгәрәчәгенә ышану – вакытны бушка уздыру»

Лия Шаһабединова абьюзерны үзгәртеп булмаганын әйтте. «Бу – бик авыр, озак һәм кыйммәтле процесс. Кеше үз алдына бик зур максат куйса гына үзгәрә алачак. Партнерыгыз үзгәрәчәгенә ышанып утырырга кирәк түгел. Бу – вакытны бушка уздыру. Әгәр сез үзегездә абьюзер билгеләрен күрсәгез, бу турыда әйбәтләп уйланырга кирәк. Специалистка бу турыда мөрәҗәгать итеп, аның асылына төшенергә кирәк», – диде ул.

Психолог эмоциональ көчләүгә нәрсә кергәнен әйтте. Бу:

  • кешенең һәр адымын контрольдә тоту, тикшерү;
  • даими тәнкыйтьләү;
  • кешегә дуслары белән күрешергә рөхсәт итмәү;
  • изоляцияләү;
  • тыңламаса, җәнҗал чыгару;
  • даими хыянәттә гаепләү;
  • көнләү;
  • кешене, аның теләгеннән башка, үз максатларыңа ирешүдә куллану;
  • оялырга мәҗбүр итү;
  • ташлап китү белән янау;
  • урынсыз мыскыллау;
  • сөйләшмәү (кеше белән аралашудан баш тартып, аны гаепне танырга мәҗбүр итү) һ.б.

Белгеч сүзләренчә, билгеләр күп булырга мөмкин, тик, абьюзер белән аралашу нәтиҗәсендә, сез үзегезне ахмак эгоист итеп хис итәчәксез.

Психологтан киңәшләр

  • Үз өстегездә эшләгез. Абьюзерлар беркайчан да үзенә тиңнәрне сайламый. Ул аңа кызык түгел. Шуңа күрә «үткенлек» сыйфатын булдырырга тырышырга кирәк.
  • Үз-үзегезне гаепләмәгез. Әлеге кеше белән авыр мөнәсәбәттә булуда сез гаепле түгел, ул сезгә ничек кенә киресен исбатларга тырышса да.
  • Мондый кеше кайчан да булса үзгәрер дип өметләнмәгез.
  • Мондый кешеләр белән аралашуны туктатыгыз. Еш кына ата-аналар яки башка туганнар да абьюзер булырга мөмкин, шуңа күрә алар белән элемтәне өзеп булмавы ихтимал. 
  • Үз максатыгыз турында гына уйлагыз, кешегә «юк» дияргә өйрәнегез.
  • Абьюзер белән элемтәгә кергәннән соң үз-үзегезне мактарга онытмагыз. Кирәк икән, ярдәм сорап, психологка мөрәҗәгать итә аласыз.
  • Физик характердагы теләсә нинди көчләү гамәлләре кичекмәстән туктатылырга тиеш. Сезгә шунда ук хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кызганычка, физик көч куллануга юл куелган хәлләр кабатлана һәм еш кына фаҗигале тәмамлана. Үзегезне саклагыз!

«Бер кеше икенчесенә буйсына икән, димәк, ул – кол»

Абьюзер тарафыннан җәберләнгән хатын-кызлар байтак. Шуларның берничәсе үз язмышы турында сөйләде.

«Болгар кызлары» солисткасы Айгөл Зәйнуллина үз тәҗрибәсеннән уртаклашты.

Тимур (элеккеге ире – ред.) минем җырлавыма каршы иде. Мин бер елга сәхнәне калдырырга мәҗбүр булдым. Әмма беркөнне шуны аңладым: биш яшьтән бирле музыкага өйрәндем, әнием мине укытуга күп көч куйды, сәламәтлеген, акчасын түкте, ә мин гаиләгә җитәрлек күләмдә акча да алып кайтмаган ирне тыңларга тиешме? Без минем акчага яшәдек. Мин аңа, сәхнәдә чыгыш ясарга телим, дигән фикеремне җиткердем. Тик менә шуннан соң безнең арада җәнҗаллар башланды.

Мин – табигатем белән аралашучан кеше, гел кеше арасында булырга өйрәнгән. Ул мине алардан мәхрүм иткәч, үз гомеремне яшәмим сыман хис иттем. 

Кул күтәргәннән соң, ул, тезләнеп, гафу үтенә иде. Башка бу кабатланмас, дип сүз бирде. Ышанмагыз! Бер тапкыр суккан – 20 тапкыр да сугачак. Бу – кешенең канында булса, аны үзгәртеп булмый. Хәтта балалар өчен көрәш барганда да сукканы булды. Судлашып беттек.

Минем өчен, абьюзер – ул психик яктан сәламәт булмаган, адекват булмаган кеше. Ул кеше башкаларга нәфрәт белән карый. Шул ук вакытта, абьюзер – бик яхшы психолог. Ул үзенә корбан табып, аны мәсхәрәли башлый. Бу – аңлатып бетергесез хәл. Ул һәрвакыт сине гаепле итеп калдыра. Мондый кешегә һәрвакыт нәрсәдер исбатларга, үзеңне якларга, хаклыгыңны аңлатырга туры килә. Мин андый адымга бармадым, дип акланырга кирәк.

Уйлавымча, абьюзерлык балачактан килә. Алар икенче кеше хисабына үз-үзләрендә ышаныч булдыра һәм үзләрен җиңүче итеп хис итә. Хатын-кызга мондый очракта качарга кирәк. Абьюзерлар үзгәрми. Барысы да бер сценарий буенча кабатланачак. Башта абьюзерны тануы авыр, чөнки алар хатын-кызга илтифат күрсәтә, бик матур сүзләр белән колакны иркәли. Син инде башыңны югалтып гашыйк буласың да, бу кешенең эчке дөньясы нәрсә белән тулганны күз алдына да китермисең.

Син аны йөрәгеңә керткәч, хисләр барлыкка килгәч кенә, ул сиңа ачыла башлый. Аннары ул дусларың белән аралашырга, әти-әниең белән күрешергә ирек бирмәячәк. Ә үз фикереңне белдерсәң, тавыш кубачак. Минем очракта, бу – иремнең миңа кул күтәрүе иде. Бу мөнәсәбәтләрдән читләшү, үз-үзеңдә нәрсәдер үзгәртергә көч табуы бик авыр. Берәү дә хатын-кызга карата мондый гамәлләр кылырга хаклы түгел. Без барыбыз да шәхесләр һәм бер-беребезне хөрмәт итәргә тиеш. Очрашуга кадәр кеше нәрсә белән шөгыльләнгән, шуны дәвам итәргә хокуклы. 

Әгәр үзара мөнәсәбәттә бер кеше икенчесенә буйсына икән, димәк, ул – кол. Аның буш вакыты, иреге, гамәле, фикере юк, дигән сүз. Бу яшәү түгел, кабатлап әйтәм, бу – коллык, – диде Айгөл.

 

Фото: © Айгөл Зәйнуллинаның шәхси архивыннан алынды

Татарстанның атказанган артисты Алинә Сафиуллинаның элеккеге ире турында исенә төшерәсе дә килмәде. Тик «абьюзер» төшенчәсе турында сөйләргә ризалашты.

Безнен менталитет шундый ич инде: хатын-кыз гомер буе түзгән. Син дә түзәргә тиеш, диләр. Ни булса да, ир-ат түгел, хатын-кыз гаепле дип, апаңнар бер-берсен чукып бетерә. Тапшырулар, психологик видеолар караганым бар аның турында.

Гади генә әйткәндә, абьюзер сине бөтен яклап әкренләп кыса башлый. Аңа кадәр ирешкән уңышларыңны, бер тиенгә дә тормый дип, юкка чыгара башлый. Ышан миңа, барысын да үзем эшлим, ди. Башы шулай башлана да, инде килеп капкач, катырак формада «аңлата», – дип сөйләде ул.

Әлеге темага тагын берничә хатын-кызның тарихын тәкъдим итәм.

«Син хәзер миннән башка кемгә кирәк инде?»

Алинә, 18 яшь, Казан:

Без Рамил белән кич утырганда таныштык. Ул күрше авылдан дуслары белән кызлар янына килә иде. Үзен шаян, кызыклар сөйли торган егет буларак күрсәтте. Кызлар белән матур итеп сөйләшә белә иде. Без ике атнадан соң очрашып йөри башладык. Ул минем озын чәчләргә соклана иде. Күрешкән саен комплиментлар ясады, чәчләрем белән уйнады. Кыскасы, башымнан сыйпап кына торды.

Җәй беткәч, без Казанга укырга киттек. Белмим, шәһәрнең хлорлы суы ярамадымы, чәчләрем нык коела башлады. Шуңа күрә миңа аларны кыскартырга туры килде. Әйтерсең, чәчләрем белән бергә Рамилнең миңа карата булган җылы мөнәсәбәтен дә кыскарттым.

Тора-бара, аның көлке сөйләүләре мине кимсетүгә әйләнеп калды. Ул минем тазарганыма, бетчә чыкканга, бөкрәеп утырганга гел кисәтү ясый иде. Аннары «син хәзер миннән башка кемгә кирәк инде» дияргә тотынды. Аның һәрбер сүзеннән соң кәефем кырылды, үз-үземә ошамый башладым. Мин чыннан да берара үземне ямьсез итеп тойдым. Аннары мин аны югалтырга курыктым. Ә ул мине ташласа? Мин аңа ошамый башласам? Кем миңа карасын?

Хәзер генә үземнең нык ялгышканымны аңлыйм. Унсигез яшьлек кызга ничек алай дип әйтү дөрес булсын инде? Бу бит – манипуляция. Аның фикеренчә, мин аны Аллаһ урынына күреп, аңа табынып утырырга тиеш булганмын. Юк, ябышып ятмадым. Абыема сөйләдем дә, ул аны башка миңа якын китермәде.

Көнләшү – чирнең бер төре

Динара, 22 яшь, Минзәлә:

Наил белән күптән түгел генә араларны өздек. Аның көнчелеге тәмам тәңкәмә тиде. Көнләргә сәбәпне аңа беркайчан да биргәнем булмады. Буш урында шикләнә башлый да дөньяның астын өскә китерә. Наил – бик кызу канлы. «Күрсәт телефоныңны!», «Кем белән язышасың?», «Парольләреңне миңа бир!» дигән сүзләр белән аптыратып бетерде. Җиңелчә көнләшү – ул бер-береңә карата битараф булмауны аңлата. Ә кирәгеннән артыгын кылану – чирнең бер төре ул. Сөйгән ярыңа ышанмыйсың икән, нигә аның белән йөрергә? Һаман саен акланырга туры килгәч, ул кешедән күңел кайта икән.

«Һәр ошатмаган сүз өчен битемә суга»

Лена, 24 яшь, Яр Чаллы:

Мин икенче тапкыр кияүдә һәм бик бәхетле. Дөрес, адекват кеше белән гомер итәм. Үз вакытында абьюзерны ташлавым белән әле дә горурланам. Аның белән мин нәрсә генә күрмәдем инде. Күпме нервымны бетердем!

Без Рәзил белән 16 яшьтә йөри башладык. Бала-чагалар инде, беләм. Ул вакытның үз романтикасы бар. Чәчәкләре дә, кәнфитләре дә, кинога барулары да, җитәкләшеп, паркта йөрүләре дә булды. Зарланмыйм. Яшь барган саен, мин психологик яктан Рәзилне узып китүемне тоя башладым. Әйтерсең, ул әле һаман бәләкәй малай. Минем дөньяга караш үзгәрде, киләчәккә планнар да төзим шунда. Ә ул шул ноутбугында «танклар»ын уйнап утыра. Мин аңа барысын да әйтеп карадым. Әмма бу аны ачуын гына чыгарды. «Минем көненә бер үзем теләгән әйбер белән шөгыльләнергә хакым юк мәллә?» – дия иде.

Ә кызларның сүзләренә колак салмагач, ул нишли? Егетнең башына тукый башлый. «Кайчан була? Кайчан бетә? Нигә алай? Нигә болай?» Менә шул бәйләнчеклегем аркасында, битемә берне кундырды да инде. Ул башта сукканын аңламады да. Миннән күзен алмыйча, катып калды. Бу хәлдән соң тезләнә-тезләнә гафу сорады. Чыгып, чәчәкләр алып керде. Ә аннан...

Мин аңа әйткән һәр ошатмаган сүз өчен, җавап итеп, битемә суга башлады. Аннары янәдән шул ук тезләнүләр, елаулар... күпме булганын санарга кулдагы бармаклар җитмәс. Нишләп ул ирләр аңламый икән: кыйнамаса, тезләнергә дә туры килмәячәк бит!

«Бала белән мин кемгә кирәк булыйм?»

Сәрия, 50 яшь (районын язмаска сорады):

Ирем белән 25 елдан артык тордык. Узган елны ул эчеп үлде. Кызгану хисе юк миндә, күзләреңне яшермәсәң дә була. Миңа гомер буе нинди мөнәсәбәт булганын күрсәң, синең дә исең китмәс иде.

Әлеге битарафлылык хисе миндә гомер буе чыныкты. Мин үземне янәдән туган шикелле хис итәм. Чияне корыган ботакларыннан арындыралар бит әле? (көлә)

Кәрим белән мине әти-әниләр таныштырды. Ул агроном булып эшли иде. Эштән соң, туры өйгә кайтмыйча, иптәшләре белән эчеп йөрде. Исерекләр сөйләгән сүзләрне тыңлап кайта да мине хыянәттә гаепли. «Мин эштә булганда кем белән идең?! Ялгыш кына сүз таралсын, икегезне дә үтерәм, аннары үзем дә асылынам!» – дип котырды. Минем ничек хурланганымны белсәгез! Төне буе рәнҗеп елый идем. Йөкле килеш тә, миңа гаеп ягарга тырышты. Баланы алдырып, аерылышу дәрәҗәсенә җиткән идем! Әмма ул моңа юл куймады. Минем каршыда күз яшьләре белән елады. «Мин үзгәрәчәкмен! Эчүемне дә ташлыйм», – дип вәгъдә бирде. Ә мин аның үзгәрәчәгенә ышандым.

Яшьлек хатасы шушы була инде. Кәрим тагын да күбрәк эчә башлады. Бала тугач, мин үземне аңа бәйле хис иттем. Кая барыйм инде мин баланы күтәреп? Кемгә кирәк инде мин хәзер?

Берьюлы бала белән икәү шәһәргә поликлиникага барган идек. Кире кайтканда, безнең авыл егетенә утырып кайттык. Берәүләр моны иремә җиткергән. Ул эшеннән очына-очына кайтып, бала алдында битемә сукты. Мин, гөрселдәп, холодильник буена килеп төштем. Ул хәтта шуның өчен гафу да үтенмәде! Мин чын күңелемнән аны күралмадым. Ә аерылып, яңа тормыш башларга батырчылыгым җитмәде… Яшьләр акыллырак булсын иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100