Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әҗәл тарткан»: Оренбургтан Габитовлар гаиләсе сәяхәт вакытында тарлавыкка төшеп үлгән

Оренбургтан Габитовлар гаиләсе машина белән Дагыстанда Цолотль тарлавыгына (Цолотлинский каньон) төшеп киткән. Машинада Рөстәм, Әлфинә Габитовлар һәм ике бала барган. Дүртесе дә һәлак.

news_top_970_100
«Әҗәл тарткан»: Оренбургтан Габитовлар гаиләсе сәяхәт вакытында тарлавыкка төшеп үлгән

Интернетта таралаган мәгълүмат буенча, «Datsun» машинасы тау юлыннан читкә чыгып китеп, йөзләгән метр очып бара һәм Тобот елгасына барып төшә. Цолотль каньонының тирәнлеге – йөз метр. Фаразлар буенча, көчле томан булу сәбәпле, машина йөртүче юлның читен күреп өлгермәгән. Елганың агымы көчле, шуңа күрә коткаручылар машинаны тиз генә алып чыга алмаган.

Моңа кадәр дә каньонга машиналар төшү очраклары булган. Былтыр прокуратура Дагыстанның Хунзах районы җитәкчелегенә каньон читенә кисәтә торган юл билгеләре һәм киртә куярга йөкләмә биргән булган. Йөкләмә үтәлмәгән.

Рөстәмгә 38 яшь булган. Балаларына – 8 һәм 10 яшь. 

«Шундый матур, тырыш, эшчән гаилә иде»

Күршеләре, туганнары әйтүенчә, Габитовлар бик тырыш гаилә булган. Гел эш белән генә яшәгәч, беркая да барганнары булмаган. Беренче тапкыр үз машиналары белән сәфәргә, ял итәргә чыгып киткәннәр. Анда әҗәл көткән шул...

Рөстәм белән Әлфинә Оренбургта үз йортлары белән яшәгән. Рөстәм техника белән эш йөрткә, Әлфинә – укытучы. Балалары әле башлангыч сыйныфта гына булган. Рөстәмнең әнисе Гөлчәчәк апа Шарлык районы Яңа Муса авылында үзе генә гомер иткән. Гөлчирә апаның бертуганы Гөлгенә Бикмурзина сүзләренчә, Гөлчирә ханым ун ел элек тормыш иптәшен җирләгән.

Фото: © Әлфинә Габитованың «Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтыннан

Шундый матур итеп яшәп яталар иде. Әле быел ремонтлар ясадылар. Эшчән гаилә иде. Эш атасы, эш анасы булдылар. Эштән аерылмадылар, беркая да чыгып киткәннәре булмады. Бер атна элек ял итеп кайтырга, балаларга дөнья күрсәтергә дип чыгып киткәннәр.

Әниләренә: «Барып кайтабыз да, мичләрне яңартырбыз», – дип киткәннәр. Корбан да чалган булганнар. Кайткач зурлап корбан ашы уздырырга ниятләгәннәр. Әҗәл тарткан инде...

Атна дәвамында фото, видеолар җибәреп торганнар, видеоэлемтә аша гел аралашып торганнар. Бүген менә шундый хәбәр килде, – дип елады апалары.

Фото: © Әлфинә Габитованың «Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтыннан

Гөлгенә апа сүзләренчә, Габитовлар гаиләсе белән сәфәргә дуслары да киткән. Алар аерым машинада булган. Мәрхүмнәрнең туганнары ул гаилә белән элемтәгә чыга алмаган әле.

«Бер үлемне алдаган иде, икенчесен алдый алмады»

Гөлчирә апаның күршесе Илмира Гомәрова сүзләренчә, Рөстәм бер фаҗигадән исән калган булган. Урманда утын кискәндә аның башына агач төшкән булган. «Бер үлемне алдаган иде, икенчесен алдый алмады, күрәсең», – дип авыр сулады ул.

Ул да гаиләнең, нәселнең бик эшчән булуын берничә тапкыр кабатлады.

Шундый яхшы гаилә иде, алма кебек ике бала үстерәләр, менә дигән итеп дөнья көтеп яталар иде бит. Балалары бер сыйныфта укыды, яшь аермасы бер ел тирәсе генә иде. Авылга кайтып йөрделәр. Әниләренә ярдәм итеп тордылар. Шундый тырыш балалар иде. Әлфинәнең әти-әнисе дә шундый тырышлар. Дөньялары ялт иткән, шундый эшчән кешеләр. Балаларга да ярдәм итеп тордылар.

Фото: © Әлфинә Габитованың «Вконтакте» социаль челтәрендәге аккаунтыннан

Рөстәмнең әтисе дә фаҗигагә эләккән иде шул... Гөлчирә улын югалтуны да ничек кичерер?! Алла сабырлык бирсен. Рөстәм – төпчек бала, көтеп алынган малай иде. Аның ике апасы бар. Ул малайны шундый яратып үстерделәр. Күз алдына китереп булмый, ничек ул балаларны алып кайтырлар!? Ара да ерак бит, кайчан кайтып җитәрләр. Аларны алып кайтканчы әти-әниләре ут эчендә яначак бит... – дип сөйләде ул.

Күрше-тирә җыелышып Гөлчирә апа янына барган, әмма ул кызы янына киткән. Кызы белән кияве авылда яши икән. Хәзер яннарында табиб, диделәр. 

Габитовлар гаиләсенең туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык бирсен.Мәрхүмнәрнең урыны җәннәттә булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100