news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әҗәкүл авылы халкы азан ишетәчәк: «Кәгъбә ташына кагылып, мәчет төзелешенә ярдәм сорадым»

Актанышның Әҗәкүл авылы халкы тиздән үз авылында мәчеттән беренче азан авышын ишетәчәгенә өметләнеп яши. Кайчандыр мәчетле булган салада янә Аллаһ йорты калкып чыгар дип көтәләр. Бүгенге көндә яңа мәчет төзелешенең кызган, гөрләгән чагы.

news_top
Әҗәкүл авылы халкы азан ишетәчәк: «Кәгъбә ташына кагылып, мәчет төзелешенә ярдәм сорадым»
Фотоларны Гадел Маликов җибәрде

Әҗәкүлдә яңа мәчет төзелешенә этәргечне шушы авылга 55 елдан артык элек килен булып төшкән Роза апа Гыйльмуллина биргән. Аның бу башлангычын Актаныш мөхтәсибәте дә, авыл җирлеге һәм район җитәкчелеге дә хуплаган. «Интертат» төзелеше барышы, яңа мәчетнең халык өчен әһәмияте турында белеште.

«Теләгән кеше кереп намаз укый алсын дип, матур итеп, юлга якынрак итеп эшләдек»

Актанышбаш авыл җирлеге башлыгы Гадел Маликов, 3 еллап элек, авыл халкы бергәләп акча җыеп, мәчетнең фундаментын сала башлаганнарын әйтте. Мәйданы 12 метрга 12 метр тирәсе икән.

Күрше-тирә Куян, Ирмәш авылларында бар мәчет, Роза апа башлангычы белән Әҗәкүлдә дә төзергә уйладык. Безнең анда Башкортостан белән чик, трасса шуннан уза. Теләгән кеше кереп намаз укый алсын дип, матур итеп, юлга якынрак итеп эшләдек. Кол Шәриф кебек була инде, Аллаһ боерса: дүрт почмакта манара, уртада – айлы гөмбәз. Аллаһка шөкер, халык күтәренке кәефтә. Ярдәм дә итәләр: өмә ясасак та чыгалар, финанслата да: 15 мең, 150 мең, кемдер – 5 мең, кемдер 1 мең сум да бирә, – диде Гадел Маликов.

Аның сүзләренчә, кибет тотучы иганәчеләр, авыл җирлеге, агрофирма ярдәме белән мәчетне быел сафка бастырырга ниятлиләр. «Быел түбәсен ябабыз, озакка сузмыйк», – дип йөриләр», – диде авыл җирлеге башлыгы.

«Үзебездә дә азан тавышын ишетәсе килә»

Мондый куәтле эшкә тәвәккәллек күрсәткән Роза апаның үзе белән дә сөйләшеп алдык. 75 яшьтә булуына карамастан, әле бик көр тавышлы, йөрәге, күңеле җилкенеп тора. Ул авылда тормыш иптәше Шәрипҗан белән гомер кичерә. Ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, 4 оныклары бар.

Мин 5-6 ел Актанышка мәчеткә укырга йөрдем. Аннан «нигә әле үзебездә мәчет булдырмаска» дигән уй керде. Якын-тирә авылларда мәчет бар, үзебезнең авылда мәчет салдырсак иде, дигән ният туды. Районыбызның баш имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазинга бардым. Шушы эш буенча йөри башласам, рөхсәт бирәсезме, дидем. Ул ризалыгын биреп, нинди документлар кирәген, нәрсәдән башлыйсын әйтте.

Фото: ©

Акча мәсьәләсе дә бар бит әле. Хөкүмәт акча бирми, авыл халкыннан җыелган акчага гына булачагын аңлый идем. Ул вакытта район башлыгы Энгель Фәттаховка кердем. Ул да җылы гына каршы алды: «Ярар, Роза апа, булдыра алганча башла, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз», – диде. Авыл советы башлыгына да әйттем, икәүләп, документ эшләрен башлап җибәрдек. Шулай итеп, 2020 елда тотындык. Авылның фельдшеры Гөлназ Садриева белән шул елны авыл кешеләренә кереп, «булдыра алганча ярдәм итсәгез иде» дип, ниятне әйтеп йөрдек. Кайсы шунда ук акчасын чыгарды, кемдер картага күчерде. Шулай бераз акча җыйдык. Аннары документ эшләре башланды, төзелеш планнарын эшләтеп, байтак акча шунда китте. Аерым иганәчеләр юк. Бары тик авыл халкы көче белән генә ул чакта.

Проект-планнар әзер булгач, 2023 елда авыл халкы белән өмә оештырып, фундамент салдык. Иганәчеләр барлыкка килде. Үзебезнең эшмәкәр Мөхәммәт әфәнде – дини кеше, әтисе белән икесе ярдәм итә башладылар. «Агроснаб» хуҗасы Рамил әфәнде Хәйретдинов та бик булышты: идәненә, түшәменә күрше Башкортостаннан кыйммәтле плитәләр кайтартты. Стеналарны күтәрделәр. Хәзер түбә эшен башлап җибәрделәр. Каркасларын эшләделәр, почмакларына манаралар куялар. Тәрәзәләргә дә заказ бирдек, диделәр. Бүген шул эш бара. Авыл халкы битараф түгел. Үземә дә акча китерәләр, картага да күчерәләр. Күпме кергән – барысы да исәптә, «накладнойга» теркәп барам, группага да язам, башкарылган эш турында да җиткереп торам.

Авыл халкы бу мәчетнең булуын бик тели инде. Авылдашларыбыз күрше авылга намазларга йөри. Үзебездә дә азан тавышын ишетәсе килә. Намазлар укып, милли мәҗлесләр оештырып, вәгазьләр сөйләрлек көннәр килеп җитсен, дип телибез. Иганәчеләр кирәк. Мөрәҗәгть итеп карыйбыз инде, авылда гына әллә ни хәлле кешеләр юк бит, күбесе пенсионер. Төзелеш оешмаларында эшләүчеләр кайберләре ярдәм итте. Күп эштә Рамил Хәйретдинов белән Мөхәммәт әфәнде ярдәм итә. Тагын авылда яшәүче Илнур Хаҗиев машинасында, тракторында кирәк-яраклар алып кайтып, нык ярдәм итә. Тагын ярдәм итүчеләр табылса, әйбәт булыр иде, – дигән теләктә Роза апа Гыйльмуллина.

Фото: ©

«Хаҗга баргач та, Кәгъбә ташына кагылып, мәчет төзелешенә ярдәм сорадым»

Ул быел Хаҗга барганын, шушы изге сәфәрдә дә мәчет төзелешенә Аллаһтан ярдәм сораганын әйтте.

Хаҗга баргач, мәчет турында сөйләгәч, шундагы егетләр дә кайсы 5шәр, кайсы 30ар мең сум акча салдылар. Барган бер җирдә сөйләшергә иренмим, ярдәм итәләр. Аллаһ биргәненә бик шөкермен. Төзеп бетереп, киләсе Гает бәйрәме шушында үтсә иде, дип телим... Шунда никахлар укытып, балаларга исем куштырыр идек, мәдрәсә кебек оештырып, дәресләр дә алып бару нияте бар. Хаҗга баргач та, Кәгъбә ташына кагылып, шуны сорадым. «Быел мәчет төзергә, Аллаһы Тәгаләкәем, ярдәм ит, тиз арада салып чыга алсак иде», – дип теләп кайттым. Былтыр әллә ни эшли алмаган идек, быел Аллаһ насыйп итә, аның ярдәме белән эшлибез.

Мәчет төзелеше урынына көн саен диярлек барып, хәлләрен белешеп кайтам, нинди ярдәм кирәк, дип сорашам. Мәчет булгач, төзүчеләр дә артык бәя сорарга тырышмыйлар инде, ләкин акча бирмичә булмый, – ди.

Андый эшләрдә тоткарланып, тукталып, озаклап торган вакытта, этәргеч биреп, көч, тизлек өстәп торучы да кирәк. Роза апа җаваплы эшне контрольдә тота белүчеләрдән икән, дип уйлап куйдым.

«Әткәй-әнкәйдән күчкән сәләттер инде»

Роза Гыйльмуллина оныкларына да кечкенәдән сүрәләр өйрәткән. Аның әти-әнисе дә дин юлында булганнар.

Әткәй һәм әнкәй бик динле, зыялы кешеләр иде. Әҗәкүлдә элек мәчет тә, мәдрәсәсе дә булган. Мәчетләрне бетергән вакытларында, 1956 елда, манарасын кисеп төшереп, клуб ясаганнар. Бик нык булган, хәтта машина белән тартып төшергәннәр. Ул мәдрәсәдә әнием, әтием дә белем алган. Гарәпчә дә, кириллицаны да беләләр иде. Әткәй никахлар алып барды, әнкәй дә гел догада булды. Ярышып укыйлар иде, мин тыңлап тора идем. Алардан күчкән сәләттер инде. Оныкларга да шулай дини тәрбия бирергә тырышам. Балаларымның да безне тәрбияләп, кайгыртып торганнарына шөкер кылам. Ай саен безгә кайтып, ярдәм итеп торалар.

Ел саен төркемебез белән Коръән чыгабыз. «Мөхәммәдия»не бетергән Ләйсән Кадыйрова дигән ханым укытты безне. Чаллыдан Ак мәчеттә укыган бер ханым да килеп укытырга әзер безгә. Ә ир балаларны авылыбызның имамы Раил хәзрәт укытачак. Имамыбыз Мәскәүдә укып кайтты. Вәгазьләрне дә бик әйбәт сөйли, – ди Роза апа.

Ул авыл халкының битараф булмавына да сөенүен әйтте. «1 мең сум булса да салыйк», – диләр. «Тамчыдан күл җыела, ул да күп акча», – дим. Кайсы 2-3, кемдер 5-10 мең сум алып килә. Булганына шөкер итеп, булмаганына өмет итеп яшәп ятабыз. Быел эшләнеп бетмәсә дә, киләсе елдан да калмас, Аллаһы боерса дип торабыз», – дип төгәлләде сүзен Роза апа.

«Авылга мәчет кирәк иде, электән мәчетле авыл булган бит ул»

Авылның имамы Раил хәзрәт Мәхмүтовның, мин шалтыратканда, шактый мәшәкатьле вакыты иде. Газ кертү документларын юллап, газ оешмасына барышы иде.

«Өметләр зурдан инде. Бөтен мәслихәт – быел түбәне ябып кую. Берәр ничек башкарып чыгарга иде, аннары эчке эшләренә тотыныр идек.

Авылга мәчет кирәк иде, электән мәчетле авыл булган бит ул. Халык йөргән, караган, намазларын калдырмаганнар, минем әби абыстай булган. Авыл халкы хәзер дә намазга йөри. Яшьләр генә чыгып китмәсен, авылда картлар бетеп килә инде. Бала-чагаларны алга тартырга иде...» – дигән теләкләре белән уртаклашты Раил хәзрәт.

Ил төкерсә, күл булыр. Мәчет төзелешенә ярдәм итәргә теләүчеләр Роза апа Гыйльмуллина (8-917-245-50-80) яки Раил хәзрәт (8-927-486-40-66) исемендәге счетларга акча юллый ала. Карталары телефон номерына беркетелгән. Әйдәгез, Әҗәкүл авылы халкының хыялын тормышка ашырырга булышыйк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар