news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ә сезнең Ленин музейларында булганыгыз бармы?

news_top
Ә сезнең Ленин музейларында булганыгыз бармы?
фото: © Салават Камалетдинов

Совет чорында юлбашчыбыз дип өйрәнгән Владимир Ильич Ленинның биографиясендә Казан һәм Ленино-Кокушкиноның зур урын тотканын өлкән буын яхшы белә һәм ул буын өчен Ленинның кем булуын аңлаткан озын кереш сүзләр кирәкми. Ә менә бүгенге яшь буын Ленин музеена килсә, Ленин шәхесен аңлату өчен зур гына кереш сүзләр кирәк ди. Бу язмада андый кереш сүзләр булмас. Ленинга мөнәсәбәт төрлечә булса да, тарихта урыны бар, тарихчы һәм төбәк белгече, Ленин музей-йорты мөдире Марк Шишкин әйтмешли, без бәя бирмибез, фактларны гына сөйлибез.

Татарстанда Владимир Ильич Ленин белән бәйле ике утар бар. Алар икесе дә Татарстанда яшәүчеләрне һәм кунакларны кабул итәргә әзер. Дөрес, әлегә берсе генә – Казанның Ульянов урамында урнашкан Ленин музей-йорты гына тулы комплекслы экскурсия үткәрә ала. Ленино-Кокушкинодагы музей-тыюлыкта флигель реставрацияләнсә дә, әле бина кунакларны кабул итәргә әзер түгел, гәрчә, утарның зур мәйданында рәхәтләнеп ял итү мөмкинлеге тудырылса да.

ТР Милли музее Ленин эзләре буйлап маршрут булдырырга җыена. Әлегә булачак маршрутның ике төп объектын – Ульяновларның эзләрен саклаган Казан һәм Ленино-Кокушкино музейларын журналистларга күрсәттеләр. Ленин музей-йорты белән аның мөдире, төбәк тарихы белгече Марк Шишкин таныштырса, Ленино-Кокушкино музее белән аның мөдире Светлана Коновалова таныштырды.

Бәлки, болар кайчандыр белеп тә онытылган мәгълүмат булгандыр. Мин бу пресс-турдан Ленин турында шушы мәгълүматлар белән кайттым:

  • Нәни Володя татарча сөйләшмәсә дә, Апакай авылының татар балалары белән уйнап үскән, һәрхәлдә алар белән аралаша алган.
  • Революциядән соң килгән яңа власть атеизмны алга сөрсә дә, Ульяновларның кухня почмагында икона торган.
  • Владимир Ильич Ленинның марксизм идеяләре белән кызыксынуы Казанда башланган һәм аның хезмәтләрен 1887-1889 елларда Орловлар утарының арендаланган флигелендәге нәни генә бүлмәсендә өйрәнеп, марксистка әверелгән.

«Марксизм ул икътисадый мәктәп, фәлсәфи мәктәп. Владимир Ульянов ул фәлсәфи мәктәпне бөтен континентларда резонанс биргән сәяси коралга әверелдергән. Без бәя бирмибез, без монда булган хәлләрнең тарихи әһәмиятен генә барлыйбыз. Университеттан куылуын, абыйсының үлемен кичергән 18 яшьлек егет үзе өчен шушы ачкычны тапкан һәм партия төзи алган. Яшь Ульянов монда укыган китаплар аша белемнәре белән илне үзгәртә алган», дип сөйләде Марк Шишкин Ульяновлар музей-йорты белән таныштырганда.

Ульяновлар Орлов йортының флигелен елга 750 сумга арендага алганнар. Мария Александровна ире һәм балалар өчен бер елга 1200 сум пенсия алган. Шул акчаның 750 сумын йорт арендасына биреп, калганына яшәгәннәр. Ул чакта эшченең уртача айлык хезмәт хакы 30 сум булуын искә алсак, пенсия акчасы начар булмаган икән.

Ленин музей-йортында 18 яшьлек Владимир Ульянов әнисе Мария Александровна, апа-сеңелләре Анна, Ольга һәм Мария, абыйсы Дмитрий, шулай ук няня Варвара Григорьевна белән яшәгән, хезмәтчеләре булмаган. Залда рояль торган, кичләрен гаилә залда җыелган һәм яшь Владимир җырлаган. Музей экспонатлары арасында гаиләнең шәхси әйберләре дә бар.

Ульяновлар музей-йортында диварлар Ленин рухын сакласа, Ленино-Кокушкинода башкарак хәл – биредә янгыннан соң (һәм бер генә дә түгел) барысын да яңадан торгызырга туры килгән.

Ленино-Кокушкино авылындагы табип-физиотерапевт Александр Бланк утары ХIX гасырда утар культурасын, провинциаль дворян көнкүрешен ачык чагылдыра.

1848 елда табип һәм надворный советник Александр Бланк отставкага чыга һәм 9 600 сумга Лаеш өязенең Кокушкино авылын сатып ала. Авылда 39 крестьян яши торган була, ир-атлар турында сүз бара, хатын-кыз саналмаган.

Россия медицинасы тарихына Александр Бланк бальнеология, ягъни, минераль сулар белән дәвалауга нигез салучыларның берсе булып кереп калган. Балаларын да чыныктырып үстергән ди. Биредә – бабасы утарында - Владимир Ульяновның балачак һәм яшьлек еллары узган, үзенең беренче сөргенендә биредә булган.

Утарның мәйданы – 503,6 га. 1860 елларда Александр Бланк гаиләләре белән кунакка кайтучы кызлары өчен биш бүлмәле флигель төзи. Менә шушы флигель төзекләндерелеп, тиздән экспозициясе белән кунакларны кабул итә башлаячак та инде. Әлбәттә, бу Бланк төзегән һәм Владимирның балачагы узган флигель түгел. Чөнки 1898 елда утар баеп киткән кулак Николай Фадеевка сатыла, ә ул шактый искергән төп йортны иминиятләштереп яндыра, һәрхәлдә, шундый истәлекләр бар. Ә агач флигель сүтелеп бүрәнәләре йорт өчен тирә-яктагы авылларның берсендә сатыла. Крестьяннар баш күтәргән вакытларда имение тулысынча яндырыла.

Утар яшь рәссам Анна Тиссен этюдлары ярдәсендә торгызылган: сакланып калган нигез урыннары археологик тикшеренүләр аша өйрәнелеп, ике катлы йорт, флигель һәм башка хуҗалык корылмалары шушы рәсемнәр аша күзалланган. Казан сынлы сәнгать мәктәбен тәмамлаган Анна Тиссен 1896 елда Кокушкино авылында 9 этюд ясаган була.

Совет чорында актив эшләгән музей 2019 елда реставрациягә ябыла, ә 2022 елда флигель янып китә: диварлар, түбә һәм барлык агач декоратив элементлар зыян күрә.

Татарстан Республикасы мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетның бүлек мөдире Эльза Бабушева: «Безнең өчен мәдәни-мирас объектының тарихи-мәдәни кыйммәтен саклау мөһим иде. Реставраторлар алдында бинаның тарихи йөзен торгызу максаты торды. Фундамент ныгытылды, аны дымнан саклау чаралары күрелде, яңа нарат бура куелды, идәне түшәлде, түбәсе ябылды. Тәрәзәләр һәм ишекләр, фасадтагы декоратив элементлар архив материалларына нигезләнеп ясалды».

Флигельне торгызырга республика бюджетыннан 23 миллион сум акча тотылган. Хәзер инде ТР Милли музей җитәкчелеген алдында флигельне экспозиция белән тутыру максаты тора, музеефикация диик.

Флигельдән соң төп йортны тәртипкә китерәсе була, аның буенча проект эшләре бара. Монысы инде Владимир Ильич Ленин истәлеге генә булмый, биредә табип Александр Бланк кабинеты да булачак. Чөнки ул биредә пациентларны кабул иткән, авыл крестьяннарын түләүсез караган. Утарда төп йорт һәм флигельдән тыш, ат абзары, амбар, карбазы, ике мунча, барлыгы дистәгә якын корылма булган. Утар янында гына Үшнә елгасы агып ята, анда төшү юлы да булган, әлбәттә.

Әле музеефикация булмаса да, утарга килеп ял итәргә мөмкин, монда төрле әдәби-мәдәни чаралар да уздырыла.

Музейның кайчан музеефикация узып, кунакларны каршыларга әзер буласын чамалап була – Владимир Ильия Ленинның туган көне 22 апрельдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар