Ә сез кайсы ЗАГСта язылыштыгыз, яки «Моң»нан нинди ис килә?
«Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фонды үзенең яңа театр сезонына планнарын туй мәҗлесе форматында игълан итте. Асылы матбугат конференциясе булган әлеге театраль һәм эшлекле мәҗлестә безнең хәбәрчебез дә бар иде.

«Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм быел үзенең 3 мәйданчыгында 5 премьера чыгарырга, театраль лаборатория, җәйге театр фестивале һәм «Видимо-невидимо» театраль-педагогик проектын үткәрергә җыена. Шулай ук, лекцияләр, осталык дәресләре, театраль курслар, концертлар, кино күрсәтүләр, спектакльләр эскизлары вәгъдә итә.
Инде, минем карашка, аерым игътибарга лаек берничә яңалыкка тукталыйк.
Беренче яңалык. Муса Җәлил урамындагы Үзәк ЗАГС бинасын хәтерлисезме? 1984-2014 еллар аралыгында биредә язылышкан яки баласын теркәгән кешеләр истәлекләргә чума ала.
Диана Сафарова: «Без киләсе елга Үзәк ЗАГС тарихына багышланган проект ясарга телибез. Без хәзер биредә эшләгән кешеләрне эзлибез. Алар белән интервьюлар сериясе үткәреп, әлеге истәлекләре нигезендә режиссерлар һәм драматурглар белән бергә театраль продукт иҗат итәбез. Сезнең андый мәгълүмат булса, яки андый мәгълүматы булган танышларыгыз булса, безгә бу хакта социаль челтәрләр аша язарга уңайсызланмагыз. Без сезгә рәхмәтле булырбыз».
- Үзәк ЗАГС Казан шәһәре үзәгендә – Демидов утарында урнашкан. Быел – бина төзелүгә 180 ел. Ул 1845 елда архитектор Александр Песке проекты буенча төзелгән. Сүз уңаеннан, Казанның Печән базары мәчете (Нурулла мәчете) дә архитектор Песке проекты буенча салынган.
- Бина сатылганнан соң, анда Идел-Кама банкы булган, революциядән соң, ул Халык банкына әверелгән. Соңрак биредә балалар өчен мәгариф учреждениеләре эшләгән. Ниһаять, монда ЗАГС урнашкан. 2017 елдан әлеге бинада «Анна Каренина» иммерсив спектакле барды. Аның идея авторы һәм режиссеры – Диана Сафарова. Бу – Казанда иң «светский» театраль тамаша булгандыр, чөнки бирегә башка театрларда сирәк күзгә чалына торган «светский» ханым һәм әфәнделәрнең тыгыз концентрациясен күрергә мөмкин иде. Үткән театр сезонында әлеге иммерсив тамаша архивка озатылды. Әмма бу бинада байтак кына кызыклы спектакльләр бар. Әйтик, ике телле «Табу» спектакле (өч татар хатын-кызы – Сара Садыйкова, Сара Шакулова һәи Фатиха Аитова язмышы тасвирлана), Айдар Җаббаров куйган «Музей» һәм «Побег» (Искәндәр Хәйруллин моноспектакле (Лилия Нурель катнашында) һәм башкалар.
«Живой город» заманча сәнгатькә ярдәм фондының бина тарихына багышланган театраль продукт әзерләү идеясе кызыклы. Ул күпмедер дәрәҗәдә Әлмәт театрының «Йорт» иммерсив спектакленә аваздаш булырга мөмкин. Әлеге спектакльне Әлмәт театры, үзенең бинасы тарихына багышлап, үткән сезонда чыгарды. Идея авторы – театр директоры Фәридә Исмәгыйлева, режиссер – Сәрдәр Тагировский, драматург – Равил Сабыр. Әлеге спектакльне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады.
Икенче яңалык. Игътибар: MOÑ театраль мәйданчыгында гаҗәеп кызыклы 2 проект көтелә.
Беренчесе. «Татнефть» ярдәме белән Әлмәттә барлыкка килгән «Аркадаш» фестивале кысаларында туган «Мин түгел/Это не я» спектакль-романы декабрь аеннан башлап Казанда күрсәтелә башлаячак. Премьерасы, әлбәттә, Әлмәттә булачак. Спектакльнең авторы һәм режиссеры – Йолдыз Миңнуллина, рәссам – Василина Харламова, композитор – Зөлфия Рәүпова. Артистлар – Ләйсән Фәйзуллина белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиев. «Мин түгел» – татар шагыйрьләре Хәсән Туфан белән Клара Булатова иҗатына һәм тормышына багышланган әсәр. Татар телендә. Яшь чикләве – 16+.
Икенчесе. Тагын бер проект «Бесконечный снимок» дип атала. Аны Татарстанда иҗатын Буа театрында башлаган Тимур Кулов куячак. Спектакль Татарстан Милли музееның архив документларына нигезләнә һәм республикада яшәүче гаиләләр тарихларына багышлана.
Өченче яңалык. Ә сез беләсезме – моңнан нинди ис килә? Әйе, әйе, моңнан. Төгәлрәге, китаплар патшалыгының (Милли китапханәнең) үзәгендә урнашкан һәм «Моң» исемен йөрткән, ләкин MOÑ дип язылган театр мәйданчыгыннан.
«Моң»нан җылылык, татар авылы, алма һәм агач исе килә», – диде «Моң» мәйданчыгының (шулай ук, Демидов утарының һәм «Угол» театраль мәйданчыгының) махсус хушбуйларын тәкъдим итүче туташ… Килешәсезме?