«Ә бездә җиңел вакытлар булмады да!»: Татарстанда медиа өлкәдә 2024 елга нәтиҗә ясадылар
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы 2024 елга нәтиҗә ясады. Сәфәров чын журналистиканың сенсацияләр артыннан куу түгел, ә җаваплылык булганлыгын әйтте, Мөхәммәтшин төбәктәге тормышны гадел яктыртырга кушты, Әминов яңадан журналистларга хезмәт хакын күтәрүне сорады.
«Тарихны сакларга кирәк!»: Хәрби архив басмалар һәм Ясалма фәһем продуктлары күргәзмәсе
«Татмедиа» республика агентлыгы быел коллегиянең йомгаклау утырышын уздыру өчен, Казан IT-паркын сайлаган. Агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановны яңа медиа концепцияләре күргәзмәсе белән таныштырды. Күргәзмәдә республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чаралары, нәшриятлар, иҗтимагый һәм мәгариф оешмаларыннан барлыгы 16 экспозиция әзерләнгән иде. Басма матбугат вәкилләре проектлары турында мөмкин кадәр тәфсилләп сөйләргә тырышты, әмма һәр вакыт чикле иде. Күргәзмәне кунаклар 15 минут дигәндә карап чыкты.
Экспозициянең шактый өлеше Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм 2025 елда Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышланган. Мәсәлән «Республика Татарстан» һәм «Ватаным Татарстан» газеталары редакциясе Бөек Ватан сугышы елларында басманың ничек эшләвен күрсәтүче архив документларын һәм язмаларын тәкъдим итте.
«Тарихны сакларга кирәк!» – дип хуплады Фәрит Мөхәммәтшин.
Киләчәккә юнәлдерелгән проектлар да булды. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов редакция журналистларының Ясалма фәһем һәм нейрочелтәрләрне куллану тәҗрибәсе турында сөйләде.
Күргәзмәдән соң Фәрит Мөхәммәтшин, Рифкать Миңнеханов һәм Айдар Сәлимгәрәев 2024 елга йомгак ясау һәм 2025 ел тенденцияләрен атау өчен залга үттеләр. Аларга Татарстан Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та кушылды.
Айдар Сәлимгәрәев: «Патриотлык – республика мәгълүмат кырында төп юнәлешләрнең берсе»
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев республика массакүләм мәгълүмат чараларының патриотлыкка багышланган темаларны яктыртуы турында сөйләде. Татарстанда патриотлык, хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм темаларына кагылышлы материаллар саны 83 меңнән артып киткән, ә аларның гомуми карау саны 137 миллионнан артык.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларны ул Татарстандагы медианың төп геройлары дип атады. Аның әйтүенчә, «Татар-информ» һәм фронтка ярдәм темасына 3,2 мең материал әзерләгән һәм чыгарган, «Бизнес Онлайн» – 2,2 мең.
«Татар-информ» иҗат төркеме икенче ел Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылары, аларның гаиләләре һәм волонтерлары катнашында махсус видеопроектны гамәлгә ашырган. «Ел башыннан гомуми аудиториясе 80 млн кеше булган 400дән артык видеосюжет һәм фильм әзерләнгән», – диде агентлык җитәкчесе.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, агентлык «Герои рядом» – «Геройлар янәшә» әдәби әсәрләргә ачык конкурс игълан итте. Айдар Сәлимгәрәев журналистларны әлеге конкурста катнашырга чакырды.
«Хәрби хәбәрче белгечлеге яңадан актуаль булды. Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларында хәрби хәбәрчеләр булып Зөфәр Дәүләтшин, Равил Мукменов һәм башкалар эшли. Безнең коллегиягә Донбасстан махсус килгән «Комсомольская правда»ның хәрби хәбәрчесе Григорий Кабатьян килде», – дип хәбәр итте Сәлимгәрәев.
Аның сүзләренчә, хәзер фронтта Татарстанның медиа тармагы вәкилләре – 7 хезмәткәр, аларның 22 гаилә әгъзасы кулына корал тотып сугыша. Шулардан 19 кеше үз теләге белән хәрби операциягә киткән.
«Минем чыгышымның тексты әзерләнгәндә, безнең коллегабыз – «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закированың бертуган энесе махсус хәрби операциядә һәлак булуы турында хәбәр килде.
Кайгыгызны уртаклашабыз. Якын арада бу турыда әсәр кесә китабы форматында дөнья күрәчәк», – дип йомгаклады «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе һәм һәлак булучылар истәлегенә бер минут тынлык игълан итте.
Медиакулланудагы трендлар
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев IT-парктагы коллегиядә медиакулланудагы трендларны санады.
Шуларның беренчесе – мәгълүмат алуның традицион каналларына кызыксыну үзгәрү. Республикада мәгълүмат алу каналлары мондый тәртиптә урнашкан: телевидение (45 процент), интернет гаммәви мәгълүмат чаралары (44 процент), социаль челтәрләр (38 процент), мессенджерлар (32 процент), иң якын даирә (18 процент), басма мәгълүмат чаралары һәм радио (12шәр процент), блогерлар (11 процент).
Икенче тренд – төрле мәгълүмат чыганакларына ышану дәрәҗәсе үзгәрә. «Әгәр Татарстан Республикасы турында әйтсәк, иң якын даирә, мессенджерлар, белгечләр, сәясәтчеләр һәм интернет гаммәви мәгълүмат чаралары кебек чыганаклардан алынган яңалыкларга чагыштырмача ышаныч зур», – дип хәбәр итте Сәлимгәрәев.
Өченче тренд – ясалма интеллект үсеше.
«Дөнья медиалары алга таба да текстларны видеога әйләндерү, шулай ук текстларны төрле максатчан төркемнәрнең мәнфәгатьләренә җайлаштыруда эксперимент ясарга тели. Бу – эш процессларын оптимальләштерергә ярдәм итә. Республика гаммәви мәгълүмат чаралары ясалма интеллектны торган саен ешрак кертә», – дип искәртте агентлык җитәкчесе.
Дүртенче тренд – интернеттан файдалану структурасы үзгәрде. Әгәр 2022 елда интернетта күбесенчә яңалыкларны (70 процент вакыт) күзәтсәләр, 2024 елда исә яңалыкларны күзәтү максаты, 13 процент югалтып, икенче урынга күчте, ә онлайн-сатып алулар өчен вакыт 11 процентка артты. «Маркетплейслар инде ниндидер мәгънәдә ирекле вакыт өчен гаммәви мәгълүмат чаралары белән көндәшлек итә», – дип белдерде Айдар Сәлимгәрәев.
Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр Академиясе белән хезмәттәшлек итәргә чакырды
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов журналистларны академия массакүләм мәгълүмат чаралары өчен үткәрелгән конкурсларда катнашырга чакырды. Мәсәлән, быел массакүләм мәгълүмат чараларында фәнни-технологик үсеш чараларын иң яхшы яктыртуга конкурсның приз фондын 800 мең сумга кадәр арттырачаклар.
«Быел приз фондын арттырабыз, номинацияләр структурасын үзгәртәбез. Өч тематик номинация булачак, аларның һәрберсендә массакүләм мәгълүмат чараларының дүрт төре буенча өчәр призер каралган. Барлыгы 36 призер», – диде ул.
Рифкать Миңнеханов Фәннәр академиясенең Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары белән уртак проектлар эшләве турында да әйтеп узды. Мәсәлән, ул Альфред Халиков исемендәге Археология институты һәм «Миллиард.Татар» редакциясе белән берлектә оештырылган лекторийларның әһәмиятле булуын искәртте.
«Быел Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хезмәттәшлек итүне дәвам итәчәк. Аерым алганда, тарих, мәдәният һәм туган телне популярлаштыру, Ватанны саклаучылар елын яктырту буенча уртак эш планлаштырыла.
Быел «Татмедиа» агентлыгы ярдәме белән актуаль фәнни темаларны проект кысаларында эшләргә планлаштырабыз, анда социаль челтәрләр өчен популяр форматларда материаллар әзерләнә, аннары алар киң аудиториягә тәкъдим ителә», – дип билгеләп үтте ТР Фәннәр академиясе Президенты.
Илшат Әминов массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруны сорады
Татарстан Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов Ясалма фәһем куллану трендын хуплады һәм, докладының бер өлешен нейрочелтәр әзерләп бирде, дип шаяртты.
– Россиядә яшәүче һәр кеше интернетта уртача 4,5 сәгать вакытын уздыра, һәм медиа бу мөмкинлекне үзенә файдалы итеп кулланып калырга тиеш. Дөрес, кулланучы теге яки бу постны, видеоны икенчесенә күчермәсен өчен, сүзләрне визуализация һәм мәгълүмат белән тулыландырырга кирәк. Моны кыска һәм эчтәлекле итеп эшләргә кирәк: кыска форматларга кызыксыну бик нык артты.
Заманча видео киңлектә эшләү бик кыен, һәм ул гаять зур компетенцияләр таләп итә. Без, татарча стриминг платформа булдырырга кирәк, дигән сорау куярга телибез, чөнки видеоны куллану ысуллары бик тиз үзгәрә. Һәм ул заманга туры китереп, төрле контент тәкъдим итәргә тиеш. Netflix эчендә мондый платформа булдырырга мөмкин, дип әйтүчеләргә ышанмагыз. Аларга ул кирәкми, һәм алар өчен бу кыйммәт тә.
Стриминг платформасы – видеоны урнаштыра торган программа, аны тамашачыларга җиткерә һәм веб-сайтка турыдан-туры трансляцияләр кертүне гадиләштерә.
Видеоматериалларны эшләү арзан була алмый, белгечләргә дә аз түләп булмый. 10 ел элек мин татарча социаль челтәр булдырырга тәкъдим иткән идем. Ул чагында кайбер җитәкчеләр миннән көлделәр. Бүген алар монда юк. «Проблема юк, «ВКонтакте»да булсынмы ул, татарча контент булдырачакбыз», – дип җавап бирделәр. Вакыт үтте, әмма берни дә юк. Сез моны үзегез күреп торасыз, – диде Илшат Әминов.
Таныш булыгыз: «Татарның беренче нейрожурналисты Яхъя Фәгыймов – «Интертат»та эшли!»
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайтының баш мөхәррире Рәмис Латыйпов редакция журналистларының Ясалма фәһем һәм нейрочелтәрләрне куллану тәҗрибәсе турында сөйләде. Мәсәлән «Интертат.татар» сайтында беренче татар нейрожурналисты эшли – язмалар ясалма интеллект ярдәмендә Яхъя Фәгыймов тәхәллүсе белән языла.
– Тормышыбызга Ясалма фәһем кереп бара. Әгәр дә ул бездән ерак дип уйласагыз – ялгышасыз, яшь буын инде аны куллана. Ул тормышыбызны, көнкүрешебезне төптән үзгәртергә мөмкин, кайбер профессияләрнең юкка чыгуы да бар. Ниләр булачагын төгәл генә беркем дә әйтә алмыйдыр.
Ясалма фәһем – интернеттагы мәгълүматны эшкәртеп, уртача нәтиҗәләрне тәкъдим итү сервисы. Ул татарча сөйләшә. Без аннан «Гаяз Исхакый фаразлаган инкыйраз – татарга бетү яныймы» дигән темага интервью алдык.
Ясалма фәһем текст, шигырь юллары да яза, фото ясый, аны хәрәкәтләндерә. Аның мөмкинлекләрен күрсәтер өчен, тулысынча Ясалма фәһем ясаган клип әзерләдек. Ясалма фәһем шигырь, музыка язды, үзе җырлады, клип геройларының фотоларын уйлап тапты, аларны хәрәкәтләндереп, клип ясады. Бу – тулысынча Ясалма фәһем ясаган татарча беренче клип, ул клип якынча 10 мең сумга төште, – диде ул.
Таныш булыгыз: «Татарның беренче нейрожурналисты Яхъя Фәгыймов – «Интертат»та эшли!»
Рәмис Латыйпов халык шагыйре Ренат Харис шигыре мисалында җырның ничек язылганын күрсәтте.
– Бу «Суно» программасы, шигырьне «тәрәзәгә» куясыз, үзегез теләгән жанр, уен коралын сайлыйсыз. Һәм ул язып та бирә. Әзер музыканы, әйтик, роликларда файдаланырга була.
Безнең редакциядә хәзер Яхъя Фәгыймов дигән журналист эшли, ул – татарның беренче нейрожурналисты. Ул күп мәгълүматны эшкәртү белән бәйле язмалар әзерли. Бу язмаларда – берничә дистә чыганактан алынган мәгълүмат. Мәсәлән, Татарстан әләме турында мәкалә язу өчен, русча 200 битле пдф китаптан кирәкле темага мәгълүматларны табып, тәрҗемә итеп бирде. Билгеле, аны редакцияләргә, дөрес юнәлешләргә кертеп җибәрергә кирәк.
Ясалма фәһемгә «монотон» материалларны тапшырырга була. Журналистларның кадерле вакытларын сарыф иттермәс өчен, эшләрне: мәсәлән, пресс-релиздан яңалык язу, вак-төяк хәбәрләрне тәрҗемә итү. Начар тәрҗемә итми, тизлеге начар түгел. Билгеле, аның артыннан тикшереп чыгарга кирәк, әмма ул эшне җиңеләйтә.
Журналист эшендә фото белән кыенлыклар була. Кирәкле фото булмаска мөмкин, авторлык хокуклары буенча проблемалар булуы бар. Мәсәлән, балалар фотоларын куллануда тыюлар бар. Ясалма фәһем тиз арада кирәк кадәрле фотоларны генерацияли. Ошамаса, чын кешенең рәсемен ясап бирә. Ул иренми. Карикатуралар да ясарга мөмкин.
Күпчелек татар журналистлары – гуманитарийлар, шуңа да, мәсәлән: «Стоимость фьючерсов на какао на бирже ICE превысила $12 000 за тонну» дигән яңалык безгә карурман кебек. Ясалма фәһем моның нәрсә икәнен, безгә нинди катнашы бар икәнен тиз генә аңлата ала.
Ясалма фәһемгә үзегез аңламаган икътисади таблицаларны кертсәгез дә, ул аларга аңлатма бирә. Шушы ук ысул белән медицина анализларын кертсәгез, ул сезгә күрсәткечләрне аңлатып бирә ала.
Безнең зур байлыгыбыз архивларда. Графика алмашуга кадәрле чыккан бик күп газета, матбугат гарәп графикасында. Ясалма фәһем әле остарып җитмәгән, әмма аны инде бүген үк аңлау өчен кулланырга була. Гарәп графикасы белән ХХ гасыр башында язылган газеталарны ул бераз укый ала, – диде Рәмис Латыйпов.
«Ясалма фәһем журналистның иҗади эшчәнлеген берничек тә алыштыра алмый»
Рәмис Латыйпов Ясалма фәһемне татар телен өйрәнү, сөйләшү өчен кулланып булуын һәм аның беркайчан да кешене алмаштыра алмавын аңлатты.
– Татар телен кулланучылар кими, җанисәп буенча татарлар 600 меңгә кимеде, ә интернет һәм телефон булган һәркемнең кулында татарча сөйләшүче бар дигән сүз. Шуңа да аны татар телен өйрәнү, сөйләшү өчен дә кулланырга була. Аның белән теләсә кайсы темага сөйләшә аласыз. Күбрәк сөйләшкән саен, аның татарчасы камилләшә. Димәк, интернетта татар теле сакланачак, дигән сүз.
Ясалма фәһем идеаль түгел. Ул журналистның иҗади эшчәнлеген берничек тә алыштыра алмый, журналист өчен репортажга бармый, үз белдеге белән интервью эшләми.
Ясалма фәһем кешеләрдән үрнәк алып эшләнгән, ул да җиңел юл эзли, ялкаулана. Хаталар да җибәрә, уйлап та чыгара. Аның белән эшләр өчен үзеңә акыллы һәм белемле булу кирәк. Дөрес юлга кертеп җибәргәндә, ул ярдәмче була ала. Билгеле, яман кешеләр аны начар максатларда да куллана ала. Смартфоннар кебек үк – ул безгә ярдәмче дә, әмма аны кибермошенниклар да куллана.
Безнең татар халкының күпчелеге Ясалма фәһемне шөбһәләнеп каршы ала, билгеле. Татар консерватив инде ул. Нейрочелтәрләр турында яза башлагач, кайбер хезмәттәшләрем моны тәнкыйди кабул итте. Ясалма фәһем басма матбугатны бетерәчәк, син шуны башлап йөрисең, дип орыштылар. Мин моңа шатландым, чөнки татар халкы асылын югалтмаган икән. Нинди генә яңалык барлыкка килгәндә дә, без, татарлар шулай авырдан кабул итәбез. Мисал итеп, мин бөек язучыбыз Мәхмүт Галәү сүзләрен китерер идем. Ул ХХ гасыр башында газеталар барлыкка килгәндә татар авылында моны ничек кабул итүләре турында язып калдырган:
– Ул гәҗит дигән нәрсәне, ахырзаман якынайгач, шайтан үз койрыгы белән язып таратыр, ди. Аны укыган кеше кяфер булыр һәм теге дөньяда дуңгыз сүрәтендә кубарылыр, ди.
ХХ гасыр башында татар газетаны шулай ахырзаман дип кабул иткән икән, XXI гасырда нейрочелтәрне ахырзаман галәмәте дип кабул итүе гаҗәп түгел. XXII гасырда да татар үз асылында калыр, ИншәәАллаһ, – диде ул.
Рәмис Латыйпов: «Ясалма фәһемнең уңай якларын өйрәнеп, үз файдабызга дөрес итеп кулланыйк»
Шулай да, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе һәм «Интертат» сайтының баш мөхәррире Ясалма фәһемнең түләүле булуын, аны сатып алу өчен чыгымнар кирәк булуын әйтте.
– Дөньякүләм корпорацияләр, ярыша-ярыша, миллиардлар тотып, яңадан-яңа нейрочелтәр сервислары ача икән, без бу үзгәрешләрне туктатып кала алмыйбыз. Аның ахыргы нәтиҗәсе билгесез. Әмма «алар надан, без генә акыллы» дип утыру – дөрес түгел, дип уйлыйм. Шуңа да безгә аның уңай якларын өйрәнеп, үз файдабызга, дөрес итеп, кануннарны бозмыйча кулланырга тырышырга гына кала. Тагын бер ассызыклап әйтәм: бу – журналистны алыштырмый, сезнең өчен эшләп бирми. Ясалма фәһем язган белән генә газета чыгарам дип уйласаң, аяныч хәлгә калуың бар.
Ясалма фәһем – ул сынау, русча әйтсәк инде «вызов» та, шул ук вакытта яңа буынның казанышы да. Ул – инструмент. Инструмент бар икән – аны кулланырга кирәк, һәм ул төзек булырга тиеш, – дип тәмамлады ул чыгышын.
Әсгать Сәфәров пилотсыз очу аппаратларын видеога төшереп таратуны җавапсызлык дип атады
– Пилотсыз очу аппаратларын видеога төшереп, социаль челтәрләрдә тарату – җавапсызлык. Заводларда техник яктырту җиһазларын да фотога төшереп, «янгын чыккан» дип язып, социаль челтәрләрдә тараталар. Теләсә кайсы мәгълүматны социаль челтәрләрдә чыгарганчы, бу мәгълүмат кемгә ярдәм итәчәк, кешеләргә ничек йогынты ясаячак, җәмгыять өчен куркынычмы-юкмы, дигән сорау бирү мөһим. Моңа җаваплы карагыз.
Социаль челтәрләрдә таралган мондый язмалар дошманга ярдәм итә, кешеләрнең тормышын куркыныч астына куя һәм республика инфраструктурасына куркыныч тудыра, дип ассызыклады Әсгать Сәфәров.
Әсгать Сәфәров чыгышының бер өлеше яшьләр белән эшләргә кирәклегенә багышланган иде.
– Шуны танырга кирәк, әлегә без журналистика үсешендә яңа этап символы була алырлык зур исемнәр һәм проектлар күрмибез. Гомумән, яңа буын журналистлары нинди, алар Татарстанда яшәүче халыкларның милли телләрендә эшләргә әзерме? – дигән сорау куйды ул.
Әлегә, Әсгать Сәфәров сүзләренчә, бу сорауларга ачык һәм төгәл җаваплар юк.
– Медиа тармак чынбарлыкны формалаштыруда төп роль уйный, массакүләм мәгълүмат чараларында чыккан мәгълүмат җәмгыятькә көчле йогынты ясау коралына әверелә. Һәм монда нәтиҗә бер: чын журналистика ул – сенсацияләр артыннан куу түгел, ә җәмгыять алдында җаваплылык.
Без сезнең белән катлаулы вакытта яшибез, һәм мәгълүмати һөҗүмнәр физик һөҗүмнәргә караганда азрак зыян китерми. Ялган мәгълүмат, фейклар, паника – болар барысы да безнең дошман кулындагы корал була ала. Һәм нәкъ менә медиа өлкәнең бурычы – кешеләрне акланмаган куркыныч тудыра торган әйберләрдән саклаучы фильтр булдыру. Шуңа күрә массакүләм мәгълүмат чаралары, телеграм-каналлар, контентның барлык авторлары принципка иярергә, оператив мәгълүмат бирергә тиеш, әмма коткы таратмаска һәм объективлыкны сакларга тиеш, – дип белдерде Әсгать Сәфәров.
Фәрит Мөхәммәтшин: «Ә бездә җиңел вакытлар булмады да!»
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чараларының 2024 елдагы эш нәтиҗәләрен уңай бәяләде:
– Тулаем алганда, куелган бурычлар үтәлгән. Бу бит әле авыр вакытта. Ә бездә җиңел вакытлар булмады да! Пандемия, махсус хәрби операция һәм башкалар. Авыр заманнарда сез хакимият, халык белән бергә булдыгыз. Сезнең аркылы без үзебезнең кешеләргә, Татарстан Республикасы гражданнарына мәгълүматны җиткерә алдык, – диде ул медиа тармак вәкилләренә.
Ул республикадагы тормышны гадел һәм вакытында яктыртырга, республиканың 4 миллионлы халкына тикшерелгән мәгълүматны гына җиткерергә кушты.
Шулай итеп, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Казан IT-паркында узган йомгаклау коллегиясендә чыгышлар тәмам булгач, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә дәүләт бүләкләрен тапшырдылар.