Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

97 яшьлек Зөмәррә Халитова: «Мин әле яшим. Җирдән атлап йөрим. Улым турында китап язам»

news_top_970_100
97 яшьлек Зөмәррә Халитова: «Мин әле яшим. Җирдән атлап йөрим. Улым турында китап язам»
фото: Владимир Васильев

Зөмәррә Халитова белән «Искусство жить» мәдәният-мәгърифәт үзәгендә таныштым. Аны кем дип таныштырсам, дөресрәк булыр икән? Журналист, тәрҗемәче, рәссам... гомумән, күп төрле һөнәрләр иясе, әмма беренче чиратта ул – ана. Күренекле архитектор Нияз Халитовның әнисе – 97 яшьлек Зөмәррә Халитова улы турында китап яза. «Искусство жить» мәдәният-мәгърифәт үзәгендә ул үзенең тормышы, күренекле танышлары турында һәм башка күп кызыклы әйберләр сөйләде. Әлеге язма – Зөмәррә ханым сөйләгәннәрдән өземтәләр.

«Әнием беренче татар режиссеры Кәшифә Тумашева. Әтием Рәхим Тумашев Иркутскида татар театр коллективы оештырган шәхес»

Мин – Зөмәррә Рәхим кызы Халитова. Кыз фамилиям – Тумашева. Миңа 97 яшь. 1926 елның 5 сентябрендә туганмын. Тарихны белсәгез, бу – Идел буенда ачлык еллары, шул елларда яшәдем инде мин. Алдагы датага кадәр яшәргә телим, Алла бирсә.

Минем гаиләм һәм татар дөньясына билгеле танышларым турында белергә теләсәгез, әйе, мин Сәйдәшне дә, Җәүдәт Фәйзине дә, Мансур Мозаффаровны да, Альберт Леманны да, Нәҗип Җиһановны да белә идем. Харис Якупов хатынының племянницасы – минем киленем – олы улымның хатыны. Минем өлкән улым Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, архитектура фәннәре докторы Нияз Халитов булуын беләсездер. Ул вафат инде.

Әнием – беренче татар режиссеры Кәшифә Тумашева. Аның ире – минем әтием Рәхим Тумашев турында беркем дә белми. Агрономлык һәм икътисад буенча югары белем алган, язучы, режиссер, артист, революциягә кадәр Иркутскида татар театр коллективы оештырган шәхес. Ул рус телен яхшы белсә дә, татар театры ачарга теләгән. Әти-әнисе киңәш итсә дә, аның коммерсант буласы килмәгән. Әти үзе дә, аның өлкән агасы Закир абый да Себер мөселман җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы булганнар. Әти-әнидән театр ачарга мөселманнар булышуы турында ишетеп калганымны хәтерлим. Мөгаен, шушы җәмгыять булгандыр.

Әнием дә, ятим калгач, 6 яшендә Иркутскига барып эләккән – туганнарында тәрбияләнгән. Иркутскида якшәмбе мәктәбендә һәм мәдрәсәдә укыган. Яхшы укыгач, аны укуын дәвам итәргә Төркиягә җибәрмәкче булганнар, әмма Октябрь революциясе башлаган. Ул укуын кызлар гимназиясендә дәвам иткән. Тукайның «Хөррият» шигырен сөйләп, җирле интеллигенция арасында танылган, мөнәҗәтләр җырлаган. Аны татар театры җитәкчеләре күреп алган да, шикәр белән кызыктырып, театрга китергәннәр. Аннары ул театр җитәкчесе Рәхим Тумашевка кияүгә чыккан.

Ятим үскән әнидә тимер характер булган. Үзе бик кешелекле иде. Аның өчен әтинең абыйсы Закир абый үрнәк, кеше идеалы булган. «Ул шундый кеше иде – бәреп егар, тартып торгызыр», – дип сурәтли иде аны әни. Әни үзе дә шундый иде – каты да, шәфкатьле дә.

Әти белән әни Иркутскидан Казахстанның Семипалатинск шәһәренә күченгәннәр – анда рус белән татар театры бергә була. Шунда абыем туган, һәм алар, яңа туган бала белән, 1923 елда Казанга кайталар.

Казанга килгәч, театр кешесе эшкә урнашу өчен кайда бара? Мәдәният министрлыгына (Ул вакытта Мәдәният идарәсе дип аталган. авт.). Әмма анда әтигә булышмаганнар. Управляющий: «Сез килмешәкләргә түгел, үзебезгә дә эш юк әле», – дигән.

Минем әти әнигә охшамаган. Ул бик иртә – 1933 елда – туберкулездан үлде. Туберкулезны ул вакытта дәвалый алмаганнар. Үлгәндә, әнигә: «Ярый әле, мин үләм, син түгел», – дигән. «Мин балаларны аякка бастыра алмас идем», – дип уйлаган ул.

Әтине Мәдәният идарәсеннән чыгарып җибәрә алганнар. Әни кереп: «Кем монда килмешәк әле? Безме? Без ватаныбызга кайттык. Без монда эшләргә җыенабыз», – дип өстәл суккан. Аны режиссер һәм артист итеп түгел, кәгазь эшләрен башкаручы итеп алганнар.

Әти тормышыннан бер эпизод. Аны театрга эшкә алмагач, Авыл хуҗалыгы идарәсенә барган да, аны инструктор итеп алганнар. Аңа раскулачивание эшләрендә катнашырга туры килгән. Аның нечкә натурасы моны кичерә алмаган. Күкрәк балаларын кыш көне күз алдында карга атсыннар инде...

Сугыш вакытында ипине карточкалар белән бирәләр иде бит. Кемгә эләгә – шул ала. Аны эләктереп калу өчен, кичтән үк чират алып, төнлә берничә тапкыр чыгып билге куйдырып, иртән лавка ачылгач, тиешле 2кисәк ипиемне ала идем – 400 грамм әнигә, 400 грамм миңа. Достоевский урамында иде ул лавка. Хәзер анда бик затлы йорт тора. Лавкадан өйгә кадәр 2-3 минутлык юл. Мин шул арада үз порциямне аша бетерә идем. Ә әни үз порциясен базарга чыгып саткан да, бәрәңге һәм кечкенә генә шешә сөт алган. Шундый иде минем әнием.

Әни педагог булырга хыяллануы турында әйтә иде. Нәтиҗәдә, ул режиссер гына түгел, театраль педагог та булып китте – Казан театр училищесында актерлык осталыгын укытты.

Абыем да соңыннан режиссер булып китте. Сез аны беләсез – татар театры режиссеры, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреаты Равил Тумашев. Без абый белән детдомда үстек. Ул пионердом дип атала иде.

«Театр ишегалдында күпме кызыклы кешеләр очраттым!»

Әмма аңарчы әни белән театрга йөргән чагымны сөйлим әле. Әни мине үзе белән эшкә алып бара иде. Театр Горький урамында урнашкан, хәзер анда Тинчурин театры. Барлык яңа танышларым шунда булды да инде, чөнки театр ишегалдында артистлар тулай торагы иде. Анда артистлар гына түгел, театрның төрле эшчеләре дә яши иде. Күренекле композитор Салих Сәйдәшев та, танылган артист һәм режиссер Хәким Сәлимҗанов та шунда яшәде. Минем алдагы биографиям шушы гаиләләргә бәйле. Чөнки мин күп вакытымны театр ишегалдында үткәрдем. Театр ишегалдында күпме кызыклы кешеләр очраттым! Хәким Сәлимҗанов кызы Адочка (Марсель Сәлимҗановның сеңлесе) белән без яшьтәшләр идек. Адочка пианинода искиткеч уйный иде. Электрик кызы Гөлшат Сәйфуллина белән дус идек. Соңыннан ул сопрано тавышлы җырчы булып китте, Татарстанның халык артисты. Альберт Леман белән бер фатирда стена аша яшәдек. Төчкергән дә ишетелә иде. Наҗия Терегулова да кызы белән шунда яши иде. Бер кечкенә бүлмәдә республиканың иң яхшы скульпторы Рада Нигъмәтуллина яшәде. Шул ишегалдында Даутовлар яшәделәр. Өлкән кызлары театрда секретарь иде, икенчесе КИСИда математика буенча завкафедра иде, өченчесе – Рәмзия Даутова – СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеровның хатыны булды.

Шәүкәт Биктимеров укырга кергәндә, минем әнием кабул итү комиссиясендә иде. «Буе кечкенә бит», – ди икән әнием. Ул рояльгә сикереп менгән, ди.

Шәүкәт Биктимеров Әлмәндәрне уйнаган «Әлдермештән Әлмәндәр», мөгаен, онытылмаска лаеклы бердәнбер спектакльдер. Мин башкаларны кабул итә алмадым. Чөнки мин башка үрнәктә тәрбияләнгән. Монда Туфан Миңнуллин бик яхшы әдәби материал булдырган.

Абый белән безгә балалар йортында да тәрбияләнергә туры килде, дигән идем. Минем әни дә Мәскәүгә театр институтына укырга кергән. Ул вакытта Сара Садыйкова Мәскәү консерваториясендә укыган. Ул бит – консерваторияне 2 тапкыр тәмамлаган кеше. Сара апа да, әни дә режиссерларга кияүгә чыкканнар. Сара апаның ире Газиз Айдарский – театр ачкан кеше. Минем әти Иркутскида театр ачса, ул – Мәскәүдә. Икесе дә Казанда мәдәният идарәсенә килгәннәр һәм икесен дә кире борганнар. Икесе дә туберкулез белән авырган һәм 1933 елда вафат булганнар.

Хатыннары бик азапланып яшәгән – әни дә, Сара апа да. Айдарская да, мин дә дәүләт учреждениеләрендә үстек. Гаҗәеп чор иде. Әлфия Айдарская, әнисе гастрольләрдә чакта, Ленинград хореография училищесына балалар җыюлары турында хәбәр күргән дә, барып, документларын биргән һәм Ленинградка китеп барган. Минем дә якынча шулайрак – әни мине Мәскәүгә алып барды да Калининга приемга язылды. Михаил Иванович Калинин – Бөтенроссия старостасы. Ул чакта халык белән хакимият арасында нинди мөнәсәбәтләр булган! Калинин аны кабул иткән. Әни үзенең татар булуын, тол хатын булуын аңлаткан. Авыру кыз бала һәм малае да барлыгын әйткән. Ул вакытта мине табиблар «үләр» дип фаразлаган булган, үпкәләрем дә чиста булмаган. Табибларга ышанасы түгел икән. Мин хәзер табибларга ышанмыйм, дарулар эчмим. Яшим әле. Мине «үләр» дип әйткән профессор, бәлки, китеп тә баргандыр, мин әле яшим. Җирдән атлап йөрим.

Калинин мине Мәскәү яны урманнарындагы сәламәтләндерү мәктәбенә җибәрергә карар иткән. Анда шундый кайгыртучанлык иде. Мин ашамагач, консилиум җыйганнарын хәтерлим. «Ни ашыйсың килә?» – диләр. «Вареньелы пирожки һәм дөге боткасы», – дим. Пешереп китерделәр. Әни килгәндә, мин ал яңаклы сәламәт кыз бала идем. Аннары безне балалар йортына урнаштырдылар, ул «1нче пионердом» дип аталган үрнәк балалар йорты иде. 2 катлы йортта 110 бала яшәдек. Мин бары тик яхшыны гына әйтә алам. Мин данлыклы Александров балалар хорында катнаштым. Безне тегәргә, бәйләргә, чигәргә өйрәттеләр. Малайларны төзелеш эшләренә өйрәттеләр. Равил соңыннан дачасын төзеп чыкты. Безне эшне ахырына җиткерергә өйрәттеләр. Мин сәгатьләр буе утырсам утырам, математикадан мәсьәләне чишә идем.

Равил абыйга бәйле бер эпизод искә төште. Абый белән Мәскәүгә барганда, 2 кешелек купеда урнаштык. Бер пар килеп керде, алар белән бер кыз да бар. Кызга урын эзләп йөриләр икән. Урыныбыз булмаса да, «калсын» дидек. Бергә бардык та поезддан төшкәч таралыштык. Икенче көнне очраклы гына Мәскәүдә халык агымы арасында күрештек. Бу Равилнең булачак хатыны – булачак академик Диләрә Тумашева иде.

Кызганыч, 2 ел элек аларның өлкән уллары Айдар үлеп китте, аңарчы Равил үзе үлде, аңарчы хатыны Диләрә үлде. Быел автокатастрофада кызлары Ләйсән дә үлде. Айдарның ике кызы һәм Ләйсәннең улы бар. Алар инде миңа бераз ераграк. Тумашевлар кланы бушап калды...

«Минем балаларым арасында үзенең ныклы урынын тапкан кеше улым Нияз иде»

Миңа әле озак яшәргә кирәк. Чөнки мин улым турында китап язам. Нияз турында язарлык әйбер бар. Минем балаларым арасында үзенең ныклы урынын тапкан кеше улым Нияз иде. Бүгенге сөйләшүдә Ниязның биографиясенә дә кагылырга туры килә. Бик тормышны яратучан кеше иде.

Мин 4 бала үстердем – 1 кыз һәм 3 малай. Бер улым – Нияз Халитов үлде, икенчесе Айрат Халитов – Казанның 1000 еллыгына Сөембикә манарасы белән эмблема ясаган рәссам. Улым Ренат та – архитектор. Ул өлкән абыйсын яратып, аның юлыннан архитектураны сайлады. Әмма бу профессия белән кызыксынуын югалтты. Ул хәзер, архитектордан бигрәк, рәссам. Без картиналарны икәү ясыйбыз. Минем идея белән ул ясый. Хәзер минем 9 оныгым һәм 10 туруным (оныгымның балалары) бар.

Мин кияүгә чыгып беренче баламны – Ниязны тапкач, аны калдырыр кеше юк иде. Шуңа да мин бала белән утыра алырлык эш таптым – тәрҗемә. Баланы теземә утыртып эшли һәм балага ике телдә сүзләр өйрәтә идем. Кечкенә бала ике телне дә белә иде. Күчмә театрда режиссер булган әни артистларны: «Минем оныгымнан сөйләшергә өйрәнегез», – дип ачулана иде. Безнең стенада һәрвакыт карта эленеп торты – кайчакта дөнья картасы, кайчакта СССР картасы. Ул, бераз үскәч, картадан карап, сүзләр-хәрефләр өйрәнә башладык. Шулай хәрефләрне өйрәндек, ул аннары бик күп укый башлады.

Иремнең биографиясе дә кызыклы иде. Ул көнгә 2-3 том укый. Аның артыннан улым да. Мәктәптә укый башлагач, гел «3л»е ала башлады. Ул күп белә, ләкин дәреслектә язылганны сөйләми, үз версиясен тәкъдим итә, аңа, әлбәттә, «3»ле куялар. Нияз мәктәпне тәмамлап аттестат алгач, завуч: «Техник вуз турында хыялланмагыз, математикадан «3»ле», – диде. «Рус теле һәм әдәбияттан да «3»ле булгач, гуманитар фәннәр турында да хыялланмагыз. Болар – ялган романтика», – диде. Нияз: «Мин милиционер булам, тәртибемнән «5»ле», – диде. Аның җәмгыять белеменнән генә «4»ле, калганы «3»ле иде. Мин бервакыт мәктәпкә очрашуга чакыргач, балаларга: «Билге артыннан кумагыз, ул иң мөһиме түгел», – дидем. «Күбрәк укыгыз», – дидем. Минем «3»легә укыган улым фәннәр докторы булды, димәк, аңа «3»леләр комчауламаган. «5»легә тәмамлаганнар фәндә 2 адым да атлый алмаска мөмкин.

Хәзер онык үсеп килә. Укырга яратмый. Смартфоннар, «дурацкий» роликлар, башка берни дә кирәкми. Безнең Мәгариф министрлыгы кая карый? Без аларны җиңә алмыйбыз. Юрган астына качып булса да роликлар карыйлар. Ә мин өстәл астына качып, юрган элеп, төнлә Жюль Вернны укый идем.

Ниязның балачактан ук яки журналист, яки архитектор, яки режиссер буласы билгеле иде. Минем Мәскәүдә дустым театр белгече Ким Ефимович Кривицкий бар иде. Аның бабасы Тухачевскийның урынбасары булган. Ул Равил белән дус иде, мин шуның аша дуслаштым. Ул, Ниязның фикерли торган профессия булырга тиеш, ди иде.

Беркайчан да бай булмасам да, аңа яхшы репетиторлар ялладым. Ул әзерлек курсларында укып, КИСИның беренче наборына керде, әмма укырга алмадылар. Бөтен җирдә «блат». Бик тупас яңгыраса да, «блатсыз» беркайда да кереп булмый иде. Укырга керә алмаса – армиягә китәсе бит, анда хезмәт иткәндә булган белеме югалырга мөмкин. «Башка факультетка барсын», – дим. Танышлыксыз булмыйсын аңлагач, кабинетлар буйлап киттем. Архитектура кабинетында туган тиешле кешене очраттым, ул анда лаборант икән. Ул комиссия җитәкчесе Бикчәнтәевка китте. Анысы «соң инде» дигән. «ПГСка барсын», – дигән. (ПГС – промышленное и гражданское строительство). Ниязның стресстан температура күтәрелде. Тагын кабинетлар буйлап киттем. Карасам – Даутов. Аның хатыны Зөмәррә Сәйфуллина нәшриятта эшли иде. Авыруын әйтеп, карап торсын әле, дип сорадым. Нияз керә алды.

Мин ул вакытта Рәссамнар берлегендә эшли идем. Ниязның ватманга ясаган рәсемен Берлек рәисе Харис Якуповка алып киттем. «Бу рәсемгә ничәле куяр идегез?» – дим. «5»ле», – ди. «Ә минем улыма «4»ле куйдылар», – дим.

Әле Обкомга да бардым. Анда ВУЗ бүлеге бар. «Без кайсы республикада яшибез?» – дим. «Татарстанда», – диләр. «25 урыннан 17се – яһүдләр», – дим. Ким Ефимовичның миңа: «Балаларыңны оста урнаштыра беләсең», – дигәне дә булды.

«Миннән «озын гомер сере нидә» дип сорыйлар»

«Үзеңне жәлләмә! Кешеләр өчен яшә», – дим. Әти-әнием дә кешеләр өчен яшәде. Күпләр үзе өчен яшәүне бәхет дип саный. Бәхеткә махсус омтылырга кирәкми.

Мин эшсез тора алмыйм. Эш – иң мөһиме. Кесә калынайту өчен түгел, тулы тормыш белән яшәү өчен иде. Хәтта идән юуны да сәнгати итеп эшләп була. Минем туганнан туган апамның идән юуын күрсәгез иде! Ул суны мич алдында куеп җылыта иде. Идән юганда йөрергә ярамады. Идәнне кыра, сабынлы мунчала белән ышкый. Аннары кат-кат юа. Кипкәнче беркемне дә кертми иде. Сәнгать ул картина язу гына түгел, ул – идән юу да. Әни миңа «идән юучы итеп тә алмыйм сине» дия иде. Бөтен почмакларын яхшы юмыйм икән.

Мин кайда гына эшләмәдем! Балаларны калдырыр урын булмагач, тәрҗемә белән шөгыльләнә башладым. Минем бер оныгым Тимур «Созвездие» белән хезмәттәшлек итә, аларның «Талант» журналында эшли. Аннан: «Моны эшли алырсыңмы икән?» – дип сорасалар, нәрсә икәнен белгәнче үк: «Әлбәттә», – ди. Мин дә шундый. Бөтен нәрсәгә алындым. Филармониядә дә эшләдем, Рәссамнар берлегендә дә...

Мин биергә ярата идем. Көн саен театрга йөри, бәрхет ябылган култыксага таянып, спектакль карый идем. Спектакльләр музыкаль иде. Татар спектакльләре гел шулай иде. Ничек бииләр иде! Салих Сәйдәшев музыкасына «Качкын» спектаклен хәтерлим. «Качкын» – Нәҗип Җиһановныкымы? Бәлки, мин нәрсәнедер бутыймдыр. Ләкин фәнни доклад ясамыйм бит. Ялгышуым да мөмкин.

«Книголюб» клубы турында ишеткәнегез бармы? Аны Емелина Татьяна Андреевна 100 яшькә кадәр алып барды. Бервакыт ул: «Телисезме, шигырь сөйлим», – ди. «Бүген ятладым», – ди. «Беләсезме, нигә өйрәндем? Хәтерне яхшыртырга», – ди.

Мин табибларга ышанмыйм. Ковид белән авырганда, мин табибларны кертмәдем, дару да эчмәдек, берни дә ашамадык. Су эчтек тә йокладык.

Хәл булмагач, кешегә ятып торырга кушалар. Дөрес түгел. Торырга кирәк. Минем үз системам бар – караваттан кухня тәрәзәсенә кадәр һәм кире караватка кадәр 3 тапкыр әйләнеп чыгам. Бу – 100 м. Көненә 3-4 км йөрергә кирәк. Кыскасы, хәрәкәтләнергә кирәк. Үзеңне саклап ятасы түгел.

Мин авырлыкка шулкадәр ияләшкән кеше, мин шулай яшәргә дә риза, сугыш кына булмасын. Сугыш вакытында бик авыр яшәдек. Бик авыр. Калын кесә дә, матур кием дә, тәмле ризык та түгел, тыныч тормыш кирәк. Мин шулай дип саныйм.

Миңа әле озак яшәргә кирәк. Әйттем инде – минем Нияз улым турында китапны язып бетерәсем бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100