Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

95 яшьлек бабай бәрәңгене дөрес утыртмаган өчен хатынын кыйнаган һәм өен шартлаткан

news_top_970_100

Казахстанда 95 яшьлек бабай дөрес утыртылмаган бәрәңге өчен хатынын кыйнаган, йортын шартлаткан һәм үзе хастаханәгә эләккән.

Бабай 94 яшьлек хатыны янына килә һәм, бакчага кемдер бәрәңге утырткан, дип зарлана. Тик бәрәңгене оныкчыгы белән бабай үзе утырткан булып чыга. Хатыны шулай дип әйткәч, бабай бу сүзләрне ошатмый. Ярсып китә, хатынын кыйный, аннан газ балоннары чыгара һәм кулына балта тотып утыра. Кыйналган хатын күршесеннән ярдәм сорый, әмма табиблар һәм полиция килгәч, каны кызган бабай йортын шартлата.

Бу вакытта бабай үзе дә өй эчендә була һәм могҗиза белән исән кала, дип яза «NUR KZ» сайты.

80 яшьлек Галина Каменева улы белән бергә шартлаган йортның күршесендә яши. Күршеләренең газ баллоннары шартлагач, аларның йортына да зыян килгән. Әмма шартлау булганчы, Галина ханым янына 94 яшьлек күрше карчыгы керә, ул кыйналган була.

«Галя, тизрәк янгын сүндерүчеләр чакырт, хәзер өй шартлый. Бабай мине кыйнады, баллоннарны чыгарып куйды, балта тотып утыра», – дип керде. Мин шундук шалтырата башладым. Ул бер кат оектан гына, канга баткан, куллары, аяклары кыйналган иде. «Галя, ул мине 69 елга беренче тапкыр кыйнады. Җилтерәтеп алды да кыйный башлады һәм шундук газ баллоннарын чыгарып куйды», – диде, – дип сөйләгән Галина Каменева.

Телеканал мәгълүматлары буенча, шуннан соң йорт янына полицейскийлар һәм 2 «ашыгыч ярдәм» машинасы килә. Тәртип сакчылары өй эченә керергә һәм пенсионерны туктатырга тырыша. Тик бабай соңгы мизгелдә шырпы сызып җибәрә, һәм йорт шартлый.

«Алар өйгә керергә тырыштылар, бер ишекне җимерделәр, ә икенчесен – белмим, бәлки, алар моны юкка гына эшләгәндер. Баксаң, бабай шаярмаган булган. Янгын сүндерү хезмәтенә, МЧСка шалтыраттык. Бу шартлау минем күз алдында, 10 метр читтә генә булды. Барысын да үзем күреп тордым. Йорт бик тиз, мизгел эчендә янып китте. Хәтта минем йортка да ут капты. Бөтен ремонтым юкка чыкты. Мин инде, аның сөякләре дә калмас, дигән идем, ә 15 минуттан ул тәрәзәдән килеп чыкты. Янган, таушалып беткән, әмма исән. Фантастика!» – дип сөйләгән тагын бер күршеләре Александр Кузьмин.

Күршеләре сөйләгәнчә, бу бабай үзенең җәнҗаллы холкы белән билгеле булган, әмма күршеләре моңа күз йомган, өлкән яшьтә булуына сылтаган. Бабай берничә тапкыр шартлатмакчы булган инде, аны махсус дәваханәгә дә алып киткән булганнар, тик шундук кире кайтарганнар. Шәһәр халкы, өлкән яшьтәге иргә карата чара күрүне сорап, туганнарына да һәм полицейскийларга да берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткән була.

Фаҗигадән соң шартлау булган урынга 2 янгын сүндерү бүлеге килә. Ут эченнән 4 газ баллоны алып чыгалар.

«Без килгәндә, өйгә тулысынча ут капкан, күрше йорт яна башлаган иде. Бабай тәрәзәдән чыккан булырга мөмкин. Безнең бүлекләр шартлаудан соң килде. Йорт ишегалдын тикшергәндә, ир-атны таптылар. Полиция пунктына ир-атның үзен адекват тотмавы турында хәбәр килә. Бу хәбәрдән соң полицейскийлар килә. Алар монда була – шушы вакыт эчендә ир-ат белән сөйләшәләр. Ул өйгә бикләнгән, ишекне ачмаган. Шул вакытта газ шартлый, йортка ут каба. Шуннан соң янгын сүндерүчеләрне чакыралар», – дип сөйләгән Петропавловск шәһәре буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәсе башлыгы Назымбек Елемесов.

Хәзер полициядә тикшерү үткәрелә. Өлкәнең сәламәтлек саклау идарәсендә сөйләүләренчә, 95 яшьлек бабайның тәненең 35 проценты пешкән. Аны шәһәрдәге бер хастаханәгә алып киткәннәр, хәле авыр, дип бәяләнә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 24 май 2024
    Исемсез
    Кеше үлмичә бернәрсә дә эшләмиләр, әле үлсә дә эшләмәсләр
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100