«9 алтын медаль!»: Татарстан көрәшчеләре Дөнья чемпионнары булды

22 июнь көнне Саба районы Миңгәр авылында Татарстан Республикасында көрәш һәм кыргыз көрәше буенча дөнья чемпионатлары тәмамланды. Көрәшнең ике төре буенча ярышларда 31 илдән 400дән артык спортчы бил алышты. Көрәштә ир-атлар арасында 11 комплект медаль, шулай ук егетләр арасында 9 комплект медаль һәм команда зачеты бүләкләре уйнатылды. Татарстан көрәшчеләре барлык авырлык категорияләрендә диярлек чемпион исеменә лаек булды!
Көрәш буенча 2025 елгы дөнья чемпионнары:
60 кг – Илфат Миңнегалиев (Россия)
65 кг – Илнар Закиров (Россия)
70 кг – Артур Хакимов (Россия)
75 кг – Рафаэль Бильданов (Россия)
80 кг – Рафаэль Кәлимуллин (Россия)
85 кг – Ренас Кәлимуллин (Россия)
90 кг – Хөснетдин Рузиев (Үзбәкстан)
100 кг – Булат Мусин (Россия)
130 кг – Радик Сәлахов (Россия)
130+ кг – Ранис Гыйләҗетдинов (Россия)
Абсолют дөнья чемпионы титулына Россия җыелма командасы вәкиле, Зәй егете Радик Сәлахов лаек булды. Аңа Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән төп бүләк – автомобиль тапшырылды. Бу – Раилнең 2025 елда 4 нче машинасы. Ул быел Зәй Сабан туе, Якутиядә узган Федераль Сабантуй һәм Изге Болгар җыенының милли көрәш турнирында баш батыр булып калды.
Фото: © Россия көрәш федерациясе мәгълүмат хезмәте