Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 март турында мәзәкләр һәм бәйрәмгә кагылышлы кызыклы хәлләр

Егетләр колагына: әгәр букет күтәргән ялгыз кызны очратсагыз, кичекмәстән танышыгыз. Ялгыз - димәк егете юк, букеты бар - димәк, эшендә бүләк иткәннәр. Эше бар икән, димәк, акчасы да бар дигән сүз.

news_top_970_100
8 март турында мәзәкләр һәм бәйрәмгә кагылышлы кызыклы хәлләр

8 мартка бүләк алганда киңәшләр. Ирләр, чәчәк алырга теләсәгез, исегездә тотыгыз:

Конфет чәчәкккә караганда тәмлерәк.

Колбаса тәмлерәк.

Ә акча беркайчан шиңми.

***

Егет белән кыз кафе яныннан узалар.

Кыз:

Аһ нинди тәмле исләр килә!

Егет:

Тагын бер тапкыр узыйк алайса!

***

Батыр егетне матур кыз ашаткан, эчерткән, йокларга яткырганы бармы? Юк. Убырлык карчык кына шулай эшли.

***

Чәй - тылсымлы эчемлек. Иптәш кызларыңны чәйгә чакырсаң - шампанский барлыкка килә, егетеңне чакырсаң - секс китерә.

***

Урам этләре өчен приют бар. Нигә буйдак егетләр приюты юк икән? Ашаталар, эчертәләр, дрессировка уздыралар да кирәксенгән хатын-кызларга өләшәләр.

***

8 март, иртә. Хатын, урыныннан торып, юынырга китә. Ире артыннан кычкыра:

— Ят урыныңа, анаңны себерим! Кофе алып киләм хәзер!

***

Бер егет ювелир кибетенә керә. Консультант кыз:

— Безгә керүегез бик әйбәт булган. 8 март уңаеннан бездә ташламалар. Үзегезнең кызыгызга бүләк ала аласыз. Теләсә нинди бүләк алсагыз, менә бу йөрәк формасындагы кулонны бүләк итеп бирәбез кызыгызга.

Егет уфтанып куя.

— Кызым юк шул минем.

Сатучы кыз:

— Ничек инде? Шундый шәп егетнең кызы юкмыни? Нигә алай?

Егет:

— Хатын рөхсәт итми.

***

8 март иртәсендә хатыны уяна да иренә:

— Карале, шундый төш күрдем. Миңа бриллиант кашлы йөзек бүләк иткәннәр икән дим. Ничек уйлыйсың, нәрсә аңлата икән ул төш?

Ире:

— Кичкә кадәр түз, белерсең!

Кичен ире чыгып китә. Хатын тәмле итеп ашарга әзерли, романтика булсын дип шәмнәрне кабыза, матур күлмәкләрен киеп куеп ирен көтеп утыра. Бераздан ире кайтып керә. Кулында - алтын тасма белән бәйләнгән кызыл тартма! Хатынына суза. Хатын, суларга да куркып, тартманы ача... Ә эчтә - "Төшләрне юрау" китабы.

***

Ювелир кибетендә

— Сез ни алырга телисез?

— 8 мартка бүләк.

— Сезгә алайса кыйбатлырагы кирәктер, бу киштәдән карагыз.

— Нигә алай уйлыйсзы?

— Бүген бит инде егерменче март.

***

Гали, мин нәрсә бүләк итим икән хатынга? Чәчәк - шиңә, духи - инде бар, кәрәзле телефоны - былтыр алдык, калган әйбер кыйбат.

Подшипникның шаригын бүләк ит. Моңарчы биргәнең дә юктыр, кыйбат та түгел, ватылмый да.

***

***

Булган хәл.

Хатын-кызлар ирләр кебек уйламаганы билгеле. Бер кыз егете белән 8 март көнне очрашырга уйлый. Очрашу алдыннан матурлатам дип стоматологка языла. Әмма җиңел генә дип уйлаган операция уңышсыз тәмамлана - яңагы шешеп чыга. Башта бик борчылса да, башына идея килә - егетен сынап карарга уйлый, очрашудан баш тартмый, киресенчә, кеше күп булган урынга билгеле: имеш, егетенең реакциясе нинди булачак? Тагын да ямьсезрәк күренәм дип бөтенләй бизәнми, гади генә итеп киенә. Егете игътибар үзәгендә булсын өчен зур букет тотып килергә, галстук, пиджәк кияргә куша.

Бу егете белән сәүдә йортының кафесында, яшьләр кайнап торган урында очраша. Матур итеп киенгән, чәчәк тоткан егеткә бөтенесе дә игътибар итә, билгеле. Авызы кыйшайган, өйдәгечә генә диярдәй киенгән кыз белән бәйрәмчә киенгән егетнең очрашуына бар да гаҗәпләнеп карый. Әмма егет кызның битенә бөтенләй игътибар да итми, гадәттәгечә тота. Кыз "бу әйбәт егет" дигән нәтиҗәгә килә, күпмедер вакыттан соң алар кавышалар. Шуннан соң кыз егетнең чынлап торып ни кичергәнен, әллә никадәр матур кызлар янында уңайсызлык кичерү-кичермәве турында сорый.

Егет аны шаккатып тыңлап тора:

Ә мин синең битеңне күрмәдем дә.

Ә кая карадың соң син?

Аякларыңа!

Нәрсә уйладың инде?

Түшәктә ятканда бу аяклары белән кочакласа, ничек рәхәттер дип уйладым.

***

Бер хатын сөйләгәннәрдән. "Таң алдыннан уянып китәм - тумбочкада колготкилар, коробкада - кәрәзле телефон. Кара ирем нинди яхшы, бүләк алган, дип уйладым, карадым да, аңа сыенып йоклап киттем. Иртән уяндым - карыйм, берни дә юк. Күзгә күренгәнме соң дип уйлыйм. Юк, ирем көннәрне бутаган да, 8 март дип уйлап, җидесе биргән икән, аннары исенә төшеп, яшереп куйган".

***

Миңа кызым әйтә:

Әти, син бит безне 8 мартта кафега алып барасың. Ә 23 февральдә беркая да бармыйбыз. Әйдә, 23 февральдә дә кафега алып бар, син генә үпкәләп калырлык булмасын.

***

23 февральдә йөргән кызым миңа пыяла сыра кружкасы бүләк итте. 8 мартта мин аңа айфон алырга акча бүләк иттем. Аннары уйлап йөрим - пыяланы кирәкле әйбергә алыштырган борынгы Африка халыкларыннан минем кай җирем артык? Мин дә шуны ук эшләгәнмен икән бит.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100