Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 Март: төрле һөнәр ияләре өчен ул ничек истә калган?

Бүген 8 Март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме. Төрле һөнәр ияләре өчен ул бәйрәм нәрсәсе белән кадерле, кемгә нәрсә бүләк иткәннәр? Хатын-кыз булу җиңелме, кыенмы - «Татар-информ» төрле фикерләрне туплады.

news_top_970_100
8 Март: төрле һөнәр ияләре өчен ул ничек истә калган?
pixabay.com/ru

«Безнең илдә хатын-кыз — ул эш аты»

Казанның 7 шәһәр хастаханәсе 1 сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова сүзен шаярудан башлады.

Институтта укыганда, профессор әйткән иде: кешене дәвалагач, ул сезне бүләкләргә теләсә, аннан берни алмагыз. Ләкин эштән чыккач, подъезд төбегезгә «Мерседес» китереп куйса, кире какмагыз. — ди табиб. - Бервакыт 8 март алдыннан эш янына килеп туктадым, карасам, шәхси йөртүчесе белән пациентым басып тора, кулында күчтәнәчләр һәм куе кызыл розалар. Машинаны бикләп, сырхауханә почмагыннан борылсам, каршыма шул ирнең өч улы һәм кияве килеп басты, һәркайсының кулларында чәчәкләр. Алар бөтен гаиләләре белән миндә дәвалана. Иң истә калган котлау шул булгандыр.

Икенче соравыгызга килгәндә, безнең илдә хатын-кыз булу бик кыен. Бездә хатын-кыз үзе өчен дә, ире өчен дә эшли - бөтенесен өстери. Безнең илдә хатын-кыз — ул эш аты. Ике категория хатын-кыз бар бездә: берсе үзе өстерәүче, икенчесе ирләр аркасы артына яшеренгән. Ире бай дигән сүз генә түгел, аның ниндидер булыша торган дуслары булырга мөмкин. Миңа приемга ире аркасында гына килеп эләккән хатын-кызлар да була. Менә андый хатын-кызга яшәве рәхәттер дип уйлыйм.

Кызым чит илдә яши. Ул гел мине үзләренә күченергә үгетли, чәчәкләр карап, хайваннар приютында булышып, рәхәтләнеп, җиңел итеп яшәвемне тели. Аларның анда мәшәкатьләре аз. Һәр бәхетсезлек төрлечә диләр инде. Кемнеңдер ашы майсыз, берәүнең бриллиантлары вак. Кыскасы, безнең илдә хатын-кызга яшәү авыр дип саныйм.

Матурлыкка килгәндә, гел чибәр килеш торып кына булмый инде. Мин белгән бөтен ирләр табигый матурлыкны гына ярата. Аларга иң мөһиме - тырнаклар чиста булсын, нык озын тырнаклар ямьсез. Ябыштырылган күз керфекләренә мин каршы түгел, сыерныкы кебек озын гына булмасын. Ләкин медицина ягыннан караганда куркыныч ул, гөмбәчек, тире авырулары китереп чыгарырга мөмкин.

Матурлык төшенчәсен ирләр һәм хатын-кызлар төрлечә аңлый. Ирләр күңеле белән ярата белүче, үзен кайгырта торган хатын-кызны ярата.

«Иң җылы бәйрәм - мәктәптә» 

Казанның 33 мәктәбендә татар теле укытучысы Альбина Хөснетдинова:

— 1996 елда 8 март - туй көнебез иде. Шул вакытта бөтен килгән кунак хатын-кызга котлаулар яңгыраган иде.

Үзем башта тугыз ел укытучы булып эшләдем, аннары визажист, парикмахер, сәүдә вәкиле, администратор, кассир, кибет идарәчесе, риэлтор да булдым. Һәрберсендә уңышлы эшләдем дип әйтә алам, ләкин башта ташлап киткән укытучы һөнәренә кире кайттым. Ә 8 Март бәйрәме бүген мәктәптән дә җылырак, күңеллерәк итеп беркайда да үткәрелми. Ул балаларның сәхнәдән матур итеп котлаулары, ихластан кочаклап, матур теләкләр җиткерүе үзе ни тора! Мин дөрес урында икән, дип уйлап куясың.

Хатын-кыз үзен бәхетле кеше итеп тоя белергә тиеш. Барысы да үзеннән тора. Мәсәлән, мин шәһәр кызы булсам да, авылга кайтам икән, сыер да сава беләм, моның белән горурланам. Үзем рус мәктәбендә укысам да, татарча сөйләшерлек итеп өйрәткән укучыларым бар. Театрларга барганда, метрода татарча сөйләшәләр. «Бу минем балаларым бит», - дип куанам. Татар теле бүген кимсетелгән шул, электрон журналларны, темаларны да русчага тәрҗемә иттерәләр, татар сүзләре калмасын, диләр.

 «Тормышың тыныч булса, авыр капчыклар да сизелми»

Фермер Наилә Әхмәдиева:

— Бер биш еллап элек 8 Март көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре туктаткан иде, котым очты. Лалә чәчәкләре бүләк иттеләр дә җибәрделәр. Шундый акция булган икән. Ул вакытта түләмәгән штрафларым да бар иде. Шуларны тикшерәләрдер, бетте баш, бәйрәм бозылды, дип уйладым. Ә алар документ та тикшермәде, каршыма килде дә чәчәк сузды...

Хореограф Нигина Әхмәдуллина:

— Мине үзенчәлекле котлауның гадәттән тыш очрагын хәтерләмим, ләкин үзем матур итеп котлаган вакыт булды. Мин Ташкентта туып үстем, 8-9 яшьлек чакта әнигә чәчәккә дип базарга чыктым. Матур чәчәкләр күп булса да, күземә кара карлыган үсентесе чалынды. Әни кара карлыган ярата безнең. Чәчәк урынына кара карлыган куагын бүләк иттем. Ул ишегалдыбызда күп еллар үсеп утырды, шул хәтердә калган.

Хатын-кыз булуның өстенлекләре — әни булу.

Хатын-кызның матурлык стандартларына килгәндә, миңа эчке матурлыгы кыйммәтлерәк кебек. Укучы кызларыма да: эчке матурлык булырга тиеш, шул тышка чыга, дип өйрәтәм.

Штукатур-маляр Гөлфирә Борһаниева төзелештә 40 елдан артык эшли.

— Авыр капчыклар, цемент та күтәрәбез. Тормышың тыныч булса, эшнең бер авырлыгы да сизелми. Хатын-кыз өчен иң мөһиме шул. Эх, җиңелрәк эшкә күчсәм иде, дип уйланганым юк, эшемне яратып башкарам. 15 яшемдә төзелешкә килдем, авылдан киткәндә үк кешенең коймаларын буяганына кызыгып, үзем дә буяшып йөри идем. Төзелешкә килеп, беркайчан беркем белән бәхәсләшмәдем, яхшы җитәкчеләр туры килде.

Шулай да, эштән бигрәк, гаилә бәхете мөһим. Бәйрәмдә балалар килеп котлаудан да зуррак шатлык юк.

«Безнең илдә хатын-кызларга яшәү авыррак»

Суд приставлары федераль хезмәте Татарстан буенча идарәсенең башкарма производствоны оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Илзия Исламова:

— Тормыш иптәшем, әле очрашып йөргән вакытта, «Татар-радиосы»ннан бәйрәм белән котлаган иде. Әле үзе башкаруында җырны да куйгач, бөтенләй сүзсез калган идем.

Хатын-кыз прическасын, киемнәрен үзгәртеп тә бәхетле була ала, безгә шулар да шатлык китерә.

 Саба районы сыер савучысы Лилия Хәбибуллина:

— Безнең илдә хатын-кызга яшәве кыен. Ул хуҗалыкны да алып барырга, эшләргә дә, бала үстерергә дә тиеш. Шул ук вакытта матур да булырга, елмаеп та торырга кирәк. Кайбер илләрдә хатын-кызлар эшләми бит. Мәшәкате әзрәк.

Мамадыш районы хат ташучысы Гөлнара Хәсәнова:

— Авыл җирендә әллә нинди матур итеп котлаулар юк инде, сюрприз ясаганнары да юк. Янында тормыш иптәше, балалары булса, шулар белән тигезлектә, тынычлыкта яшәсә, хатын-кызга шул җитә. Язмышыңа нәрсә язылган, шуны күрәсең, дип яшибез инде. Авырлыктан зарланудан файда юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100