Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

8 кеше үтереп, 24 елга хөкем ителгән Рамил Шәмсетдинов төрмәдән иртәрәк чыга ала

news_top_970_100

Рамил Шәмсетдиновның махсус хәрби операция зонасында күпләп кеше үтерүе турында ялган мәгълүмат таралды. Рядовой Рамил Шәмсетдиновны 2021 елның 21 гыйнварында Читадагы хәрби суд 24 ел 6 айга каты режимлы колониягә хөкем иткән иде. Ирегеннән мәхрүм ителгән егетнең әтисе бу хөкем карарын «армиядәге «дедовщина»ны легитим итү» дип бәяләде.

2019 елда Рамил Шәмсетдинов армиядәге 8 хезмәттәшен атып үтергән иде. Рамил Шәмсетдиновны җәберләгән солдатка җәза бирелде.

Рамилнең махсус хәрби операциядә кешеләр үтерүе турындагы хәбәрнең ялган булуын Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нагиев раслады. «Хәзер Рамил Төмәндә 2нче колониядә, эшли, туганнары белән даими рәвештә күрешеп тора. Махсус хәрби операция зонасында ул юк. Ул бернинди үтерүләр һәм башка җинаятьләр эшләмәгән. 4 июньдә, Рамилнең туган көнендә, аның әтисе һәм абыйлары аның янына озак вакытлы очрашуга җыена», – дип аңлатты адвокат.

Ул ялган хәбәрнең беренче булып Украина каналларында чыгуын ачыклаган. Аннары башкалар шуны таратты, дип яза Нагиев.

Адвокаттан телеграм-каналда Рамил Шәмсетдиновның вакытыннан алдарак чыгу мөмкинлеге бармы икәнен сораганнар. Ул: «Әйе, «условно-досрочно» 2035 елда», – дип җавап биргән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100