news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллы онкологлары туры эчәгендә һәм ашказан асты бизендә шеш булган ханымны коткарган

Яр Чаллы онкологлары бер пациентка 7 операция үткәреп, аннары организмында 6 сәгатьлек процедура башкарып, яман чир янаган куркыныч нәтиҗәләрне җиңәргә булышкан. Бу хакта үзенең Mакс-каналында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев хәбәр итә.

news_top

«Берничә ел элек Елена Борисовнада берьюлы ике авыру табыла – табиблар туры эчәктә тирәнгә киткән яман шеш һәм ашказаны асты бизе шеше диагнозларын куйганнар. Аның гомерен саклап калу өчен хирургларга ашказаны асты бизенең бер өлешен, эчәклекнең зарарланган өлешен һәм янәшәдәге органнарның бер өлешен алырга туры килгән», – дип яза Альмир Абашев постында.

Бу бик зур катнаш операция һәм киң таралган шеш процессы вакытында бердәнбер мөмкин булган карар, дип искәртелә.

Онкологияне җиңә алганнар, ләкин бу әле дәвалануның башы гына булган. Яман шеш һәм күпсанлы операцияләр аркасында пациент организмының табигый функцияләрен мөстәкыйль рәвештә контрольдә тота алмаган.

Пациентның сәламәтлеген торгызу эшенә Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалының бүлек мөдире Линар Нигъмәтуллин алынган. Дәвалау этаплап узган. Сидек чыгуы бозылу аркасында уң бөер функциясен югалту куркынычы барлыкка килгән. Органны саклап калу өчен белгечләр тышкы дренажлау башкарган — нефростома салганнар.

Фото: © Альмир Абашевның Mакс-каналы

Пациентның хәлен тотрыкландыруга ирешкәч, табиблар аны киләсе этапка әзерләүгә керешкән. Шуннан соң гына онкологлар командасы иң катлаулы реконструктив операцияләрнең берсен башкара алган.

Алты сәгатькә якын хирурглар берничә ел дәвамында чире аркасында организмына килгән зур зыянны бетерү өчен тырышкан. Сидек юлын күчереп утыртканнар, эчәклекнең үткәрүчәнлеген торгызганнар һәм хатын-кызга сызланусыз һәм җитди чикләүләрсез яшәү мөмкинлеген кайтарганнар.

«Без барысы да тизрәк эшләнсен иде дип теләгән идек, ләкин Линар Мәҗидуллович безгә алдан ук, сабырлык кирәк, диде. Без табибка тулысынча ышандык. Акрынлап аның сөйләгәннәре чынбарлыкка әверелә барды», – дип сөйләгән Елена Борисовна.

Дәвалану чорында пациент ханым барлыгы җиде операция кичергән. Хәзер ул яңадан стомасыз яши, үзен мөстәкыйль карый һәм көндәлек эшләр белән шөгыльләнә ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар