7 кешене яндырып үтерүдә гаепләнүче Эльмира турында «Каберләрен сыйпый-сыйпый елаган иде»
Узган елның 18 июнендә Тукай районы Сәет авылында 7 кеше һәлак булган янгынны тикшерү нәтиҗәләре бар кешене гаҗәпкә калдырырлык булды. Коточкыч факт ачыкланды: 7 кешене — ирен, 4 баласын, әнисен һәм абыйсын үтерүдә бу гаиләдән исән калган бердәнбер кеше — 30 яшьлек Эльмира Гарданова гаепләнә («ВКонтакте»да исемен «Эльмира» дип язган, Югары суд сайтында – «Ильмира Гарданова»). Ул «кеше үтерү» (105 маддә) һәм «Хулиганлык ниятеннән аңлы рәвештә ут төртү һәм аеруча рәхимсезлек белән 2 яки аннан да күбрәк кешене үтерү» маддәсе (167 маддә) буенча җавап тотачак.
Бу фаҗигадән соң эшне тикшерүне Тикшерү комитеты җитәкчесе Бастрыкин контрольгә алды. Шунысын искәртеп үтәргә кирәк – җинаять эше башта ук «ялгышлык белән кеше үтерү» маддәсе буенча ачылган иде (109 маддә). Әйтик, гадәттәге 219 маддә буенча – «янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча түгел.
Шушы көннәрдә әлеге катлаулы эш буенча утырыш булачак, ходатайстволар каралачак. Зыян күргән һәм гаепләнүче булып саналган Эльмираның адвокаты эшне присяжныйлар катнашында карауны сораган. Суд утырышы 12 авугстта булачак. Суд эше ябык булачак, дип хәбәр итә Югары суд сайты.
Бу хакта «Интертат» язган иде.
Ул куркыныч көн вакыйгалар искә алыйк. Тукай районы Сәет авылындагы, хәзер инде янып көлгә әйләнгән ул йортта 51 яшьлек Гүзәлия Гайнетдинова улы — 30 яшьлек Илмир Гайнетдинов, кызы — 29 яшьлек Эльмира Гарданова, 32 яшьлек кияве Айнур Гарданов һәм аларның 4 балалары белән гомер кичерә. Кияүләре Айнур Гарданов — тумышы белән Актанышның Пучы авылыннан. Өлкәннәр барысы да хуҗалыкта эшләп, тавык-чебеш асрап, бакча утыртып, гади генә көн күрсәләр. Азып-тузып йөргәннәре сизелмәсә дә, гаилә күпмедер вакыт опека органнары карамагында хисапта тора.
Тик 2023 елның 18 июнендә куркыныч фаҗига килеп чыкты. Санаулы мизгелләр эчендә йортны камап алган янгын гаилә әгъзалары – Гүзәлия, Илмир, Айнур һәм 4 сабыйның гомерен өзде. Бу вакытта кош-кортлар янына дип чыккан балаларның әнисе Эльмира Гарданова гына исән калды.
Мәрхүмнәрне бөтен район җыелып соңгы юлга озатты.
7 кешенең гомерен алып киткән коточкыч янгын калдыклары әле һаман да җыештырылмаган икән. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы хәбәр итә. Аларга авыл халкы йорт урынын фотога төшереп җибәргән. Бу — тикшерү процессының озакка сузылуы белән аңлатылырга мөмкин.
Әлбәттә, бөтен республикага яңгыраш алган бу куркыныч фаҗигане тикшерүнең тиз генә төгәлләнмәячәге һәм онытылмаячагы билгеле иде инде. Бу вакыйга турында «бик сәер» дип сөйләшүчеләр дә, төрле имеш-мимешләр дә күп булды. Көпә-көндез чыккан янгынны өйдәге 7 кешенең берсе дә ишетмәсен һәм ник берсе урамга чыгып чыгып котыла алмасын әле. Каралты-куралары да артык зур түгел. Кош-корт ашатырга дип абзарга чыккан Эльмира да йортларына ут капканны ничек күрмәгән дә ишетмәгән? Нигә бер генә кешене дә коткарырга өлгермәгән? Төш вакытында балалар, бәлки, йоклап калганнардыр, ә өйдәге 3 өлкән кеше бу вакытта нәрсә эшләгән?
Кыскасы, «Ничек? Нигә?» дигән сораулар бик күп булды. Гаилә турында да төрле кеше төрлечә сөйләде. Баштарак, гаилә имин булмаган, Эльмира белән Айнур да, әниләре дә салырга яраткан, дигән сүзләр чыккан иде. Ләкин фаҗига урынында булган, икенче көнне мәрхүмнәрне җирләү мәрасимендә дә катнашкан «Интертат» хәбәрчесенә авыл халкы бер генә сүз тәкърарлады – алар эчеп ята торган гаилә түгел иде.
«Эльмира да, аның ире дә бер грамм аракы эчкән кешеләр түгел. Балалары кайчан кайтсаң да чип-чиста иде, ашарларына бар иде. Без елга берничә тапкыр зиратка кайтканда, балалар янына керә идек. Гаиләдә бер кеше ялгышканга башкалар гаепле түгел. Барысы да колхозда эшләде. Гүзәлия үзе дә. (Эльмираның әнисе). Алай юкка чыккан семья түгел иде алар берсе дә», – дип сөйләгәннәр иде алар. «Ялгышкан» кешенең генә кем булуын әйтеп бетермәделәр.
Хәзерге вакытта Сәет авылы халкы нинди фикердәдер, анысы безгә караңгы. Ләкин бу хәбәр таралгач, әле тикшерү төгәлләнеп, Эльмираның тәгаен гаепле икәне билгеле булмаса да, күпләрдә аңа карата нәфрәт уянды. Халык Эльмираның үз газиз балаларын, әнисен һәлак итүгә баруын башларына сыйдыра алмый.
«Үзе ут төрткән, ди бит. Аллам сакласын!»;
«Коточкыч... Сүз юк»;
«Алла сакласын. Бу авырлык белән ничек яшәр?»;
«Коточкыч, дөрес микән. Ул хатынның башы киткәндер. Ничек яши микән соң ул, үзен ник ташламаганнар шунда»;
«Гөнаһысын кая куяр микән? Үзен утка ыргытырга кирәк», — дигән сүзләргә кадәр язып калдырганнар.
«Әле тикшереп бетермәгәннәр, инде гаеплиләр», «Әлбәттә, кемне дә булса гаепләргә кирәк бит инде», «Мотивы нинди булган соң аның?» — дигән фикерләр дә бар.
Узган ел «Интертат» хәбәрчесе мәрхүмнәрне җирләү мәрасимендә Айнурның туганнан туганы (исемен күрсәтмәвемне үтенде) белән аралашкан иде. «Эльмираны гаепләүләрен ишеттегезме? Бу турыда нәрсә уйлыйсыз?» — дип, аның белән янәдән элемтәгә кердем. Айнурның туганнары да аптырашта, нәрсәгә ышанырга да белмиләр.
«Эльмираны гаепләүләре хакында сайтлардан укыдык. Аптырап калдык. Балаларны, Айнурны җирләгәннән соң, туганнары белән аралашканыбыз юк. Бер туган абыебыз гына узган ел ук «хатынын гаепләмәкче булалар» дип сөйләп торган иде. 12се көнне суд була, шуннан соң белербез, бәлки, нечкәлекләрен.
Нормаль кеше үз балаларын, үз әнисен үтерүгә бармый бит инде. Минем Эльмираны кызым белән авырлы вакытымда күргәнем булды. Ул да авырлы иде, приемга гел әнисе белән киләләр иде. Әнисеннән башка бер адым да атламый торган кыз иде Эльмира. Шундый адымга бардымы икән, ышанасы килми.
Балаларны, абыйны күмгәч, зиратка кердек узган ел. Эльмира шунда да каберләрен сыйпый-сыйпый елады. Махсус үтергән булса, йөзенә чыгар, ул кадәр еламас та иде. Хәер, әйтеп булмый инде, кеше андый вакытта үзен ничек тотадыр. Без белмибез, белергә дә язмасын. Ул көнне Эльмира сөйләшмәде, шоктан арына алмады. Аннан соң әтисен очратып: «Эльмира сөйләшә башладымы?» — дип сорадым. «Әйе», – диде.
Ул бит инде көн саен бер режимда булган, яшәгән. Кинәт кенә бер көнне башына шундый уй килү аңлашылмый, бу, гомумән, башка сыя торган әйбер түгел.
Аларны начар торганнар дип тә әйтмәделәр. Дөрес, якын аралашмадык. Шул Тукай район хастаханәсендә генә очраша идек инде. Бергә дә киләләр иде, әнисе белән дә киләләр иде. Эльмира беркайчан да ялгызы гына йөрмәде ул.
Тыныч кына, артык сөйләшми торган, юашрак хатын ул. Әни балалары була бит инде, әниләреннән башка адым да атламый торган», – дип сөйләде мәрхүм Айнурның туганы Эльмира турында.
Тыйнаклык, дигәннән… Әлеге куркыныч вакыйгадан соң, Айнур һәм Эльмираның социаль челтәрдәге сәхифәләрен дә карап чыккан идек. Икесенең дә сәхифәләрендә бер-берсенә мәхәббәт сүзләре язылган статуслар куелган. Эльмираның битендә парның бихисап күп туй фотоларын күрергә була. Мәҗлес, гадәти туйлар кебек үк, авылча узган. Айнур һәм Эльмира 2012 елның декабрендә өйләнешкән. Эльмира туйдан барлыгы 700дән артык фото куйган. Һәйкәлгә чәчәкләр кую, кәләш букетын ату, конкурслар, роза чәчәге таҗлары… Бу фотоларга караганнан соң, 11 елдан соң 4 балага арткан гаиләдән 29 яшьлек Эльмира гына исән калыр дип кем уйлар? Ләкин бу бәйрәмдә бер әйбер сәер тоелды — ничә йөзләгән фото арасында Эльмираның ихлас елмаеп төшкән бер генә туй фотосы да юк. Аның Айнур белән кушылуыларына сөенәме, кайгырамы икәнлеген аңларлык түгел.
Бу — аның күпләр ассызыклап әйткән артык юашлыгы белән аңлатыламы?
Эльмираның хокукларын Казан адвокаты яклаячак. Хакыйкать ачыклансын иде, дигән теләктә калабыз.