7 кешелек гаиләсен яндырып үтерүдә шикләнелүче Ильмирага йорт хуҗасының дәгъвасы юк
Тукай районында 4 баласын, ирен, абыйсын һәм әнисен яндырып үтерүдә шикләнелгән хатынга карата ачылган җинаять эшендә бер маддә буенча гаепләү эше туктатылган.
Тукай районының Сәет авылында 7 кеше янып үлгән янгынны чыгаруда шикләнелгән Ильмира Гардановадан бер эпизод буенча гаепләүне алганнар. Бу хакта «Mash Iptash» телеграм-каналы яза.
Узган елның июнендә Тукай районың Сәет авылында зур янгын булды. Анда Ильмира Гарданованың 4 баласы, ире, абыйсы һәм әнисе һәлак булды. Тикшерүчеләр, янгынны Ильмира махсус оештырган, дип саный. Гаилә балигъ булмаган балалар эше буенча комиссиядә учетта торган, ә Ильмира үзе, ата-ана вазифаларын башкармаган өчен, берничә мәртәбә җаваплылыкка тартылган була.
Шулай ук аны милекне юкка чыгаруда да гаепләделәр. Бу маддә буенча аңа 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү янады. Бүген прокуратура Ильмирадан бу маддәне «алды» – йорт хуҗасының аңа дәгъвасы юк. Ул бары тик документларда гына хуҗабикә булып санала, ә фактта исә йортын Гардановага 900 меңгә саткан булган.