Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Интеллигенция генә түгел, колхозчылар да катнаша – 65 ел элек татарлар Мәскәүне гөрләтә

1957 елның май – июнь айларында ТАССРның колхоз театрлары, җырларга яраткан эшчеләр, югары сәнгать кешеләре – барысы бергә Мәскәүне гөрләтә. 24 май – 4 июнь көннәрендә башкалада Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы уза. Ул елда мәдәният тармагына шаккатмалы зур акчалар бирелә.

news_top_970_100
Интеллигенция генә түгел, колхозчылар да катнаша – 65 ел элек татарлар Мәскәүне гөрләтә
Елена Камаева җибәргән фотолар

1957 елгы декада чынлыкта икенче омтылу була. Бу чара 1941 елның август аенда узарга тиеш була, әмма сугыш башлана. 1955 елда СССРның Министрлар Советы «1957 елда Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате декадасын уздырырга» дигән карар чыгара. Шул ук елның декабрь аенда КПССның Татар обкомы бюросы декадага әзерлекне башлау турында карар кабул итә. Әзерләнү процессын контрольдә тоту өчен махсус комиссия булдырыла.

«Башкортларның чыгымнары «тыйнак» була»

Шунысы кызыклы: татар декадасына кадәр Мәскәүдә башкорт декадасы була. Декаданың 65 еллыгына багышланган фәнни конференциядә доцент, тарих фәннәре кандидаты, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты хезмәткәре Елена Камаева бу чараларга киткән суммаларны һәм катнашучылар санын чагыштырды.

Фото: © Салават Камалетдинов

Башкорт декадасында 800 кеше катнашкан. Чыгымнар 4 млн сум булган. Бу зур сумма дип әйтеп булмый. Без 1955-1957 еллар турында сөйлибез. Акча реформасы әле булмаган чор. Күз алдына китерер өчен берничә мисал: 1955 елда комсомол обкомы беренче секретаренең хезмәт хакы 250-300 сум була, опера һәм балет театрында билет сатучы аена 410 сум ала, театр директоры ай саен 1500 сум ала. Спектакльгә иң кыйммәт билет 40 сум була.

Сүз уңаеннан, ул вакытта пропаганда һәм агитация бүлеген җитәкләгән Камил Фасиев Башкорт әдәбияты һәм мәдәнияте декадасында милли теманың аз бирелүенә игътибар итә, миллилеккә басым ясарга кирәк, дигән фикергә килә.

Татар декадасында нәтиҗәдә 1200 кеше катнаша, чыгымнар 9 млн сум тирәсе була, – дип аңлатты тарихчы. Ягъни башкорт декадасына тотылган чыгымнардан 5 млн сумга күбрәк. 

Гомумән, мәдәният тармагына 1957 елда 32 млн сум акча сарыф ителгән. Тарихчы сүзләренчә, андый сан башка еллардагы документларда очрамый икән.

Делегация Мәскәүгә килеп җиткән мизгел.

Татарстан декадасында катнашкан 1200 кеше арасында интеллигенция дә, гади авыл кешеләре дә була. Декадага әзерлекне беренче чиратта авыл мәдәният йортларында, китапханәләрдә үзешчәннәр башлый. Профессиональ союзлар соңрак кушыла. Ике ел дәвамында бөтен кеше бер дулкында йөзә. Бу вакыт мәдәният өлкәсендә булган проблемалар турында аваз салу өчен кулай була. Халык вәкилләре обкомга, Министрлар Советына мәдәният йортлары, китапханәләр төзүне сорап хатлар яза, ягъни кешеләр өчен мәдәни туплану урыннары сорый.

Тарихчы әйтүенчә, бу – бик уникаль вакыт була, чөнки ул хатлар укыла, аларга җавап кына түгел, ә финанслар да килә. Акчаны мулдан өләшүләренең дәлиле  – ул вакытта төзелеп калган кайбер биналар әле дә эшли.

«Иҗади берлекләр җитәкчеләре өстеннән шикаять язучылар күп булган»

Декаданың төп темасы нефть була. Декадада тәкъдим ителәсе эшләрнең бер өлеше шул темага багышланган булырга тиеш. Бу яктан рәссамнар берлеге белән эшләве иң җиңеле була, чөнки алар нефть темасын отып алырга өлгерәләр. Татарстан нефтьчеләренә багышланган картина серияләре дә әзер була. Аларга Татарстанның табигать күренешләре, шәһәр манзаралары кушыла. Махсус декадага дип берничә эш кенә языла.

Ә менә композиторлар һәм язучылар берлеге белән эшләр алай җайлы бармый. Язучылардан «заманча темага» яңа әсәрләр сорала. 1954 елда КПССның Татар обкомы сектретариаты утырышында Нәкый Исәнбәт һәм Әхмәт Фәйзи тәнкыйтьләнә, шуңа да язучылар арасында курку барлыкка килә. Шуңа да карамастан, яңа әсәрләр, яңа исемнәр барлыкка килә. Мария Елизарованың «Юность Буревестника», Риза Ишморатның «Үлмәс җыр» әсәрләре алына. Минзәлә мәктәбе укытучысының нефтьче хезмәтенә багышланган китабы да Мәскәүдә тәкъдим ителә. Ул вакытта Муса Җәлилгә багышланган әсәрләр дә күп языла.

ТАССРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

Фото: © 

Композиторлар берлеге рәисе Нәҗип Җиһанов декадага дип партия турында әсәр язудан баш тарта. Тарихчылар әйтүенчә, ул: «Булган шигырьләр илһамландырмый, илһамсыз яза алмыйм», – дип аңлата. Иҗади интеллигенция белән партия арасында бәхәсләр кызу була ул вакытта.

«Архивта аноним хатлар бик күп. Иҗади берлекләр җитәкчеләре өстеннән шикаять язучылар күп булган. Аны хезмәттәшләре оештырган бит инде. Ул хатларда бик әшәке сүзләр язылган. Шулай да җитәкчелек рәисләр составын үзгәртми. Декаданың нәтиҗәсе ул кешеләрнең эшне югары дәрәҗәдә башкаруын күрсәтә», – дип сөйләде тарихчы ханым. 

«Декадада гади колхозчылар: эшчеләр, бозау караучылар да катнаша»

Әйтеп узганча, Мәскәүгә колхоз театрлары да, җыр-моңга оста булган сыер савучылар, гади эшчеләр дә бара. Күбесенең Мәскәүгә беренче тапкыр барулары була. Тарих фәннәре кандидаты, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты бүлеге мөдире Илнара Хәнипова бу чарада катнашкан үзешчәннәр турында сөйләде.

Авыллардагы иң яхшы үзешчән иҗат коллективлары ТАССРны Мәскәүдә тәкъдим итә. Әтнә, Минзәлә, Бондюг (хәзерге Менделеевск) районнары мәдәният йортының җыр һәм бию ансамбльләре, Балтач, Тукай районнары хорлары, Чаллы мәдәният йортының бию ансамбле була.

ТАССРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле артистлары

Фото: © 

Тарихчы сүзләренчә, ул коллективлар 500, 600, 1000 кешене җыярлык залларда чыгыш ясаган. Иҗади үзешчән коллективларга декаданың иң соңгы зур концертында чыгыш ясау мөмкинлеге бирелә. Балтач районы курайчылары, самавыр белән бию, Бондюг районы коллективы чыгышлары, сөлгеләр белән бию тамашачыларга аеруча хуш килә. Иң яхшы коллективларга орден, медальләр бирелә. Декадада катнашкан барлык коллективларга концерт баяннары тапшырыла. 

Камал театры Ленин ордены ала

Бүләкләргә килгәндә, декада нәтиҗәләре буенча, Камал театры – Ленин ордены, Качалов театры Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Камал театры ул көннәрдә Мәскәү тамашачысына 14 спектакль күрсәтә. Алар арасында Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл», Нәкый Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», «Зифа» спектакльләре була. Мәскәү халкын профессиональ булмаган театрлар да шаккатыра ала. Минзәләнең колхоз-совхоз театры чыгышы башкала халкы өчен ачыш була. 

Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры Мәскәүдә 12 спектакль күрсәтә. Алар арасында Нәҗип Җиһановның «Алтынчәч», «Муса Җәлил» опералары һәм Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты була. 

Декаданың нәтиҗәләре турында Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова сөйләде. 1958 елда Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектакле өчен рәссам А.Тумашев Габдулла Тукай премиясен ала. 20 елдан соң Кәрим Тинчурин исеме афишаларда күренә башлый. Декада көннәрендә уңышлы чыгышлар, бүләкләр булуга карамастан, шул елларда тамашачының театрга игътибары кимегән. Бу – театрда көнкүреш темалар артып, фәлсәфи темалар җитмәү белән дә бәйле булган. Камал театрының баш режиссеры Ширияздан Сарымсаков репертуарны киңәйтү, көнкүрештән китеп, экспериментлар, яңа формалар эзләү максатын куя. Театрга төрле рәссамнарны чакыралар. Шулай да бу юлда иң уңышлысы Бакый Урманче эшләре була. Ул «көнкүрештән» образлылыкка күчә.

Бу масштаблы чараның сугыш елларын соң булуын да истә тотарга кирәк. Декада Бөек Ватан сугышы башланганчы узган булса, анда катнашучылар саны күбрәк тә булыр иде, бәлки. Шулай да, нинди ел булуга карамастан, мәдәни чаралар һәрвакыт булып торган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100