600 кг нарат, 300 кг чыршы орлыгы: Татарстанда урман орлыклары запасы әзер
Татарстанда 1,2 мең килограммнан артык урман орлыгы җыелган. Татарстанда агачлар киселгән яки корыган кишәрлекләрдә урман утыртмаларын торгызу өчен урман орлыклары запасы формалаштырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы эксперт советының уртак утырышында сөйләделәр.
«Сыйфатлы орлыклар – урманны уңышлы торгызу нигезе, чөнки алардан утырту материалы үстерелә. Быел планлы күрсәткеч 11,4 мең килограмм урман орлыгы тәшкил итә. Бүгенге көнгә министрлыкның структур бүлекчәләре белгечләре тарафыннан 1,2 мең килограммга якын орлык җыелган. Болар – 600 килограммнан артык гади нарат, 300 килограммнан артык Европа чыршысы орлыклары, каен, юкә, корычагач», – дип билгеләп үтте Татарстан урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.
Орлык җыю эшләре дәвам итә һәм көзен тәмамланачак. Бүгенге көндә белгечләр каен, корычагач һәм имән чикләвеге орлыкларын җыю белән мәшгуль.
Быел Татарстанда 2550 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган. «Быел республикада урман фонды җирләрендә 2550 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 1200 гектар мәйданда», – диде Илгизәр Зарипов.
Аның сүзләренчә, башкарылган эш нәтиҗәсендә, һәлак булган яки киселгән урман мәйданнарына карата яңадан торгызылган урман мәйданнары 104 процент нисбәттә булуына ирешелгән.
«Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын финанслау 2026 елда федераль бюджеттан 160 млн 779 мең сум тәшкил итә. Бу акчалар урман торгызу эшләрен башкаруга, урман үсемлекләре орлыклары запасын булдыруга, урман орлыкчылыгы объектларын үстерүгә, урман культуралары һәм урман янгыннары техникасы сатып алуга тотылган.