«60 яшенә кадәр «Әпипә» биеде»: Легендар биюче Фердинант Гыймадиевны соңгы юлга озаттылар

Танылган биюче, Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты Фердинант Минһаҗ улы Гыймадиевны «Казан нуры» мәчетеннән соңгы юлга озаттылар. «Эпоха китә» дигән ялкынлы сүзләр әйтелмичә, тыйнак кына китте. Гәрчә татар биюенең легендасы булса да, аны алыштырырдай биючеләр әлегәчә башка булмаса да һәм ул үзе үзенең алыштыргысыз биюче булуын белеп яшәсә дә.
Әгәр кемдә дә булса: «Фердинант Гыймадиев кем ул?» – дигән сорау туса, хәтер төпкелегездә актарынып, бабай белән кыз биегән легендар «Әпипә»не исегезгә төшерегез. Фердинант Гыймадиев белән Рузалия Мостафина башкарган «Әпипә» иде ул.
Фердинанд ага соңгы 10 елын авырып, өеннән чыкмыйча, хатыны һәм оныгы тәрбиясендә яшәгән икән. Табибларны гаҗәпләндерер һәм сокландырыр дәрәҗәдә озак һәм матур яшәгән. Монысы инде – хатыны Надия апаның тырышлыгы. Озату мәрасименә килгән кешеләрнең үзләренә, шул исәптән Надия ханымга да сүз бирик әле.
«И бабай бәгърем, сиңа – җәннәт, миңа кайсыбер чакта бик җәннәт түгел шул»
Фердинант абыйның тормыш иптәше Надия Гыймадиева:
«Без 50 ел бергә яшәдек. Ул 10 ел дөньяга чыкмады инде, баштарак өйдә әле безнең ярдәм белән бераз йөри ала иде. Соңгы вакытта кашык белән «детское питание» ашатып тордык. Паркинсон авыруының соңгы – 5 нче стадиясендә 3 ел яшәде. Бу авыру белән интегүчеләрнең 90 проценты соңгы стадиягә җитми, ди. Табиблар, тәрбия әйбәт булганга гына тора, диделәр инде. Бөтенебезне таныды, барысын да белде, соңгы елларга кадәр ансамбль хәлләрен белешеп, үзенең биюләрен искә төшереп ятты. Соңгы көннәрендә дә аңында булды. Беркайчан да: «Мин авырыйм», – дип әйтмәде, теле барында: «Мин җәннәттә яшим», – ди иде. «И бабай бәгърем, сиңа – җәннәт, миңа кайсыбер чакта бик җәннәт түгел шул», – дип эчемнән уйлап куя идем, авыр чаклар булды инде. Без аны бер дә үзен генә калдырмадык, оныгым Мәрьям белән чиратлап янында була идек».
Надия Гыймадиева хезмәт юлын артист буларак башлаган, күренекле җырчылар Зиннур Нурмөхәммәтов, Римма Ибраһимовалар белән Мәскәүдә укып кайткан. Алар белән бергә эшли дә башлаган. Яшь артистлар Гыймадиевлар гаиләсендә беренче бала тугач, ул гастрольләрне ташлый һәм Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Ноталар китапханәсендә эшкә урнаша. «Балалар артыннан йөрдем инде, малай мәктәпкә киткәч, 80 нче мәктәпкә эшкә килдем, ул 131 нче мәктәпкә күчкәч, кызны җитәкләп, 1 нче татар гимназиясенә киттем – мәктәп китапханәләрендә эшләдем. Аллага шөкер, балаларым тәрбияле булып үстеләр, динне дә беләләр», – дип шөкер итә Надия апа.
Фердинант абыйның балалары да күпләргә таныштыр. Илшат Гыймадиев мөгаллимлек эшендә, күпләр аны интернет-форумнарның актив катнашучысы буларак та хәтерли. Гөлшат FM-радиоларда ди-джей буларак, «Сәләт» лагерендә оештыручы буларак билгеле, хәзер гаиләсе белән Арчада яши.
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов та, ансамбельнең балет репетиторы, данлыклы биюче Рузалия Мостафина (Фердинанд Гыймадиевның «Әпипә» партнеры), кызы Ләйсән Хәмитова да, ансамбль ветераны Фәрит Мирзануров та, ансамбль солисты Фәнил Фәйзуллин да биредә. Башкалар бик күренми шул – артистлар ялда.
«Бөтен биючеләрнең кумиры булды»
Татарстанның атказанган артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле ветераны Фәрит Мирзануров: «Ул бик талантлы биючеләрнең берсе иде, бөтен биючеләрнең кумиры булды. Ходай саулык-сәламәтлекне бөтен кешегә тигез бирми бит, аңа әзрәк бирде. Без аны бик хөрмәт итә идек, без генә түгел, бөтен татар халкы хөрмәт итте. Аны белмәгән кеше юк иде. «Әпипә»се белән Мәскәүләрне шаулатты бит ул. Без дуслар гына түгел, туганнар кебек идек инде. Без бер бригадада эшләдек, трактор чаналарында бергә авылларга йөрдек. Ул бик акыллы һәм бик сабыр кеше иде. Режиссер буларак минем юбилей концертын да әзерләде».
Татарстанның атказанган артисты Фәнил Фәйзуллин: «Фердинанд абый минем коллега гына түгел, әнием ягыннан якын туганыбыз да. Мин 2008 елда ансамбльгә эшкә килгәндә ул әле репетитор булып эшли иде. Туган булгач, мине якын итте, аралашып эшләдек. Үзем биюче булмасам да, ансамбль тарихында нәселебез җепселен дәвам итүче, дип әйтимме...»
«60 яшенә кадәр «Әпипә» биеде»
Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов: «Фердинанд Гыймадиев – бөтен гомерен Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә биргән шәхес. 1964 елдан башлап 2009 елга кадәр ансамбльдә эшләде. Башта – артист булып, соңрак педагог-репетитор, балетмейстер булып эшләде. Ләйсән белән безнең тормышыбызда да роле зур булды. Башта Рузалия Мостафина белән үзләре дуэт биеделәр, аннары безгә «Башмагым» биюен куйдылар. Шуннан соң без Ләйсән белән бергә булдык инде. Мин Фердинанд аганы гомер буе «Мингазыч» дип йөрттем, ул миңа әти кебек иде. Миңа таләпчән булды, аңлата белде. Педагогларның төрлесе була, аңлата белүчеләре сирәк. «Әпипә» биюен 40 яшеннән алып 60 яшенә кадәр биеде. Әлегә кадәр аның кебек биегән артист юк. 40 яшендә аның кебек бабай булып бию өчен үзеңә бик таләпчән булырга кирәк.
Мин аның хатыны Надия апага бик рәхмәтле. Ул – үз гомерен Мингазычның иҗатына биргән кеше, матур яшәделәр.
Ансамбльдә хәзер – ул үстергән артистлар. Кызганыч, бүген коллектив килә алмады, артистлар ялда. Алар ялда булмаса, мәчет ишегалды халык тулы булыр иде. Ярый әле, Казанда вакытым туры килде, бүген аны озата алам. Шәхесләр китә... Кеше тормышы – бер мизгел».
«Шулай җиренә җиткереп биегән кешеләр татарда тагын булганмы икән һәм бармы икән?!»
Искәндәр Гыйләҗев та биредә икән. Бәй, алар Фердинанд ага белән кодалар булганнар икән бит.
Тарих фәннәре докторы, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев: «Бу – Татарстан һәм татар сәнгате өчен зур югалту. Ул легендар кеше булган, бүген генә тагын бер кат биюләрен махсус карап утырдым. Хәрәкәтләре зәвыклы, җиңел. Шулай җиренә җиткереп биегән кешеләр татарда тагын булганмы икән һәм бармы икән?!
Ул «Татарстанның халык артисты» исемен биючеләрдән беренче булып алган. Танылган кеше! Аны бөтен кеше белә иде. Чын татар зыялысы! Гаиләсе матур. Улы Илшат – бик тәрбияле, белемле, итагатьле егет».
Ниһаять, читтә генә басып торган Ләйсән янына килдем. Ул бит – Фердинанд ага белән соңгы биегән биючебез.
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле репетиторы, танылган биюче Ләйсән Хәмитова: «Фердинант абый бик яхшы кеше иде – кеше буларак та, биюче буларак та, укытучы буларак та. Рузалия Мостафина кызы дип, миңа аерым төрле карашы юк иде, кызганып тормыйча эшләтә иде. Мин аның белән актык тапкыр «Әпипә» биюен биедем – шуның белән горурланам. Әнием дә аның белән биеде, хәзер кызыма да өйрәтәм. Хәзер аның кебек биючеләр юк, берсен дә аның кебек биергә өйрәтә алмый, кем белән генә эшләп карамадым, яшьләр аның кадәр булдыра алмый. «Әпипә»не аның кебек бию өчен актер да булырга кирәк, яшьләрдә техника бар, актерлык осталыгы җитми. Фердинанд абый аңлап бии иде, образ тудыра иде.
Фердинанд ага үз дәрәҗәсендәге биючеләр юклыгын белә идеме?
Ул үзенә дә, башкаларга да юмор белән карый торган кеше иде. «Барыбер минем кебек берсе дә биеми», – дип әйтә иде. Үз бәясен, үз дәрәҗәсен белде. Чөнки ул чыннан да иң яхшы артист иде. Ә бит ул – «самородок», беркайда укымаган. Авырый башлаганчы ансамбль эшен күзәтеп торды, килә иде. Кирәк булганда нык итеп сүгә дә иде, башкалардан яклый да иде. Чын мәгънәсендә – остаз!
Менә, кәфенләп, мәрхүмнең җәсәден мәчет ишегалдына чыгарып куйдылар. «Йөзен ачарга кирәкме?» – дип белештеләр. «Матур булып хәтердә калсын, ачмагыз», – диде җыелган кешеләр.
«Без яраттык сине. Бөтен ансамбль исеменнән рәхмәт әйтәм. Татар хореографиясен югары дәрәҗәгә күтәрүең өчен рәхмәт! Син әйткәннәрне истә тотып бүген дә эшебезне алып барабыз», – диде Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитов. Мәрхүмнең хатыны Наҗия ханымга да озак еллар авырган ирен карап-тәрбияләп торган өчен рәхмәтләрен җиткерде. «Татар хатыннары шундый булганга Мингазыч 80 яшенә кадәр яшәде», – диде.
«Безнең гаилә: «Татар сәнгатенең легендасы китте», – дип күкрәк киереп әйтә ала. Әтием күп илләр гизгән кеше булгач, абыем белән без башкалар кимәгән киемне кия алдык. Әтием 18 ел дәвамында авырганда, әниебез аның янында булды. Татар сәнгатендә алар кебек гаилә бармак белән санарлык, бәлки, юктыр да, дип уйлыйм. Әти гомере буе кадер-хөрмәттә яшәде», – диде кызы Гөлшат, килүчеләргә рәхмәт әйткәндә.
Фердинант Гыймадиев Казанның Мөселман зиратына җирләделәр.