Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«60 ел чокырда», яки Фуат Әбүбәкеровның юбилей кичәсе

Камал театрында Татарстанның халык артисты, композитор, дирижер Фуат Әбүбәкеровның 80 яшьлек юбилей кичәсе үтте. Кичәдә театр артистлары һәм оркестр музыкантлары башкаруында музыкаль әсәрләр яңгырады. Тамашачылар арасында мәдәни күзәтүчебез Рузилә Мөхәммәтова да бар иде.

news_top_970_100
«60 ел чокырда», яки Фуат Әбүбәкеровның юбилей кичәсе
фото: Рузилә Мөхәммәтова, Камал театрының матбугат үзәге, Фоат Гарифуллин фотосы

Юбилей кичәсе 3 сәгать барды. Әлбәттә, әлеге барлы-юклы 3 сәгать эчендә Фуат Әбүбәкеров язган җырларның аз өлеше генә яңгырады, күренекле композитор һәм дирижерның кичәсендә җырларга теләүчеләрнең барысына чират та җитмәгәндер.

Кичәне тасвирлауны рәсми өлештән башлыйм. Сәхнәдә – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов: «Хөрмәтле милләттәшләр! Беренче чиратта барчагызга ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә: юбилярыбызны хөрмәтләп, зал тутырып килгәнсез. Үз халкыңа кирәк булмасаң, синең талантың кемгә кирәк булыр иде?! Сезнең биредә булуыгыз талантларыбызның кирәклеген раслый.

Без Фуат ага белән якын танышлар түгел. Чөнки мин музыкант та, сәнгать кешесе дә түгел, гомер буенча чәчеп-урып яшәгән кеше. Ул үзе дә бит алты дистә ел «чокырда» иҗат итеп, сирәк кенә кешегә күренеп йөргән. Аны Камал театрында спектакльләр башланыр алдыннан фойеда музыка уйнаганын гына күргәләгәнем булды. Үзе дә «халык артисты» исемен алгач, халык артисты халык арасында булырга тиеш, дип уйлагандыр: мин аның трамвайга утырып, скрипка уйнап йөрүе турында да укыган идем.

Бирегә килер алдыннан, Фуат ага турында архив материаллары эзләдем. Беренчедән, 2016 елда ул катнашкан бер телетапшыруны бик җентекләп, игътибар белән карадым. Ул анда тәмле ризык әзерләргә өйрәтте – дөге боткасын бик мактады. Дөге боткасын кабак белән кушып пешерсәң, тәмле була икән. Шул уңайдан күңелгә бер уй килде: сәхнәдәге спектакльләр дә – үзенә күрә бер рухи ризык. Милләттәшләребез күңеленә кереп урнашып, үз урынын табардай ризык! Шушы спектакльләргә музыкаль бизәлеш тәэмин итә алган кеше бит ул! Шушы бизәлеш җитмәсә, спектакльләр тозы җитмәгән аш кебек булыр иде. Зинһар, актерлар үпкәләмәсен: «Әбүбәкеровтан башка тозсыз аш пешерәләр икән», – дип әйтте», – димәсеннәр. Сез булдырасыз! «Заманында Марсель Сәлимҗанов яки бүгенге Фәрит Бикчәнтәев театрның йөрәге булса, һич икеләнмичә, үпкәсе – Фуат Әбүбәкеров», – дип әйтергә кушты миңа залдан бер иптәш.

Һәр татар баласын җырларга өйрәткән «Әйт әле, Күбәләк» җырына көйне Фуат Әбүбәкеров язган дип кем уйлаган! Күбебезнең күңелләрендә йөргән «Зәңгәр кыңгыраулар» да аның җыры икән! Искиткеч матур җыр! Бу җыр күңелләребездә матур бер сагыну һәм яшьлек гимны булып яшәр.

Фуат ага – сугыш чоры баласы. Әтиләре, репрессия корбаны булудан сакланып, Урта Азиягә күчеп китәргә мәҗбүр булалар. 6 бала һәм барысы да – музыкантлар! Аның әтисе, алты баламның берсе генә булса да Камал театрына керә алса, дип хыялланган. Фуат ага әтисенең бу хыялын тормышка ашыргач, әтисе: «Улым, син миңа гомер өстәдең», – ди. Димәк, ул – үз язмышы белән әтисен бәхетле иткән кеше.

Бер әңгәмәдә Фуат агадан: «Сез бәхетлеме?» – дип сорагач, «Сез миннән дә бәхетле кешене эзләп карагыз әле», – дип җавап биргән. Бәхетле язмышың гомерле булсын, Фуат ага! Илне-көнне сөендереп озак яши күр!»

Фото: © Камал театрының матбугат үзәге, Фоат Гарифуллин фотосы

Марат Әхмәтов Фуат ага Әбүбәкеровның, мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, «Дуслык ордены» белән бүләкләнүен хәбәр итте. Әлбәттә, ул орденны республика Рәисе үзе тапшырачак. Ә сәхнәдән юбилярга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Рәхмәт хаты тапшырылды.

Фото: © Камал театрының матбугат үзәге, Фоат Гарифуллин

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды җитәкчесе Нурия Һашимова: «Сезне котларга иҗатыгызны яратучы күпме тамашачы килгән! Бу – халыкның сезгә хөрмәте турында сөйли. Сез үз профессиягезне һәм тамашачыгызны бик яратасыз – без аны беләбез. Театрга килеп кергәч, сезне һәм музыкантларыгызны очратабыз – сез кояш кебек балкып торасыз. Сез – күпме спектакльгә музыкаль бизәлеш биргән кеше. Сез профессиягезне төбеннән белеп эшлисез. Сезне Татарстан Республикасы Рәисе Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм үз исемемнән күркәм юбилеегыз белән котлыйбыз! Хезмәтегез өчен зур рәхмәт!»

«Кайдан килгән ерак Наманган шәһәрендә туып үскән егеткә шундый көчле театр шаукымы?» – дип сорау куя алып баручылар. Алар Фуат ага Әбүбәкеровның тормыш юлыннан, дөресрәге, нәсел тарихыннан бер өзек китерәләр: «Мөгаен, әтисеннәндер: Хәмит абый – беренче татар виолончелисты, ул Нәҗип Җиһанов, Заһид Хәбибуллиннар белән Мәскәү консерваториясен тәмамлаган. Казанга кайткач, Салих Сәйдәшевның Театр һәм радиокомитет оркестрында, Курчак театрында эшли. Шомлы 1937-1938 елларда татар зыялыларын кулга ала башлыйлар. Гаилә башлыгы, хәләл җефете Хәлимне һәм яңа туган кызы Равияне алып, ерак сәфәргә чыга... Наманганда талантлы музыкант Алишер Навои исемендәге театр оркестрына эшкә керә. Шул оркестрда музыка училищесы студенты Фуат та чирканчык ала. Аның театрга булган олы хисләре дә шунда уяна. Дөнья мәшәкатьләре белән, Хәмит ага яраткан Казанына кайта алмый кала. Аның, бер генә балам булса да Казанга кайтса иде, дигән теләге тулысынча үтәлә – алты баласы да Казанны күрүгә ирешә».

Фото: © Камал театрының матбугат үзәге, Фуат Гарифуллин фотосы

Фуат аганың гаиләсенә килгәндә, хатыны Татьяна Николаевна – виолончелистка, уллары Руслан – пианист, аранжировка остасы, композитор: «Төрле театрларда 20дән артык спектакльдә Руслан Әбүбәкеров музыкасы яңгырый», – дип ачыклык кертте алып баручылар.

Концерт шулай алып баручыларның мәгълүматы һәм җырлар белән үрелеп барды. Биредә, әлбәттә, мин сәхнәдә яңгыраган җырларны җырлап та күрсәтә алмыйм, кичәнең алып баручылары Алсу һәм Рамил Вәҗиевлар искәртеп узган биографик мәгълүматны да тулысынча кабатламыйм. Чөнки болар турында китаптан да укып була. Татарстанның халык артисты, композитор, дирижер Фуат Әбүбәкеровның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган, ноталар белән җырлары кергән китап басылып чыкты. Китапны язучы Рәдиф Сәгъди туплаган.

Фото: © Камал теарының матбугат үзәге, Фоат Гарифуллин фотосы

«Фуат Әбүбәкеров. Афәрин, маэстро!» дип аталган истәлекләр китабы авторы Рәдиф Сәгъди: «Мәшһүр скрипкачы Фуат аганың олы мәҗлесенә килгәнегез өчен рәхмәт сезгә! Миңа 1-2 ай элек шушы китапны язарга туры килде. Биредә Фуат абыйның автобиографиясе – Намангандагы тормышы, әти-әнисе, туганнары турында мәгълүмат тупланган. Матбугатта чыккан мәкаләләр дә бар. Фуат абый язган җырлар ноталар белән бирелде.

Заманында укытучым Празат Исәнбәт миңа: «Их, Рәдиф энекәш, синең кебек тагын бер улым булсын», – дигән иде. Мин бүген, 70 яшькә җитеп барган бер кеше, Фуат абыйга әйтәм: «Фуат абый, синең кебек абзам булсын иде», – дим.

Фуат аганың нәсел-нәсәбе Кама Тамагыннан, мин үзем дә, Казанда тусам да, Кама Тамагының Балчыклы авылында үстем. Бездән 2 чакрым арада Суыксу дигән авыл бар – аның бабасы шул авылдан булган. Шул бабасы шул ук районның Салтык авылы мулласы кызына өйләнеп, матур тормыш коралар, һәм Фуат аганың әнисе дөньяга килә. Әтисе ягыннан әнисе дә Шәпке авылыннан. Димәк, без синең белән нык якташлар. Әтисе Көек авылыннан, ул Спас районындагы Көек булырга тиеш. Кама Тамагы – алма бакчаларына күмелеп утырган район, көймә белән Идел аша чыгып сату итәләр иде – әти-әнисе шулай очрашкан булулары мөмкин. Бик озак еллар аралашып яшәргә язсын! Сез – татарга бүләк!».

Котлаучылар арасында Башкортстан вәкилләре – Мәҗит Гафури театрының музыка бүлеге җитәкчесе, Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Урал Иделбаев һәм Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты, Башкортстанның халык артисты Азат Бикчурин да бар иде. Азат Бикчурин тамашачы алдында курай курасыннан музыкаль инструмент ясау буенча мастер-класс бирде һәм залны курай моңына күмде.

Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге һәм Тинчурин театры исеменнән Татарстан композиторлар берлеге рәисе урынбасары һәм Тинчурин театры оркестрының сәнгать җитәкчесе Ильяс Камал котлады.

Чыгыш ясамыйча гына котлаучыларның чиге-чамасы булмады: чәчәкләр белән менәләр дә менәләр. Зур төркем булып, кайчандыр Камал театрында эшләгән оркестр да менде – ихлас матур күренеш иде.

Фото: © Камал театрының матбугат үзәге, Фоат Гарифуллин фотосы

Театр артистлары Зөлфирә Зарипова, Әсгать Хисмәт, Фирая Әкбәрова, Рамил Төхфәтуллин, Ләйсән Рәхимова, Ришат Әхмәдуллин, Ирек Кашапов, Раил Шәмсуаров, Айгөл Шәкүрова, Алмаз Борһанов, Рәйхан Габдуллина спектакльләрдә яңгыраган җырларны яңарттылар. Үзе дә нәни күбәләктәй Зәринә Сәхибуллинаның җыры бөтен залны яшәртеп җибәрде, залның зур күпчелген тәшкил иткән өлкәннәрне беразга булса да балачакка кайтарды кебек. Эстрада җырчыларыннан Айгөл Бариеваның җырлавы кайчандыр шушы театрның данлыклы артисты булган Шамил Бариевның кайтавазы кебек яңгырады. Программаның икенче бүлегендә җырлаган яшьләрдән Айгөл Гардисламова белән Айсылу Нуруллинаны таныдым. Руслан Габбазов, Ләйсән Хәмәдиевалар минем өчен яңа тавыш иде. Аңлавымча, бу яшьләр – август аенда театр җыйган стажерлар төркеменең бер өлеше булса кирәк.

Концерт шактый озак – антракт белән 3 сәгать барса да, зал таралмады. Чакырылып яки билет алып килгән тамашачы азакка кадәр тыңлады да тыңлады, алкышлады да алкышлады.

Ниһаять, традицион финал – Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм Камаллар котлавы.

Фәрит Бикчәнтәев: «Фуат Хәмитович! Рәхәт артистларга – җыр белән котлыйлар. Җырлый белсәм, мин дә шулай котлар идем. Биредә сезнең 60 ел гомерегез узган. Мин, мәсәлән, шушы чокырда үстем. Фуат Әбүбәкеровның «60 ел чокырда» дип исемләнгән мемуарлары чыгарга тиеш. Фуат ага сәхнәдән башка яши алмады, артистлар да Фуат абыйсыз яши алмый иде. Салих Сәйдәшев булмаса, бәлки, Фуат Хәмитович булмас иде, Фуат Хәмитович булмаса, Камал театрының мондый оркестры була алмас иде. Бу – сезнең казанышыгыз! Монда җанны җылыта торган күренеш булып алды – сезнең белән оркестр чокырында утырган хезмәттәшләрегез чыгып котлады. Мин дә алар белән сәхнә артында кочаклашып, хәлләрен белештем.

Сез – үзегез тарих. Сез – Камал театры тарихы. Кая гына барсак та, кайбер артистларны белмәскә дә мөмкиннәр, Фуат абыйны бөтен җирдә таныйлар: Казахстангамы, Колумбиягәме, Лондонгамы – скрипкасы белән сәхнәгә чыга да татарның җанын тапшыра.

Монда артистлар чыгып әйттеләр: «Сез булмасагыз, җырга күчә алмас идек», – диделәр. Мин дә әйтәм: «Сез булмасагыз, һәм мин оркестр чокыры кырыенда утырмасам, сез малай-шалай дип куып чыгарган булсагыз, бәлки, бу профессиягә дә аяк басмас идем. Мин сезнең гаиләгезне бик яратам – тетя Таняны, Русланны – аларга сәлам тапшырыгыз! Озак яшәгез, Фуат абый!»

Фуат Әбүбәкеров: «Бирегә чыккач кемнәргә рәхмәт әйтәсемне саный башлаган идем – карасам, 40 минут утырганмын. Барысы өчен дә Аллаһка рәхмәт! Залдагы 850 тамашачыга рәхмәт. Коллективыма рәхмәт! 60 ел мин Татар академия театры дип аталган матур гаиләдә яшәдем. Минем кечкенә оркестр иде, хәзер шундый зур оркестр булуы – акылыма да сыймаслык зур дәрәҗә. Оркестрга зур хезмәт хаклары телим, барысы да булыр – чөнки сез Камал театрында хезмәт итәсез. Рәхмәтемне санап бетерә алмыйм: Татарстаныбызга, илебезгә рәхмәт! Театрга килегез!»

Фото: © Камал театрының матбугат үзәге, Фоат Гарифуллин фотосы

Фото: © Камал театрының матбугат үзәге, Фоат Гарифуллин фотосы

Фото: © Камал театрының матбугат үзәге, Фоат Гарифуллин фотосы

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100