6 сәгатьлек операция: Чаллы онкологлары 10 сантиметрлы шешне ачык операциясез генә алган
Чаллы онкологлары эчәклектә 10 сантиметрлы шешне корсакка ачык операция ясамыйча гына алганнар. Бу хакта Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев үзенең Макс-каналында хәбәр итә.
70 яшьлек пациентка якынча 10х8 сантиметр зурлыктагы туры эчәк шеше диагнозы куелган. Гадәттә мондый очракларда табибларга эчәклекнең бер өлешен алырга туры килә, еш кына бу озак вакытлы реабилитация таләп итә. Профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалында катлаулы эндоскопик операция ясап, пациентны ачык операциядән дә коткарганнар, органын да саклап калганнар.
Операция алты сәгать чамасы дәвам иткән. Бу вакыт эчендә эндоскопистлар калынлыгы берничә миллиметр гына булган эчәклек тышчасы астындагы катламында эшләгәннәр. «Кечкенә генә хата эчәк тышчасы тишелүгә яки кан китүгә китерергә мөмкин. Нәкъ менә шуңа күрә мондый тыкшынулар эндоскопиядә техник яктан иң катлаулыларның берсе санала», - дип сөйләгән эндоскопия бүлеге мөдире Рамил Нәбиуллин.
Операциядән соң инде икенче тәүлеккә пациент мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә башлаган һәм берничә көннән аны өенә чыгарганнар.