6 куркыныч авыру: аларны булдырмас өчен кулны сабын белән юу җитә
Яшерен-батырын түгел, кайберәүләрнең җентекләп кул юуга исләре китми. Салфетка белән генә сөртәләр дә, "әй, чиста инде ул кул, әле күптән түгел генә юган идем" дип тынычланалар. Әмма кулны чиста тоту өчен аны сабын белән юу мәҗбүри. Казанның 18 нче шәһәр сырхауханәсе инфекционисты Ләйсән Әхмәтова шундый киңәш бирә. Пычрак кулдан безгә нинди авырулар йогарга мөмкин? Табиб белән шул хакта сөйләштек.
Үтә көчле респиратор авыру (ОРВИ), грипп.
– ОРВИ белән грипп һава юлы белән генә түгел, пычрак кулдан да күчә. Ишек тоткалары, клавиатуралар тотабыз, кеше төчкергән, йөткергән вакытта вируслар шул урыннарда да утыра. Аннары биткә, авыз, күз тирәләренә кагылабыз. Шул вакытта авыру йогып калырга мөмкин, ди Ләйсән Әхмәтова.
ОРВИ, грипп билгеләре: югары температура, тән калтыравы, баш авыртуы, буыннар сызлавы, ютәл, тамак бакасы чыгарга мөмкин. Кайвакыт эч китү, косу кебек билгеләр дә күзәтелә.
Вируслы конъюктивит – күз чире.
– Бу пычрак кулдан күчә торган авыру. Төрле җирләргә тотынгач та, күзләрне кашып җибәрәбез. Билгеләре мондыйрак: күз ялкынсына, күзләр кызара, күз яше ага. Хәзер өлкәннәрдә дә еш күзәтелә. Әйтик, беренче булып гаиләдә бала авырып китсә дә, аннары әти-әниләргә йогуы ихтимал.
Эчәк инфекцияләре, ротавирус.
– Болар, шулай ук, пычрак кулдан керә торган инфекцияләр рәтендә. Ишек тоткалары, төрле җиһаз, телефон трубкасы, компьютер клавиатуралары, ягъни вирус белән зарарланган предметлар аркылы вирус кеше организмына үтеп керә.
Эчәк инфекцияләре арасында дизентерияне билгеләп үтәргә кирәк. Ул күбрәк ризык белән күчә. Аны ротавирустан аеру өчен, беренче чиратта, дизентериянең эч китү белән бәйле булуын истә тотарга кирәк. Аннары гадәттә температура да күзәтелә. Вируслы инфекция иң элек косудан башлана. Аннары гына эч китә башлый, һәм ул температурасыз да узарга мөмкин. Әйтергә кирәк, дизентерия бүген сирәгәйде. Үзебезнең сырхауханәдә икенче ел инде дизентерия очрагы юк дип әйтә алам. Бак посевлар, анализларда дизентерия ачыкланмый, - диде табиб.
Лямблиоз
Бу нечкә эчәктәге паразитлар тудыра торган эчәк инфекциясе. Аның сәбәпчеләрен 1859 елда беренче булып рус табибы Д.Лямбль ачыклаган. Паразитлар һәм авыру үзе аның исеме белән аталган.
– Лямблияларны без күп очракта су юлы белән күчә дия идек. Ә хәзер савыт-саба, өйдә, көнкүрештә уртак кулланыштагы тәлинкә, кашык, чынаяклар аша да йогуына инандык. Ашказанында “оялый” торган микроб хеликобактер да шул ук контакт юлы белән йога. Лямблиялар күп очракта бакчага йөрүче балаларда күзәтелә. Олы кешеләргә, бигрәк тә, иммунитеты какшаган, аллергиягә бирешүчән кешеләргә контакт юлы белән күчә. Гадәттә, бу анализны аллергиядән азаплана торган кешеләр бирә. Озакка сузылган йөткерүнең сәбәбе дә лямблиялар булырга мөмкин. Лямблияга тикшерү анализы да үзенчәлекле. Һәр очракта да лямблияга анализ биргәч, нәтиҗәсе “уңай” күрсәтә дигән сүз түгел. Аны ачыклау авыр, чөнки алар яшеренрәк, күренми торган юлларда да утыра. Элек дуоденаль зонтирование (үт куыгы юлларын паразитларга тикшерү) дигән тикшеренү бар иде. Ул вакытта әйбәт ачыклый иделәр. Паразитологлар да әйтә: әгәр клиник билгеләр булса, анализны 3-5 көн саен биреп тору хәерлерәк. Әгәр лямблиялар була калса, төрле юллардан чыксыннар өчен, үт бүленеп чыгуны көчәйтүче препаратларны эчеп бирергә киңәш итәбез.
А гепатиты (сары авыруы)
– Бу чирне көнкүреш әйберләре аша күчә дип әйтәбез. Элек ашханәдә чисталык ягыннан эшкәртелеп бетмәгән әйберләр, су юлы белән күчә дип сылтый идек, хәзер күбрәк көнкүреш әйберләре аша да дип әйтергә кирәктер. Бергә тыгыз элемтәдә торган кешеләргә ул тиз йога. Шул ук эчәк инфекциясе формасында, тик авыррак уза. Кешенең хәле китә, температурасы күтәрелә. А гепатитының беренче билгесе – нәкъ менә хәлсезлек. Соңрак күздә, тәндә саргаю сизелә. Бит тиресе саргаерга мөмкин. Бәвел, тизәк төсе үзгәрә, бәвелнең төсе караңгырак сары төскә керә, тизәк төсе агара. Бу чир гадәттә атна-ун көн эчендә уза, температура да булырга мөмкин. Кемнеңдер күңеле болгана, коса, эче китә.
Соңгы вакытта А гепатиты елга 1-2 очрак булгалый. Вспышка очраклары булмаса да, А гепатитының ачыкланмый калган елы юк дияргә дә була. Үзбәкстанга, Казахстанга, Таҗикстан якларына барып кайтучылар була. Күп очракта шуннан йоктырып кайталар яки андагылар монда килеп йоктырырга мөмкин, - дип сөйләде Ләйсән Әхмәтова.
Сальмонеллез
– Бу авыруның берәмле очраклары чыгып куя, елга 1-2 очрак теркәлә. Күбрәк ит, йомырка кебек ризыклардан, пычрак куллардан да күчә. Бу куркыныч инфекция булса да, әгәр су-тоз балансы организмда әйбәт сакланган булса, аны амбулатор шартларда дәваласаң да ярый.
“Сабын булмаса, кул-битләрне чиста су белән генә булса да юу кирәк”
Инфекционист кул, битләр өчен дымлы салфеткаларга караганда, сабын белән юыну хәерлерәк булганын әйтте.
– Бер дә чарасы булмаса, дымлы салфеткалар да ярый, алар һәр кешенең үзе белән йөртелергә тиеш, тик кулны сабын белән юганга җитми. Кеше урамнан кердеме, бәдрәфтән чыктымы, ашарга утырдымы – һәрвакыт кулын юуы мөһим. Ул үзеннән үзе башкарыла торган гадәт, гадәти хәл итеп каралырга тиеш. Сабын – бик күп авырулардан саклану чарасы. Әле бит тиресе бозылган, тире авыртулы кешеләр дә күп була. Андыйлар белән бер җәмәгать транспортында, бер үк җәмәгать урыннарында йөрибез. Өстәвенә, хәзер вируслы инфекцияләр тарала торган вакыт җитте. Шуңа күрә, каядыр кайттың икән, сабын белән бит-кулларны, авыз, борын кырыйларын юарга кирәк. Кер сабыны булса, тагы да яхшырак. Сабын булмаса, авыз, борын куышлыгын чиста су белән генә булса да чайкатып алырга кирәк. Ул бит үзе профилактика. Су җыелган пычракны юып төшерә, сулыш юлларын ачып җибәрә. Тозлы су белән юдыручылар да бар. Анысы бигрәк тә яхшы. Ләкин бөтен кеше дә аны эшләп бетерә алмый, чиста су белән генә эшләсәләр дә рәхмәт.
Һәркайда чама, алтын урталык кирәк дигәндәй, кайвакыт артык чисталык та зыянга булуы ихтимал. Әңгәмәдәш табиб та “артык чиста, җирәнүчән кешеләргә чир күбрәк тә йога әле” дигән фикер белән үзе дә килешүен әйтте.
– Артыгы кирәк тә түгел, ләкин эшләп булганын эшләп яшәргә тырышырга кирәк, дип киңәш бирде.