Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

5 яшьлек узышчы, адреналин, ярымшәрә ирләр — Чаллыда арбалы мото һәм квадрокросс узды

Узган ялларда Чаллыда арбалы мотокросс һәм квадрокросс буенча Россия чемпионаты үтте. Коляскалы мотоцикллар узышы Татарстан тарихында беренче тапкыр булды. Ярышларны «Интертат» хәбәрчесе дә күзәтте.

news_top_970_100
5 яшьлек узышчы, адреналин, ярымшәрә ирләр — Чаллыда арбалы мото һәм квадрокросс узды
автор фотолары
  • «Наиком-Арена» техник спорт төрләре мәйданчыгының кулланылышка тапшырылуына әле бер ел гына. Шулай булуга карамастан, трасса инде Бөтенроссия дәрәҗәсендәге ярышларны кабул итә. Трек Испания һәм Яңа Зеландиянең мотокросс буенча халыкара ярышлар уздыру өчен профессиональ спорт объектлары төзү өлкәсендә әйдәп баручы халыкара экспертлары тарафыннан проектланган. Аның трибунасы 6000 урынга исәпләнгән. Дөньяда аналоглары булмаган уникаль трасса «Наиком Экстрим Мотокросс» спорт-техник клубы президенты Наил Хөббәтуллин һәм Татарстан эшмәкәрләре көче белән төзелгән. 

«Наиком-Арена» Чаллыдан ерак түгел Тукай районы Әҗмәкәй авылы янәшәсендә урнашкан. Биредә узган җәй мотокросс буенча Россия кубогы узышлары вакытында булган идем. Стадионга керү юлының озын бөкеләрен искә төшереп, юлга алданрак кузгалабыз. Борчылуым юкка булып чыга. Стадион тирәсендә бернинди ажиотаж да күренми. Машина кую урыннары да ярымбуш.

Стадион территориясендә төрле ярыш болидлары күргәзмәсе оештырылган. Хәрби техника, мотоцикл, квадроцикллар, «КАМАЗ-Мастер» машиналары тезелеп баскан. Тамаша карарга килгән халык мотоциклларга атланып, балаларын машина түбәсенә утыртып, тагын әллә ниләр кыланып фотога төшә. 

Үземне Сабантуй мәйданына килеп кергән кебек хис итәм. Бөтен җирдә бәйрәм рухы хөкем сөрә. Трибунага менү юлында бер-бер артлы тамак ялгап алу өчен фудзоналар куелган. Бер урында, борыннарны кытыклап, шашлык кыздыралар, пылау пешерәләр. Сәүдә нокталары эшли. Кыскасы, ач калырмын дип бер дә борчыласы юк. Ярышларны кичкә кадәр карарга теләүчеләр өчен (узышларга нәтиҗәләр 20.45 сәгатьтә генә ясалачак) бөтен уңайлыклар тудырылган.

Безнең ише бала-чага белән килүчеләрне дә «кайгыртканнар». Кечкенәләр өчен күңел ачу мәйданчыкларында батуты да, музыкасы да, аниматоры да бар. Ә сиңа инде узыш карыйсыңмы, балалар белән батутта сикерәсеңме икәнен генә хәл итәсе кала.  

Трибунаның өчтән бер өлеше генә тулы. Кая телисең — шунда утыр. Узышларны җаның теләгән ноктадан хозур кылырга була. Вип-зона гына каплаулы, калган урыннар барысы да ачык кояш астында. Башлырак кешеләр чарага әзерләнеп килгән — кайсы зонтик тоткан, кемдер киң кырлы эшләпәләр киеп алган. Беренче генә килүләре түгел, күрәсең.

Чараның комментаторы, иң беренче итеп, шушы көннәрдә арабыздан киткән, Татарстанның ДОСААФ оешмасы башлыгы Дамир Динниуловны бер минутлык тынлык белән искә алырга тәкъдим итте. Дамир Динниулов әле 23 май көнне генә биредә мотокросс буенча Россия чемпионатында катнашкан. Җитәкче бүгенге узышларга да чакырулы булган.

Чарага килгән кунаклар арасында Татарстанның спорт министры урынбасары Илдар Садриев, Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, Чаллы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәрит Сәләхов, «КАМАЗ-Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин, Татарстанның мотоциклет федерациясе җитәкчелеге, Чаллы эшмәкәрләре һәм башкалар бар.

Илдар Садриев «Наиком-Арена» трассасының уникаль булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, ачылуына бик аз вакыт узуга карамастан, трасса БДБ илләрендәге иң яхшы трасса буларак танылган. 

Әлеге трассаның булуы һәм биредә илкүләм ярышлар уздырылу турыдан-туры эшмәкәр, «Наиком Экстрим Мотокросс» спорт-техник клубы президенты Наил Хөббәтуллин исеме белән бәйле. Эшмәкәр трасса ачылганнан бирле инде бик күп узышлар үткәрелсә дә, бүгенге чараның Татарстан өчен зур яңалык икәнлеген әйтте. «Без үз өстебезгә беренче тапкыр арбалы мотокросс һәм квадрокросс буенча Россия чемпионатын үткәрү җаваплылыгын алдык. Алай гына да түгел, сез бүген Татарстан тарихында беренче тапкыр коляскалы мотоцикллар узышы карый алачаксыз. Мин киләчәктә туган республикабызның техник спорт төрләре Мәккәсенә әверелүен теләр идем. Безнең өчен бу планда „КАМАЗ-Мастер“ командасы һәрвакыт үрнәк булды», — диде ул. 

Владимир Чагин проектның гамәлгә куючысы Наил Хөббәтуллинга һәм барлык эшмәкәрләргә мактау сүзләре яудырды. «Чит илдә яхталар, йортлар сатып алганчы, акчаларыгызны бик дөрес юнәлешкә сарыф иткәнсез. Булдырасыз! Алга таба да туган җиребезгә файдалы эшләр башкарыйк», — диде ул.  

Әлеге узышлар Тукай районының 45 еллыгына багышлап үтә. 1976 елның 20 апрелендә Чаллы районы Тукай районы дип үзгәртелә һәм горур рәвештә яраткан шагыйребез исемен йөртә башлый.

Район башлыгы Фаил Камаев шундый дәрәҗәдәге трассаның нәкъ менә Тукай районы территориясендә төзелүенә чиксез горурлануын белдерде. Бүген трибунада бик күп фермерлар да утыруын билгеләп үтте ул.

Ә халык исә түземсезләнеп узышлар башланганны көтте. Телефоннарын әзерләп куйды, җайлырак урыннарга күченеп утырды.

Иң беренче булып 50 куб.см егәрлекле квадроцикллар чыгыш ясады. Комментатор 23 экипажның Мәскәү, Киров, Тула, Санкт-Петербург, Самара, Ярославль, Пенза, Ижевск, Волгоград һәм башка төбәкләрдән килүен хәбәр итте. Әлеге класста Татарстанның Алабуга шәһәреннән Ленар Баязитов көч сынашты. Узышчылар арасында бердәнбер хатын-кыз — Серпухов шәһәреннән килгән Екатерина Крюкова да бар иде.

Моторлар кабынды, старт бирелде. Әй чабыша башлады спортчылар! Видеога төшерәм дип трассага якынрак килеп баскан кешеләргә пычрак чәчрәтеп, выжлап узып китә башладылар (юлга тузанын басу өчен алдан су сиптерелә).

Таудан менгән урыннарда квадроцикл җирдән аерылып китә. Аеруча оста узышчылар 2-3 метр биеклеккә хәтле сикерә. Андый мизгелләре аеруча куркыныч. Әнә бер апа спортчылар сикергән саен кулы белән күзен каплый. Кыскасы, куркаклар өчен түгел бу спорт төре. Видеодан сез дә бәяләгез әле.

Ул арада Наил Хөббәтуллин кулына микрофон алып, вип-зонадан халык арасына чыкты. «Аңлыйм, шаккаттыргыч күренеш бу узышлар. Ләкин сез артык тыныч карыйсыз. Әйдәгез әле, спортчыларның кәефен күтәрик, сезнең алкышлардан аларны рухландырып җибәрәчәк», — дигәч, халык дәррәү кул чабарга, сызгырырга тотынды.

Узышчылар трассаны берничә тапкыр әйләнеп чыккач, вакыт беткәнен хәбәр иттеләр. Ярышларның лидерын трибуна янына чакырып китереп, узышның иганәчеләреннән бүләкләр уйнаттылар. Җиңүче трибунага тотып аткан футболка өчен бала-чага сугышып бетте. 

Бүгенге ярышларда 250гә якын спортчы катнаша дип игълан ителгән иде. Чыгышлары соңрак булганга, әлегә техник зонада кайнашкан спортчылар янына барып килергә булдым. Техник зона стадионнан читтә урнашкан. Шактый гына тәпиләргә туры килде.

Шлагбаум янында мине ике сакчы абый туктата. Йөзләре кырыс. Минем ише гади халыкка техник зонага керү тыела икән. «Ике фото гына ясамакчы идем, бөтен материалым әрәм бит, абый», — дип көрсенәм. Теге кырыс караш юкка чыгып, йөзләре яктырып китә. «Үзебезнең татар кызы икән, ләбаса!»

Техник зонага керү мөмкинлеге бирә торган беләзекне кулыма үзләре үк кидертеп куялар. Менә нинди зур көчкә ия бит ул безнең татар телебез.

7-8 айлык бала күтәргән ханымны туктатам. «Нудистлар без», — ди ул, тупырдап торган шәрә малайны күрсәтеп, көлә-көлә. Россия чемпионатында Анастасия Бузуртанованың 5 яшьлек улы Мирон да катнаша. Аның өчен җан атарга дип гаиләләре белән Ярославль шәһәреннән килгәннәр. Мирон үзе әлегә күнекмәләрдә иде. Ул 8-14 яшьлек юниорлар категориясендә чыгыш ясаячак. Миронга биш яшь кенә булгач, чемпионатта катнаша алсын өчен гаиләгә өстәмә тишерүләр узарга һәм рөхсәт документлары алырга туры килгән.

Мирон квадроциклда 3 яшьтән бирле йөри, инде өченчесен алыштырырга өлгергән. «Мирон әлеге чемпионатка бик озак әзерләнде, аны туктату мөмкин түгел иде инде. Ара ераклыгын уйлап тормыйча, килдек. Аның өчен җиңү беренче планда түгел, башка спортчылар белән аралашу, шушы узышлар атмосферасы үзенә тарта аны», — ди Настя. 

Мирон әле сабый гына булса да, бу спортның җитдилеген аңлый. «Бөтен командаларны үти, аңлап һәм тәмен белеп шөгыльләнә. Аның өчен трасса пычраграк булган саен кызыграк», — ди әнисе. 

Техник спорт — спортның иң куркыныч төрләренең берсе. «Борчыласыздыр?» — дип кызыксынам. «Мирон ул үзеннән-үзе, кечкенәдән сак егет. Тәпи йөри башлаганда да, башка балалар кебек авып-түнеп йөрмәде, сакланып кына баса иде. Аллаһ Тәгаләдән улымны саклавын сорыйм инде. Борчылсам да, тыя алмыйм», — ди Анастасия. 

Анастасиянең нудистлар турындагы сүзләре кечкенә малайга гына кагылмый монда. Бик кызык зона булып чыкты әле бу техник зона дигәннәре. Кая карасаң да… шәрә ирләр! Кайсы билгә кадәр чишенгән, кайсы пляждагы кебек кыска шортиктан йөри. Оялып кына арбалы мотоциклларын юып торучы ике егет янына киләм. Төп узышларга кадәр күнекмәләр үткәргәндә көтелмәгән хәлгә очраганнар. Юлдагы тузанны басу өчен суны артыграк сиптереп ташлаганнар булса кирәк, берничә квадроцикл һәм мотоцикл трассада батып калган. Мотоцикллары куркыныч кыяфәткә кергән. Шуны юып, узышларга әзерләүләре икән. Бу хакта миңа Мәскәү өлкәсенең Заречье бистәсеннән килгән Сергей Колясников хәбәр итә. 

Сергейга 21 яшь, арбалы мотокросс белән өченче елын шөгыльләнә. 2018 елда әлеге спорт төре буенча Россия чемпионы булган. Армиядә бер ел хезмәт иткәннән соң, яраткан спорт төренә кире әйләнеп кайткан. Бүген Сергей Александр исемле егет белән парлап чыгыш ясый.

  • Бүгенге ярышлар арбалы мотоцикллар узышының юбилее — 80 еллыгына да багышлана. Арбалы мотокроссның тарихы Свердловск өлкәсенең Ирбит шәһәренә барып тоташа. Бөек Ватан сугышы чорында Мәскәү мотоцикл заводын Уралга эвакуациялиләр. Сугыш чоры булуга карамастан, биредә беренче мотокросс үтә. Ирбит шул вакыттан бирле арбалы мотоцикллар узышында алдынгылыкны бирми. 1945 елдан алып Ирбитның 49 спортчысы СССР һәм Россия чемпионы була.

«Арбалы мотоцикллар ярышы — үзенчәлекле спорт төре. Узышлар вакытында адреналин дәрьяларыннан чыгып ташый. Биредә төп уңыш — спортчыларның бер-берсен аңлавы. Әгәр бер-береңне тоймыйсың икән, җиңү турында хыялланып тормаска да була», — ди Сергей. 

Ә Александр фикеренчә, коляскада барган спортчының җаваплылыгы күбрәк. «Чөнки ул, үз авырлыгын баланслап, мотоцикл хәрәкәте белән идарә итә», — ди ул. 

Егетләр уңышсыз чыгышлардан соң да бер-берсенә гаеп ташламыйча, үзләрен кулда тотарга тырышалар. «Ачуланышып яту — егет эше түгел», — диде алар. 

Коляскалы мотоциклларда ярыш безнең илдә әлегә киң таралмаган. «Россиядә 20дән артык арбалы мотоцикл экипажы бар. Алар барысы да бүгенге узышларда чыгыш ясачак. Халыкка шундый мавыктыргыч спорт төре булуын күрсәтәсем килде. Бәлки, бу узышчылардан күреп, якын киләчәктә безнең Татарстан егетләре дә спортның әлеге төре белән кызыксынып китәр», — диде Наил Хөббәтуллин «Интертат» хәбәрчесе белән сөйләшкәндә.

Мәскәү егете Максим Скорых ярышларга тормыш иптәше белән килгән. «Яраткан кешемнең янәшәмдә булуы көч, үз-үземә ышаныч өсти», — ди ул. Максим квадрокросс белән 7 ел шөгыльләнә. 450 куб см. егәрле квадроциклда 500 класс категориясендә чыгыш ясачак. 

«Квадроцикллар узышында иң куркынычы старт вакытында. Бөтен узышчы бер полосага дәгъва иткәндә һәлакәтләр килеп чыгарга мөмкин. Ә инде үз юлыңа чыккач, барысы да синең әзерлегеңнән һәм психологик халәтеңнән тора», — диде ул. 

Мин кире стадионга кайтканда бер сәгатьлек тәнәфес игълан иткәннәр иде. Алга таба тамашачыны арбалы мотоцикллар узышы көтә.

Кояшта утырып каралып беткән балаларымны җитәкләп, кайтыр юлга кузгалам. Ә йокысын туйдырып, бакча-авыл тирәсеннән шәһәргә кайткан халык, киресенчә, мәйданга агыла. Бөкеләр булмау турында да алдан кычкырганмын икән. Стадионнан чыгу юлының берничә километрын ташбака тизлеге белән үттек.

Узышларның нәтиҗәләре:

Коляскалы мотокросс (класс 750):

1 урын: Александр Пупышев (Свердловск)

2 урын: Игорь Родионов (Кемерево)

3 урын: Игорь Полухин (Свердловск)

Коляскалы мотокросс (класс 500):

1 урын: Александр Кунгуров, Александр Старков (Свердловск)

2 урын: Юрий Большедворов, Александр Кукушкин (Свердловск)

3 урын: Евгений Шавров, Алексей Бурдюков (Ярославль)

«Мастер»:

1 урын: Толкачев Михаил (Мәскәү өлкәсе)

2 урын Игорь Шоворгин (Пенза)

3 урын: Скрыпников Андрей (Волгоград)

«Любители»:

1 урын: Михаил Стасько (Ижау)

2 урын: Михаил Толкачев (Мәскәү өлкәсе)

3 урын: Тимофей Никифоров (Самара) һәм Александр Овчинников (Киров)

«Профи»:

1 урын: Олег Моргунов (Мәскәү)

2 урын: Семен Коростелев (Сантк-Петербург)

3 урын: Егор Власенков (Санкт-Петербург)

Кросс-квадроцикллар «Л»:

1 урын: Олег Моргунов (Мәскәү)

2 урын: Семен Коростелев (Санкт-Петербург)

3 урын: Егор Власенков (Санкт Петербург)

Класс «АТV Юниоры 500»

1 урын: Егор Власенков (Санкт -Петербург)

2 урын: Александр Овчинников (Киров)

Класс «АТV 200 Спорт»:

1 урын: Савватий Смирнов (Санкт-Петербург)

2 урын: Максим Николаев (Мәскәү өлкәсе)

3 урын: Денис Китайгородский (Мәскәү)

Класс «100 лайт»:

1 урын: Дмитрий Осипов (Карелия)

2 урын: Макар Павлов (Самара)

Класс 50:

1 урын: Матвей Романов (Карелия)

2 урын: Степан Пискарев (Калуга)

3 урын: Мирон Бузуртанов (Ярославль)


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100