Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

365 көнгә 364 сабантуй һәм 9000 мәдәни чара: Мәдәният министрлыгының еллык нәтиҗәләре

Быел Мәдәният министрлыгының 2023 елны йомгаклау коллегиясе утырышы тыйнак кына, җыйнак кына Милли китапханәдә узды. Утырышның биредә узуын мәдәният министры Ирада Әюпова 2024 елда Казанның Россиянең китапханә башкаласы булачагы белән аңлатты. Быел Казанда Россия китап берлегенең XXVIII конгрессы узачак.

news_top_970_100
365 көнгә 364 сабантуй һәм 9000 мәдәни чара: Мәдәният министрлыгының еллык нәтиҗәләре

Китапханәнең концерт залына үткәндә Донбасс турында күргәзмә аша узасы. Биредә Донецк филармониясендә Нәҗип Җиһанов музыкасы яңгыравын да, Таҗи Гыйззәтнең Донбасстагы татар партизаннары турында материаллар җыярга килүен дә, Һади Такташның, Шәриф Камалның Донбасска килүен дә, 30нчы елларда татар телендә «Донбасс эшчесе» газетасы чыгуын да белергә мөмкин. Күргәзмә Милли музей һәм аның филиаллары тырышлыгы белән эшләнгән.

Коллегия утырышы Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева катнашында узды.

Мәдәният министры Ирада Әюпованың төп докладында күпмедер дәрәҗәдә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Мәдәният буенча совет утырышында һәм Журналистлар белән очрашуда яңгыраган мәгълүмат яңгырады: «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларындагы эшчәнлек, 2023 елдагы уңышлар һәм казанышлар, 2024 елга планнар. Быелгы докладта муниципаль районнарга игътибар өстенлек итте кебек. Доклад үзе дә шушы темадан – «Мәдәни башкала» проектыннан башланды. Өстәмә чыгышларның да икесе муниципаль районнар вәкилләре иде.

Докладтан кайбер юллар: «Быел рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгытуга, милли традицияләрне торгызуга юнәлтелгән 9 меңнән артык мәдәни чара үткәрелде. Аларны миллион ярым кеше тамаша кылды. Әлеге чаралар республиканың мәдәни тормышы өчен әһәмиятле вакыйгага әверелде, кешеләрдә, аеруча яшь буында үз тарихына, чын кыйммәтләргә кызыксыну уятты.

Шундыйлар арасында иң масштаблы проектларның берсе – «Мәдәни башкала». «Мәдәни башкала» – кече ватан белән югала башлаган элемтәләрне ныгыту, якташлар очрашуы, районнарда яшәүче уникаль һөнәрчеләрне һәм һәвәскәрләрне таныту. Без бу проектны быел да дәвам итәчәкбез – бу республика Рәисе йөкләмәсе.

Владимир Путинның май указларын тормышка ашыруга бәйле соңгы елларда тармакта хезмәт хаклары үсте. 2012 елгы сайлауларда җиңүеннән соң Президентның беренче карарларының берсе иде, һәм ул шушы еллар дәвамында үтәлеп килде.

Татарстан Республикасы «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Башкортстаннан соң лидердар рәтендә. 2023 елгы нәтиҗәләр буенча мәдәният учреждениеләре 451,3 млн сумга 1,3 млн билет сатканнар. Без «Пушкин картасы» потенциалын нибары 35 процентка кулланганбыз, эш өчен резерв бик зур.

2021 елда уңышлы узган Казан гастрольләрен истә тотып hәм ерак районнарда яшәүче халыкка игътибар биреп, быел без яңа «Кама арты гастрольләре» дип аталган проектны игълан итәбез.

2023 елда түләүле хезмәтләрдән кергән керем 2 690,26 млн сумны тәшкил итте, шуның 1 891,46 млн сумы – дәүләт учреждениеләре, 798,8 млн сумы – муниципаль учреждениеләр хезмәте. 2024 елга без планны тагын да арттырдык, ул гади түгел, җитәкчеләрнең актив эш башлауларын сорыйм.

  • Слайдлардан күренгәнчә, бюджеттан тыш керем иң зур булган районнар – Тәтеш, Түбән Кама һәм Яшел Үзән.
  • Дәүләт учреждениеләренә килгәндә, Казан циркы дәүләттән кергән һәр 1 сум өчен 4 сум акча эшли алган. Зөя утрау-шәһәрчеге тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы дәүләттән кергән һәр сумны 10 тиенгә арттырган. III урында Камал театры. Ул дәүләттән кергән финансларның һәр 1 сумына 70 тиен эшләгән. Камал театрының хәзер өстәмә мәйданчыгы бар «Шәрык клубы» белән актив эшчәнлек алып барыла. Димәк, нәтиҗәсе бар.
  • Республиканың һәр кешесенә уртача 672 сум 30 тиенлек түләүле хезмәт күрсәтелгән, дип исәпләгән Мәдәният министрлыгы.

Күренекле шәхесләр һәм республикадагы әһәмиятле вакыйгаларны мәңгеләштерүгә багышланган ведомоствоара комиссия үз эшчәнлеген актив алып бара. 2023 елда комиссия 120дән артык мәсьәләне караган, 13 мемориаль такта һәм 7 һәйкәл куелган һәм тантаналы ачылган.

  • Композитор Фуат Мансуровка; Советлар Союзы герое Гани Сафиуллинга; артист Федор Шаляпинга; кинорежиссер Станислав Говорухинга; дәүләт эшлеклесе Николай Демидовка; дәүләт эшлеклесе Тимур Акуловка; дәүләт эшлеклесе Әнвәр Баһаветдиновка, ТР Фәннәр академиясенең беренче президенты Мансур Хәсәновка, актриса Зифа Басыйровага, балерина һәм педагог Нинель Юлтыевага, актер Алексей Баталовка һ.б. мемориаль такталар, Максим Горький һәм Федор Шаляпинга багышланган мемориаль композиция, Россия герое Игорь Грудновка һәйкәл куелган. Шулай ук, Советлар Союзы герое Борис Кузнецовка, җырчы Рафаэль Сәхәбиевка, язучы Мөсәгыйть Хәбибуллинга, скульптор Рада Нигъмәтуллинага кабер ташлары куелган.

2023 елда 600дән артык төбәкара hәм халыкара чаралар уздырылды. Ел дәверендә Белоруссия hәм Төрекмәнстанда, Чечен Республикасында hәм Мәскәүдә Татарстан Республикасының мәдәният көннәре үткәрелде. Шулай ук В.И. Качалов исемендәге Казан зур рус академия театры Белоруссиянен Минск шәhәрендә, Буа театры Казахстанның Актүбә шәhәрендә, Камал hәм Минзәлә театры Төркиядә гастрольләрдә булып кайтты.

2023 елда 364 сабантуй уздырылган. Шуның 297се – Россия Федерациясенең 54 регионында, 67се – чит илләрдә. 2024 елда 339 сабантуй уздыру планлаштырыла.

2024 елда Татарстанда Төрекмәнстан, Кыргызстан, Мексика мәдәнияте көннәре узачак. Азәрбайҗанда, Иранда, Мисырда һәм Пермь краенда Татарстан мәдәнияте көннәре уздыру планлаштырыла.

Казанда шулай ук Федераль музей форумы, БРИКС илләре мәдәният министрлары очрашуы һәм бу илләрнең мәдәни форумы узачак. Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең 20 еллыгы, «Татаркино»ның 100 еллыгы, Бөтенроссия фольклориадасы...

Мәдәният учреждениеләренең репертуар сәясәте һәм, гомумән, контент эчтәлеге актуальләште. Без бу теманы Мәдәният буенча советта да күтәргән идек. Мәдәни контентның идея эчтәлеге – безнең җаваплылык кына да түгел, бу җәмгыять таләбе. Биредә тамашачының яшен билгеләүче маркировка да зур роль уйный, кайчакта учреждениеләр аны безнең сүз белән яки җәмәгатьчелек реакциясе белән үзгәртә.

Илебезнең Бөек Ватан сугышында җиңүенең 80 еллыгы якынлаша. Безнең карамактагы мәдәният учреждениеләренә 1 апрельгә кадәр халкыбызның каһарманнарча көрәше һәм җиңүенә багышланган мәдәни чаралар, спектакльләр һәм концертлар планын тапшыруны йөклим.

2024 ел Россия Федерациясе Президенты тарафыннан Гаилә елы дип билгеләнде. Мәдәният тармагында балаларга кагылышлы ташламалы программалар бар иде. Февраль аеннан мәдәни чараларга гаилә белән килүгә юнәлтелгән система тормышка ашырыла башлаячак – без гаилә абонементын һәм «Балалар – балаларга» проектын эшләтеп җибәрәбез.

Татарстан Республикасы Президенты карары буенча 2024 ел – Фәнни-технологик үсеш елы. Безне Фәннәр Академиясе белән күпьеллык хезмәттәшлек һәм уртак проектлар бәйли. Бу алга таба да шулай булыр, дип өметләнәбез. Фән һәм технологияләр елы ачылу уңаеннан республика музейларында ачык лекцияләр уздырылачак».

ххх

Коллегия утырышында тагын 3 чыгыш яңгырады: Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Айнур Тимерханов, Мамадыш районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов, Зөя утрау-шәһәрчеге тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин чыгыш ясады.

Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты, филология фәннәре докторы Айнур Тимерханов Казанда Археология музеен ачу һәм «Мирасханә» үзәгендә кулъязмаларны реставрацияләү лабораториясен булдыру мәсьәләләрен күтәрде.

Айнур Тимерханов: «Татарстан археологиясе музее Казан Кремле территориясендәге әһәмиятле һәм кызыклы урын була алыр иде. Әмма бу мәсьәлә буенча бюрократик хат алышулар 2005 елдан бирле дәвам итә. Ни кызганыч, әлеге максатларда бүлеп бирелгән бинада ремонт эшләре тәмамланмаган һәм бина музей максатлары өчен тапшырылмаган. ТР Фәннәр академиясе 2020 елда ук әле музейны эшләтеп җибәрүгә кагылышлы документларның тулы пакетын әзерләп җибәрде. Бу мәсьәлә Төзелеш министрлыгы коллегиясендә дә күтәрелде. Бу – фәнни-популяр туризм юнәлешендә әһәмияткә ия музей булыр иде.

Тагын бер проектыбыз – Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» үзәге базасында кулъязмаларны реставрацияләү лабораториясе һәм татар язма мирасына багышланган даими күргәзмә булдыру проекты да актуаль.

Милли китапханәдә ачылган «Европа һәм Көнчыгыш цивилизациясенең язмачылык тарихы» күргәзмәсе дә шуны дәлилли. Күргәзмәнең әһәмиятле миссиясе шәрык язма культурасы контекстында татарларның бай язма мирасын һәм дөнья масштабында Россия халыкларының язма традицияләрен күрсәтү иде. Биредә ИЯЛИнең «Мирасханә» үзәге базасында кулъязмаларны реставрацияләү лабораториясе һәм татар язма мирасына багышланган даими күргәзмә булдыру актуальлеге күренә. Фәннәр академиясе тиз арада бу проект буенча үз күзаллауларын әзерләп тапшырачак.

Тагын бер мәсьәлә: татар халкының шәһәр-авыллардагы кыйммәтле эпиграфик ядкәрләре – кабер ташлары, некропольләр игътибар сорый. Татарстандагы, Россия регионнарындагы һәм чит илләрдәге мондый ядкәрләр вакытка бәйле һәм кеше игътибарсызлыгыннан җимерелүгә дучар. Без халкыбызның танылган тарихи шәхесләренең каберләрен дәүләт дәрәҗәсендә сакларга, аларның исәбен алырга тиешбез. Чөнки бу – безнең мирас, безнең горурлык. Без боларны киләчәк буыннарга җиткерергә тиеш. Татар халкының «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел» дигән әйтемен искә төшерик».

ххх

Мамадыш районының мәдәният бүлеге мөдире Степан Спиридонов муниципаль районнардагы мәдәният учреждениеләрен төзекләндерү һәм төзү өчен бүленгән акчаны арттыру мөмкинлеген карауны сорады.

Степан Спиридонов: «Авыл клубларының һәм мәдәният йортларының роле әйтеп бетергесез зур. Мин инде, 90нчы елларда илебез Көнбатыш юлыннан китеп баргач, чит илләрдәге кебек, клубларны ябып бетерербез дә, мәчет һәм чиркәүләрдә мәдәният белән шөгыльләнергә калырбызмы икән, дип борчыла башлаган идем. Хәзер үз юлыбызга борылгач, мәдәният йортларының кирәклеге бер-бермә артты. Безнең республика җитәкчелеге, алдан күрүчәнлеге белән, Россиядә беренче булып мәдәният учреждениеләре биналарын төзекләндерүгә тотынды. Аннары федераль проект – «Мәдәният» илкүләм программасы килеп чыкты. Шушы ике программа безнең Мамадыш районында 9 мәдәният учагын капиталь төзекләндерергә һәм 8 мәдәният учагына яңа бина төзергә мөмкинлек бирде. Мамадышның Балалар музыка мәктәбендә ремонт бара, район мәдәният йортында реконструкция башланды. Бу мәсьәләгә җитди каравы өчен, район башлыгы Анатолий Ивановка рәхмәт.

Әле бит бинаны төзеп куеп кына эш бетми. Аның эчендә заманча мультимедиа аппаратурасы, каты һәм йомшак җиһазы булырга тиеш. Без боларга бик мохтаҗ. Район мәдәният бүлегенең автопаркы тузды, яңарту мөмкинлеге булмасмы. Без XXI гасырда яшибез. Район мәдәният йортында ерак юлларга чыга ала торган зур автобус булса да начар түгел. Безнең бар ул, ләкин тузды. Мамадыш районы ел саен Белоруссиягә фестивальгә бару мөмкинлеген таба – чөнки анда якташыбыз, күренекле композитор Фәрит Яруллин күмелгән. Региональ сабантуйларга да катнашабыз. «Татарстанның мәдәни башкаласы» проекты уңышлы проект булды. Бер генә район да үзләреннән чыккан артистлар белән мактанмады, үз үзешчәннәрен күрсәтте. Ул концертлар бербөтен сәнгать әсәре буларак яңгырады. Ул концертларның чыгымнары зур. Чыгымнар тоткач, приз алып кайтып китсәң әйбәт. Приз фондын киңәйтеп булмасмы икән?»

ххх

Зөя утрау-шәһәрчеге тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин уңышларын санап үтте һәм «Китапханә селфие» көне булуын искәртеп, шәхси китапханә фонында «селфи» ясарга тәкъдим итте.

Белешмә: «Китапханә селфие» көне гыйнварның дүртенче чәршәмбесе бөтен дөньяда билгеләп үтелә. Быел ул 24 гыйнварга туры килде.

Артем Силкин: «Зөя утравы музей-тыюлыгына килүчеләр саны 2023 елда 1 млн 740 мең кешегә җитте. Бу – алдагы елга караганда 30 процентка күбрәк. Туристлар нигездә җәй көне килә. Без «Пушкин картасы» мәсьәләсендә эшчәнлекнең тиешле дәрәҗәдә булмаганын танып, алга таба әлеге юнәлеш өчен аерым бүлек булдырачакбыз.

Министрлык безгә туроператор булырга тәкъдим итте. Башта каршы торсак та, без бу эшкә алындык, Казанда үз офисыбызны ачтык. Бу безгә 7 млн сум керем китерде, безнең чиста керем 2 млн 147 мең булды. Миңа калса, бу – начар нәтиҗә түгел.

Бүген бөтендөнья «Китапханә селфие» көне икән. Бүген барыгызны да яраткан китапларыгыз тезелгән китап киштәсе янында фотога төшәргә чакырам. Мин үз китапханәм фонында төштем. Һәркемнең андый китапханәсе бардыр».

ххх

Бөтен докладларны тыңлаган Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева Мәдәният министрлыгына уңышлар теләде. Зур тәнкыйть-фәлән яңгырамады. Әлбәттә, алга таба тагын да тырышыбрак эшләү мөмкинлеге булуы искәртелде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100