35 ел мичкәдә яшәгән хатынга фатир сатып алып биргәннәр
29 яшендә вакытлыча гына тимер мичкәдән ясалган бытовкага күченгән хатын фатирда яшәүдән өметен өзгән булган инде.

Омск шәһәрендә яшәүче Светлана Чернова 35 ел тимер мичкәдә яшәгәннән соң, үз фатирына күченә. Мәскәү блогеры Елена Тришина инстаграмда хәбәр иткәнчә, пенсионер хатынга фатир сатып алганнар. Елена язылучылары белән бергәләп Светлана Черновага ярдәм җыя. Битараф булмаган кешеләр 2,4 миллион сум чамасы акча җыя. Шул акча фатир, җиһазлар алалар, хатынның үзенә 50 мең сум акча бирәләр. Бу турыда НТВ хәбәр итте.
«Фатир яхшы, җылы, матур. 2012 елда төзелгән. Якында гына кибетләр дә бар.Барыгызга да рәхмәт», — дип яза Елена.
Елена Чернова кыш көне газ казаны алу өчен 35 мең сум кредит алган булган, бу акчаны Новосибирск блогеры түли.
«Булды, минем үз фатирым бар хәзер. Мин монда инде. Барысы да ошый. Ярдәм иткән бар кешегә рәхмәт. Үземнән (мичкәдән) берни дә алып килмим», — ди Светлана Чернова.
Омскида яшәүче Светлана Чернова 35 ел буена тимер мичкәдән ясалган бытовкада яши. 29 яшендә ул вакытлыча бирегә күченгән булган, аннары аңа завод фатир бирергә җыена. Тик завод ябыла, СССР таркала, ялгыз хатын торак алуга өметен өзә.
- Заводта эшләгән хатын 35 ел буе тимер кисмәк эчендә яши дип язган идек.