Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Машина таныклыгы алырга 100 мең биргән». Май башында Гөлнараны үтерү сәбәпләре ачыкланды

news_top_970_100

10 майда Башкортстанның Яңавыл районы полициясенә 58 яшьлек хатын мөрәҗәгать итә, ул кызын эзли. Аның 34 яшьлек кызы 6 майда чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Берничә көннән Максим авылы янындагы урманда мәет табыла. Ул югалган хатын булып чыга. Бу турыда "Башинформ" яза.

  • Моңа кадәр «Май башында югалган Гөлнараны буып үтергәннәр» дип хәбәр итте идек. 34 яшьлек Гөлнара Б. югалу, аннары аның мәете табылу турында «Яңавыл хәбәрләре» язды.

Тикшерүчеләр версиясе буенча, биредә үтерү була, җинаятьче эзләрен яшерергә маташа. Җинаять эше ачыла. Әлеге җинаятьтә шикләнеп Яңавылда яшәүче 30 яшьлек ир-ат тоткарлана.

Якынча версия буенча, 34 яшьлек хатын 30 яшьлек ир-атка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Хатынны машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткәннәр, ул бу ир-аттан шуны алу өчен ярдәм сорый. 

Ир-ат ярдәм итәргә ризалаша, хатыннан 100 мең сум акча ала. Ләкин вакыт уза, таныклык булмый. Шуңа күрә хатын акчаны кире кайтаруны таләп итә, полициягә мөрәҗәгать итү белән яный.

Ир-ат акчаның 30 меңен тоткан, ләкин бу турыда әйтмәгән. Бер очрашу вакытында ул 70 меңне кире кайтарган, калганын өйгә кайткач бирәм дип ышандырган һәм алар бергә машинага утырып киткәннәр. 

Юлда барышлый ир-ат туктый, машина ватык дип әйтә, хатынга көтеп торырга куша. Үзе багажниктан бау ала һәм хатынны буып үтерә. Мәетне урманга илтеп ташлый, сумкасын һәм алдан биргән 70 мең сумны, телефонны ала. 

Шуннан соң бу ир-ат ике көн буена Салих авылында туганнарында качып ята. Полиция аны шунда таба.

"Хатынның хәрәкәтләнү маршруты ачыкланды, хатын белән соңгы тапкыр булган кеше - 30 яшьлек ир-аттан шикләнү туды. Ул моңа кадәр урлау өчен хөкем ителгән. Ул хатынның югалуына катнашу булуын кире какты. Ул көнне хатынны машинага утыртып алып баруын, Наркан авылы янында төшереп калуын әйтте. Аннары ул күрсәтмәләрендә бутала башлады, дәлилләр йогынтысында гаебен танырга мәҗбүр булды", - дип аңлатканнар Тикшерү идарәсендә. 

 Ир-ат тоткарланган, тикшерү бара.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100