news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Май башында югалган Гөлнараны буып үтергәннәр

news_top
Май башында югалган Гөлнараны буып үтергәннәр
https://pixabay.com/

Башкортстанның Яңавыл шәһәрендә яшәүче 34 яшьлек Гөлнара Б. 6 майда югала. Хәзер аның мәетен урман полосасында тапканнар. Хатынның мәетендә буып үтерү билгеләре табылган. Бу турыда «Яңавыл хәбәрләре» яза.

Югалыр алдыннан Гөлнараның танышларыннан зур суммада бурыч алып торуы да билгеле.

Җинаять эше ачылган. Гөлнараны үтерүдә шикләнеп 1991 елда туган ир-ат тоткарланган, ул гаебен танып күрсәтмәләр биргән инде.

Туганнары сүзләренчә, Гөлнара кибеткә дип чыгып китә һәм шуннан югала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар