Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

32 яшендә - Татарстан җитәкчесе: Фикрәт Табиев исеме мәңгеләштерелде

Бүген Казанда Зур Кызыл урамы, 65 нче йорт адресы буенча Татарстанның күренекле дәүләт эшлеклеләре Фикрәт Табиев һәм Гомәр Усмановка мемориаль такталар ачылды. Фикрәт Табеевны хәзерге вакытта Сингапур җитәкчесе Ли Куан Ю белән дә чагыштыралар: нәкъ шушы шәхес җитәкче булган чорда КАМАЗ, "Нижнекамскнефтехим", КАПО, "Казаньоргсинтез" төзелә. Аны Чаллы һәм Түбән Каманы төзеп чыккан кеше дип тә әйтергә була.

news_top_970_100
32 яшендә - Татарстан җитәкчесе: Фикрәт Табиев исеме мәңгеләштерелде

Әлеге йортта Фикрәт Табиев - 1973-1980 елларда, Гомәр Усманов 1973-2015 елларда гомер кичергән. Алар эш буенча хезмәттәшләр, фикердәш-дуслар булган.

“Бүген республика өчен күренекле көн: җитәкчеләребез исемнәрен мәңгеләштерәбез, алар яшәгән йортта такталар куела. Республиканың бүгенге дәрәҗәсе, уңышлары – шушы җитәкчеләрнең бик зур казанышы. Нефть, КамАЗ, энергетика, бүтән социаль объектлар дип әйтәбезме – алар шул чакта төзелеп, безгә нык фундамент казып калдырдылар. Без бу кешеләрне мәңге истә тотарга, аларның керткән хезмәтләрен искә алырга тиеш”, - дип билгеләп узды Рөстәм Миңнеханов. Президент Фикрәт Әхмәтҗан улының илче, Россия Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары булып эшләгәнен, Гомәр Усмановның, нигездә, безнең республикада, күпмедер вакыт Мәскәүдә эшләгәнен искәртте. “Алар салган ныклы нигез безгә бүген киңкүләм бурычларны хәл итәргә булыша”, - дип. Рөстәм Миңнеханов шушы җитәкчеләр кулы астында эшләгән ветераннарга да рәхмәтен җиткерде. Фикрәт Табиевның һәм Гомәр Усмановның гаиләләренә һәм туганнарына хөрмәт хисен белдерде. “Безгә тарихыбызны, шәхесләребезне хәтердә тоту традициясен алга таба да дәвам итәргә кирәк”, - дип белдерде Президент.



Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев 2020 елда республиканың 100 еллыгын бәйрәм итәчәгебезне искәртеп узды. “Хәзер республиканың 100 еллыгына әзерләнү буенча күп төрле чаралар күрелә. Республикабызның данлыклы тарихында күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклеләре күп. Күбесе, ни кызганыч, элекке вакыйгаларның корбаннары булды, ләкин алар республиканың иминлеге бәрабәренә тырышлык куйды. Яңа чорны исәпкә алып, бу шәхесләрнең керткән өлешенә яңа бәяләмә бирелер дип уйлыйм. Без җитәкчеләрне сүгәбез, аннары мактыйбыз, бәя бирәбез, шулай булырга тиештер дә, чөнки бу эш халык белән бәйле. Ә кешеләрдә шикаятьләр һәрвакыт бар, булырга да тиеш. Без халыкка хезмәт итәргә тиеш. Фикрәт Әхмәтҗанович һәм Гомәр Исмәгыйлевич кулга-кул тотышып эшләделәр. Җиңел вакытлар булмый, һәр чорның үз авырлыгы, әмма бу ике кеше хакимияткә килеп, күп эш башкарды. Берсенә – 32, икенчесенә – 34 яшь, күз алдыгызга китерегез. Ул вакытның сәяси тормышы, иҗтимагый корылышы авырлыкларын үз җилкәләренә алып, бу шартларда республиканың мшнфәгатьләрен яклап кала җиңел түгел... Бу кешеләр мөмкин булмаганны мөмкин иттеләр. Хәлиткеч саналган барлык өлкәләрнең үсешенә шушы шәхесләрнең керткән өлеше хисабына ирешелде", - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Ул нефть сәнәгатен үстерү, сугыштан соң илне торгызу, нефть химиясе производстволары үсешен кайгырту, КамАЗ төзелеше кебек эшләрнең җиңел генә бармавын билгеләп үтте. "Моның өчен абруй да, мәсьәләне куя да белергә кирәк. Илдә бит үз территорияләре ихтыяҗларын күрсәтүчеләр күп иде, әмма алар арасында уңышлы була белү – зур казаныш. Без алардан үрнәк алып, аларга рәхмәтле булырга тиешбез", - диде Татарстанның беренче Президенты.



Фикрәт Табиевның оныгы Диана Табиева Фикрәт Табиевның тормыш иптәше Динә Табиева исеменнән рәхмәт җиткерде. “Алар бу йортта бик матур елларын уздырдылар, мөһим вакыйгалар кичерделәр. Гаилә өчен генә түгел, бөтен төбәк өчен әһәмиятле вакыйгалар чоры иде ул. Без бабайны яратучы тормыш иптәше, әти, кайгыртучан бабай буларак искә алабыз. Ул безнең хәтердә шулай калачак. Табиев фамилиясен йөртүебез белән горураланабыз”, – дип Фикрәт Табиев исемен мәңгеләштерелгәне өчен, Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен җиткерде. Фикрәт Табиев бу йортта 1973-1980 елларда яшәгән.


Гомәр Усмановның кызы Светлана Усманова Казанда урамга әтисе исемен бирү, скверны аның исеме белән атау, мемориаль такталар ачылышы өчен рәхмәтен белдерде. "Күптән түгел генә Министрлар Кабинеты карары белән, әти турында истәлекләр тупланган, Булат Солтанбәков язган китап яңадан бастырылды", - диде Светлана ханым. Гомәр Усманов 42 ел гомерен шушы йортта үткәргән. 1973-2015 елларда шатлыгы да, кайгысы да килгән: бу йортта оныкларын күрү бәхетенә ирешсә, тормыш иптәшен югалту ачысын да биредә яшәгәндә кичерә.


Мемориаль тактаның заказчысы – Мәдәният министрлыгы. Барельеф скульпторы – Рөстәм Байбурин.

 Фикрәт Табиев 1928 елның 4 нче мартында Рязань өлкәсе Ермишин районы Азеево авылында туа. 1951 елда Казан дәүләт университетын тәмамлый, 1957 елдан - партия җитәкчесе. Фикрәт Табиев машина төзү, нефть һәм нефть химиясе сәнәгате үсешендә мөһим роль уйнаган шәхес. Аның җитәкчелегендә нефтьнең яңа чыганаклары ачыла, Түбән Кама шәһәренә нигез салына, анда зур заводлар сафка баса. Яр Чаллыда - Кама автомобиль заводы, башкалада "Казаноргсинтез" заводы төзелә. Силикат кирпеч җитештерү заводы ачыла, цирк, Спорт сарае, стадион, Дәүләт Советы бинасы, "Татарстан" кунакханәсе төзелә. Фикрәт Табиев 2015 елның 3 нче июнендә Мәскәүдә вафат була.


Гомәр Усманов 1932 елда Чистайда дөньяга килә. Ул республикада идарә иткән елларга КамАЗ, "Түбән Кама нефтехим", ЕлАЗ төзелеше туры килә, Казан дәүләт консерваториясе концерт залы, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театры, Химиклар мәдәният сарае, Рәссамнар берлеге күргәзмәләр залы төзелә. Гомәр Усманов 2015 елның 23 нче февралендә Казанда дөнья куя.

2008 ел. М.Козловский фотосы

Фикрәт Табиевның бүләкләре:

“Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен”, “Октябрь революциясе”, “Халыклар дуслыгы” орденнары, биш “Ленин ордены” белән бүләкләнгән.

СССР Министрлар Советы рәисе А.Н.Косыгин белән. 1971 ел (Сулдан уңга: А.Н. Косыгин, Ф.А. Табиев, С.Л. Князев)

Фикрәт Әхмәтҗан улы Табиев турында ун факт

1. Әтисе Әхмәтҗан Табиев дүрт класс белемле, авыл халкы уку-язу эше буенча һәрвакыт аңа мөрәҗәгать иткән. Гражданнар сугышында командир булган, 1942 елда сугышта һәлак булган. Әнисе Сабира Табиева гомере буе колхозда эшләгән.

2. Мәктәпне тәмамлагач, Фикрәт Табиев Бакудагы хәрби диңгез училищесына укырга керә. Әмма ялгыз калган әни кеше СССР оборона министрына хат язып, улын хезмәттән азат итеп, туган якларына кайтаруын сорап мөрәҗәгать итә. Фикрәт, училищены ташлап, туган ягына кайтып китә. Соңрак Казан дәүләт университетына укырга керә.

3. 1960 елны 32 яшендә Советлар Союзы тарихында беренче булып иң яшь КПССның өлкә комитеты секретаре булып билгеләнә һәм бу вазыйфада 20 ел дәвамында кала.

4. Ф.Табиевны лаеклы рәвештә “Яңа Татарстан”ны нигезләүче дип атыйлар. Нәкъ менә шул елларда Татарстанның социаль-икътисади куәте арта, нефть һәм нефть химиясе сәнәгате, машина төзелеше үсеш ала, аның җитәкчелегендә яңа нефть ятмаларына, Түбән Кама шәһәренә һәм Түбән Кама нефть химиясе заводына нигез салына, Кама ГЭСы, Зәй ГРЭСы, Яр Чаллыда КАМАЗ төзелә.

5. Аның инициативасы белән республика башкаласында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театрының яңа бинасы төзелә башлый, Дәүләт Советы, университетның биек биналары, цирк, спорт сарае, химиклар мәдәният йорты, “Татарстан” кунакханәсе сафка баса, оргсинтез заводы бассейны эшли башлый.

6. Ф.Табиев Татарстан дәүләт симфоник оркестрын оештыручы инициаторы.

7. Ф.Табиев татар теленең 15-20 елдан соң югалуын фаразлаган. Коммунистик үсеш заманында татар теленең ролен чамадан тыш арттыруның әһәмияте юк дип чыгышлар ясаган.

8. Ф.Табиев җитәкчелек иткән чорда Казан РСФСРда миллионлы шәһәрләр исемлегенә керә.

9. Ф.Тәбиев Рәшит Мусин, Гомәр Усманов, Минтимер Шәймиев кебек шәхесләрнең остазы булган.

10. Ф.Табиев – биш Ленин Ордены, Октябрь Революциясе, Халыклар дуслыгы орденнары, “Фидакарь хезмәт өчен” медале, “Казанның 1000 еллыгы истәлегенә”, “Татарстанда өч миллиард тонна нефть чыгару уңаеннан” медальләре һәм башка дәүләт бүләкләре иясе.

Фикрәт Табиев ТАССРның икмәк әзерләү буенча бурычын үтәүгә багышланган митингта (Татарстан Дәүләт Архивы фотосы, "Реальное время" сайтыннан


Фикрәт Тәбиевнең яраткан сүзләре:


"Халыкны ашатмыйча, үзең ашама".

"Авырлыклар онытылса да, яхшы эшләр хәтердә калачак".


Фикрәт Тәбиев турында фикерләр:

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев: "Фикрәт Табиев - Татарстанның киңкырлы куәте нигезенә беренче кирпеч салган шәхес".

“Табиев булган җирдә вак-төяккә урын калдырылмыйча, һәрвакыт киң колачлы эшләр генә башкарылды. Без барыбыз да – аның укучылары. Ә ул чын мәгънәсендә Укытучыбыз булды. Фикрәт Әхмәтҗан улы, безнең адмиралыбыз кебек, һәрвакыт кыю фикер йөртте һәм бик кыю эшләде. Без аның гади булмаган киңәшләренә мохтаҗ булдык”.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин: “Ф.Тәбиев - көчле һәм куәтле җитәкче. Ул үзенә һәм башка кешеләргә  карата да таләпчән, гаять сәләтле остаз”.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев: “Тәбиев – Яр Чаллының әтисе”

Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатсы рәисе Шамил Агеев: “Фикрәт Тәбиев – киң колачлы, җаваплылыкны үз өстенә ала белүче шәхес”.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100