news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

30 ел үскән: РКБ табиблары 73 яшьлек хатын-кызның аналыгыннан 6 килограммлы кистаны алган

news_top

Республика клиник хастаханәсенең 2нче хирургия бүлеге табиблары 73 яшьлек хатын-кызның аналыгыннан 6 килограмм авырлыктагы кистаны алып ташлаган. Бу хакта РКБның Mакс каналында хәбәр ителә.

Хатын-кыз озак еллар буе үзендә мондый проблема барлыгын белмәгән. Үзе тулы гәүдәле булганлыктан, корсагындагы зур кистаны бары тик нык ябыккач кына сизеп алган. Хатын-кыз организмында әлеге сулы шеш 30 ел дәвамында үскән.

Башта бу ханым яшәү урыны буенча Удмуртиядәге хастаханәгә мөрәҗәгать иткән. Аннан аны Татарстанга, Республика клиник хастаханәсенә юллаганнар. Киста бик зур булу сәбәпле, пациентны абдоминаль хирурглар дәвалаган.

Хирург-онколог Станислав Понуркин һәм хирург Илнур Гарипов 30×35 сантиметр зурлыгындагы кистаны 40 минут эчендә алып ташлаган. Ачыкланганча, хатын-кыз якынча 30 ел дәвамында гинекологка күренмәгән, шуңа күрә киста шундый зур күләмгә җиткән.

Ел саен профилактик тикшерүләр үтәргә онытмагыз! Табибка вакытында мөрәҗәгать итү күп кенә авыруларны башлангыч стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә, дип кисәтә табиблар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар