30 ел табыша алмаган ике дусның очрашу тарихы: «Аңа карыйм да, 1991 елга кайтам»
Утыз ел табыша алмаган ике дус очрашкач нәрсә була? Яшьлек әйләнеп кайта! 16-17 яшьләрендә якын дуслар булган Сания белән Алсу утыз елга якын бер-берсенең исәнлеген, саулыгын белмиләр, эзләп-эзләп тә табыша алмыйлар. Көннәрдән бер көнне, көтмәгәндә могҗизаи рәвештә бу икәү очраша.
Сания ханым Кукмара районы Адай авылында туа. Яшьтән яратышып йөргән шушы авыл егете Мулланурга кияүгә чыга. Бүген Сания апага 45 яшь, тормыш иптәше Мулланурга — 46. Ике кыз үстерәләр. Кече кызы «кояш баласы» булып туа. Сания — хуҗабикә, кызын кайгыртып өйдә утыра. Тәмле ризыклар пешереп өйдәгеләрне сыйлый, Инстаграмда шәхси битен алып бара, матур постлар яза. Көннәрдән бер көнне көтмәгәндә утыз ел таба алмаган яшьлек дустын табып куюы Сания ханымны чиксез бәхетле итә, билгеле.
«Яңа елда бер генә тапкыр күрештек»
Сания белән Алсу 1991 елда таныша. Алсу белән танышканчы, Сания ханым иң элек ахирәтенең әти-әнисе Наил абый һәм Фәридә апаны белә. Наил белән Фәридә колхоз биргән юллама белән килеп, ял һәм сәламәтләндерү йортында танышалар. Кукмара һәм Кайбыч арасында хатлар йөргәндер, мөгаен… Бишенче дистәсен ваклый башлаган Наил белән Фәридә арасында җылы хисләр кабына. Матур киләчәккә өмет белән бу икәү никахлаша. Наил Фәридәсен төп йортына алып төшә. Матур гына тормыш итә башлыйлар.
— Наил абый белән Фәридә апа икесе дә фермада эшләделәр. Начар яшәмәделәр. Авылдагы һәр гаилә кебек, тырыш хезмәт белән көн күрделәр. Фәридә апа бик ачык, ярдәмчел кеше булды. Безнең якка ят булган икенче төрле матур, йомшак итеп сөйләшә иде ул, аны гел сөйләтеп кенә торасы килә иде. Күптән мәрхүмнәр инде алар. Искә алып сөйләшүебез аларның рухларына дога булып ирешсен, — дип сөйләп китте Сания ханым.
15-16 яшьлек чаклар. Матур чаклар. 1991 Яңа елны каршыларга яшьләр бер йортта җыелдык. Безнең авылга бер кыз кайткан икән. Ул — Алсу иде. Алсу — Фәридә апаның беренче никахыннан туган кызы икән. Безнең белән Яңа елны каршы алды ул. Алсу белән танышуыбыз булды, шундук «җеннәребез туры килде». Бик әйбәт кыз булып чыкты ул. Бу төнне без аның белән ничә ел танышлар кебек сөйләшеп чыктык. Һәм шул Яңа ел төненнән соң безнең Алсу белән очрашканыбыз булмады…
«Мәрхәмәтле кешеләр табышырга булышты»
Баштарак хатлар языштык. Алсудан хат алу күңелле була торган иде, дип истә калган. Аннары җавап хаты язасың. Анысы тагы да күңеллерәк. Тормыш коргач, хат хәсрәте калмады, ахры. Хатлар тукталды. Наил абый үлеп киткәч, Фәридә апа да үз якларына кайтып китте. Алсуның хәлләрен берничек белә алмадым. Мин Алсуны югалттым…
Ничә еллар дәвамында Алсуны бер дә онытып торганым булмады. Эзләп-эзләп тә карадым. Интернетта төрле социаль челтәрләрдә аның аккаунтларын юлладым. Таба алмадым үзен. ⠀
Еллар үтә торды. Бер көнне инстаграмымны актарып утырганда мөлаем бер кызның фотографиясен күреп алдым. Бик матур күлмәк киеп, фотосурәт куйган да, пост астына: «Кукмара башмакларыма игътибар итмәгез», — дип язып куйган. Бу кызга язарга булдым. «Сез Кукмараданмы әллә?» — дип сорадым. «Юк, мин Кайбычтан», — дип җавап кайтарды. Мин инде Кайбыч сүзен ишетүгә, яшьлек дустым Алсуны күргәндәй булдым. Дулкынланып киттем хәтта. Эчкә җылы йөгерде. Мин матур кызга язам инде, танышым бар иде, бик якын кешем, югалттым, берничек таба алмыйм үзен, дим. Бу матур яшь кызның исеме дә Алсу булып чыкты. Алсу миңа ярдәм итәргә ашыкты. Авылда яшәүче әнисен дә «җикте» бу эшкә. Һәм, ниһаять, шушы шәфкатьле кешеләр ярдәме белән мин Алсуның исәнлеген белдем. Бик куандым. Эзли торгач, телефон номерын да табып бирделәр. Мин Алсуның тавышын тизрәк ишетергә теләп, аңа шалтыратырга ашыктым.
«16 яшемә кайткандай булдым»
Шалтыраттым. Таныды. Сөйләшеп сүз бетмәде… Алсу мәктәпне тәмамлауга Ташкент ягыннан кайткан егеткә кияүгә чыгып, шул якка киткән икән. Ике бала үстергәннәр. Уллары Казанда яши, эшли икән. Карантинга кадәр Алсу улы янына кунакка кайткан булган. Тик дөньяда шушындый күңелсез хәл килеп чыкты, юллар ябылды бит. Алсу кире кайтып китә алмыйча, инде биш ай гаиләсеннән читтә, Казанда яшәргә мәҗбүр. Мин ике дә уйламыйча Алсуны үзебезгә кунакка чакырдым. «Әйдә, кайт әле», — дидем үзенә. Ризалашты. Очрашуны дулкынланып көтә башладым. Утыз елдан соң беренче күрешү иде бит бу. Дулкынланмассың…
Менә ул көн җитте. Ул көнне иртән үк күңелдә ниндидер бер рәхәтлек хисе белән уяндым. Бүген шундый көтеп алынган очрашу булачак. Утыз елга якын күрмәгән якын кешемне күрәм бүген. Ышанмаслык бәхет!
Менә күрештек. Ниһаять. Күңелдә аңлатып булмый торган хис урнашты… Үзем Алсу белән сөйләшәм, үзем 16-17 яшемдә йөргәндәй булам. Әйтерсең, миңа бүген янәдән 16. Бу хис шулкадәр чынлыкка охшаган иде. Тик миңа каян килеп 16 яшь булсын ди, янәшәмдә 26 ел бергә гомер иткән ирем, җиткән кызларым. Искитәрлек!
«Яшьли китеп барган якка ияләнәсең икән»
Кайтып төшү белән, Алсуымны тәм-том пешереп сыйладым. Аннары урам әйләнергә чыгып киттек. Әнисе килен булып төшкән йортның ишегалдына кереп чыктык. Алсу әнисен күрәсе иткәндәй, тәрәзәдән дә карап алды… И, гомер диген, шау-гөр килеп торган нигез иде бит. Бу йорт бүген бикле инде.
Клубка да кереп чыгарбыз, дигән идек тә, бикле булды. Карантин бит. Икенче көнне гөмбәгә киттек. Яшьлек дустым, классташымны да үщебез белән алдык. Алар бер-берсен танымадылар, юкса бергә клубка йөрдек бит. Алсу безне каен гөмбәсен танырга өйрәтте. Аннары, кайткач, мине чын итеп, үзбәкчә пылау пешерергә өйрәтеп маташты Алсуым. Өйрәндем кебек. Ямьле булды.
Кукмара шәһәрен дә күрсәтеп кайттык. Яратты Кукмараны. Көн аралаш чишмәгә суга менә торган булдык. Авылдагы кибетләрне әйләндек. «Кибетләрегездә нәрсә кирәк — шул бар икән, бик шәп», — дип бәя бирде Алсу. «Авылыгыз мин килеп йөргәндә үк бик матур йортлары белән истә калган иде, хәзер бигрәк үзгәргән, бай, матур икән», — дип сөендерде тагын.
«Чит җирдә, Ташкентта ничә еллар яшисең? Авылыңны сагынмыйсыңмы?» — дип сорадым Алсудан. «Юк, яшьли китеп барган җиргә ияләнәсең икән, — диде. — Шәһәр үзәгендә ике катлы йорт җиткердек, балалар үстердек, ә монда әнкәй дә юк, туып үскән йортны да сатканнар…
«Яшьлегемне машинага утыртып, елап озаттым»
Бакчада вак-төяк эшләрне эшләгәндә дә үзем белән алып чыктым Алсуымны. «Әйдә, мин әйтәм, син сөйләшеп кенә тор янымда», — дим. Аның белән эшнең авырлыгы да, күплеге дә сизелми. Ул булганда эшләве дә рәхәт!
«Карантинны, вирусны каргап, күңелсезләнеп ятканда син шалтыратып сөендердең», — диде Алсу дустым. Юллар ябылуның бер плюсы булды бу. Ничек табышыр идек тә, ничек очрашыр идек әле. Аны тыңлыйм, аңа карыйм да, 1991нче елга кайтам бит, әй…
Алсу гаиләсе белән көнгә әллә ничә тапкыр видеозвонок аша сөйләшеп торды. Ире Рөстәмнең Алсуны бик яратканы, хөрмәт иткәне, сагынганы сизелеп тора, ә балалары шундый тәрбияле. Бик нык сагынганнар инде Алсуны. Үзенең кечкенә улын күргәч, күзләрендә яшьле очкыннар ялтырый. Ана кеше сагына шул. «Инде җәяү кайтып китәрлек булдым», — ди Алсу. Шулай булмыйча, сентябрь башында 6 ай була икән Казанга ике атнага кунакка, дип чыгып киткәненә. Һәркем үз өендә, үз гаиләсендә кирәк шул. Инде Алсуым ире, балалары янына тиз арада әйләнеп кайта алсын берүк!
Китте Алсуым. Елап озаттым. Яшьлегемне машинага утыртып, кабат еракка-еракка озаткандай булдым. Чып-чын күз яшьләрем тәгәрәп төште. Юллар тиз генә ачылмаса, яңадан кайт, дип озаттык. Бәлки әле Аллаһ насыйп итеп, кабат очрашырбыз. Ә инде быел кабат күрешүләр язмаган булса, икенче елга үзебезне чакырды Алсу. Ничек булса да, янәдән очрашулар насыйп булса иде, дигән теләк белән яшәрбез инде хәзер.
Безнең очрашуга зур булышлык күрсәткән Алсу исемле кыз һәм аның әнисе Гөлфия ханымга олы рәхмәтләрем ирешсен. Раббым аларның да ихлас теләкләрен кабул кылса иде!
Менә шулай «яшьлегем» кунакакка килеп китте бит әле. Кемнең дә булса шулай ук яшьлек дустын эзләп табарга хыялы булса, ул аны һичнинди шиксез табачак. Өметне өзмәгез! Өмет булганда була!